Марат Гатин: “Журналистлар кулында - зур көч”

Бүген, ягъни 11 июльдә Татарстан мөфтиятендә мөселман темаларын яктыртучы журналистлар...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 11
Бүген, ягъни 11 июльдә Татарстан мөфтиятендә мөселман темаларын яктыртучы журналистлар арасында узган "Каләм” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Журналистларны бүләкләү һәм массакүләм мәгълүмат чараларында ислам динен, мөселманнар тормышын яктыртуның үзенчәлекләре турында фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Марат Гатин катнашты.

"Каләм” бәйгесе быел бишенче тапкыр уздырылып, анда йөздән артык язма, егермедән артык теле-радио сюжетлар килгән. Конкурсны гамәлгә куючылар - Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Бәйге массакүләм мәгълүмат чараларында ТР МДН темасын популярлаштыру һәм җәмәгатьчелек игътибарын Диния нәзарәте эшчәнлегенә юнәлтү; Россиядә мөселман журналистикасына профессиональ яктан үсәргә, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итү, талантлы каләм осталарын һәм иң яхшы ММЧын барлау; ММЧ белән нәтиҗәле элемтә булдыру максатын куйган иде.

Конкурс ТР МДНнең мәгълүмати сәясәтендә "үтәкүренмәлелек” һәм "ачыктан-ачык” принципларын булдыру; журналистларга – конкурста катнашучыларга кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеген булдыру; Диния нәзарәте белән ММЧ вәкилләре арасында нәтиҗәле һәм актив хезмәттәшлек өчен иҗади стимул булдыру бурычын куйды.

Бәйге "Мөселман журналистикасына керткән хезмәте өчен”, "Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет”(татар һәм рус телләрендә), "Иң яхшы Интернет-ресурс” (татар һәм рус телләрендә), "Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру”, "Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма”, "Дини ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма”, "Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы”, "Дөньяви ММЧда Ислам турында иң яхшы кушымта”, "Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру”, "Гамәлгә куючыларның махсус номинациясе” номинацияләрендә үткәрелде.

Бәйгенең "Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” номинациясендә "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналисты Римма Гатина җиңү яулады. Агентлыкның рус редакциясе журналисты Алия Җамалиева конкурсны гамәлгә куючыларның махсус бүләгенә лаек булды.

Бүген мөфти билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ислам дине турында күп сөйләнә, аның тирәсендә ыгы-зыгы туып тора. Бу, үз чиратында, дин турында төгәл, конкрет мәгълүмат бирүне кыенлаштыра. Бүгенге көндә исламга, руханиларга карата хәерһаклы булган язмаларга ихтыяҗ кала бирә. "Без яклауга мохтаҗ булмасак та, хәерһаклы мөнәсәбәт булдыру зарур. Безне булмаган эштән якларга кирәкми, ә булган нәтиҗәне дөрес итеп күрсәтү зарур”, - ди мөфти.

Марат Гатин сүзләренчә, журналистлар кулында - зур көч. "Сез материалны ничек итеп бирәсез, ул халык аңына шулай барып җитә. Сез объектив материалны халыкка җиткерергә тырышасыз”, - диде ул, бу өлкәдә хисләр белән уйнарга ярамаганлыгын ассызыклап. Марат Гатин шулай ук диннең, исламның матур якларын күбрәк яктырту зарурлыгын билгеләп үтте.

Әлеге чарада шулай ук исламның туган тел һәм милләт белән бәйләнеше, татар тарихындагы шәхесләрне ислам контекстында күрсәтү зарурлыгы турында фикерләр дә яңгырады. Мөфтиятнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов динебезнең хәерле нәтиҗәсен күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклап үтте. Чөнки дин тоткан кешенең тормышы - бөтен, бәхете тулы була дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе