Казанга Мөхлисә Бубый урамы кирәк!

Халкыбызның, республика мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп, мәйданнарга чыккан еллары.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 09

Халкыбызның, республика мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп, мәйданнарга чыккан еллары. Базар икътисадына күчеш, таркалулар, үзгәртеп корулар, берләшүләр бара. Нәкъ менә шушы болгавыр заманда актив мөселман хатын-кызларыбыз да иҗтимагый оешмага берләшеп эшләргә, аны “Мөслимә” дип атарга, дигән уртак бер фикергә килә. «Мәрҗани» һәм «Әҗем» мәчетләре мөгаллимәләре, бер төркем фән һәм дин эшлеклеләре кергән оешманың рәисе итеп сайланган журналист Әлмира ханым Әдиатуллина, шушы изге эштә киңәш һәм ярдәм сорап, Вәлиулла хәзрәт Якуповка мөрәҗәгать итә. Ул исә “мөслимә”леләрнең бу берләшүен хуплый, мөмкин булганча, ярдәм дә күрсәтә.

Башкарылырга тиешле эшләр бихисап. Совет тәрбиясе һәм пропагандасын сеңдереп үскән һәм яшәгән кешеләрнең намаз укыган абыстайларга гаҗәпләнеп карап торган чагы бит. Казан шәһәре үзәгендә генә дә динебезгә, мөселман әдәбенә каршы килә торган гамәлләр кылынып ята. Юл буйларында, урамнарда күпме әхлаксыз рекламалар эленгән... Коймаларда, биналарның урам ягындагы стеналарында фахишәләрнең телефоннары язып куелган... Күңелне мең төрле сорау, канәгатьсезлек борчый. Шушы әхлаксыз хәлләрне күреп торган балаларыбызны ничек иманлы итеп, дин гыйлеме биреп үстерергә? Нишләргә, эшне кайдан һәм нәрсәдән башларга? Оешма җыелышларына йөрүчеләр Рәшидә апа Исхакый, Нуркамал Миңлебаева һәм Разия Закирова, Роза Зиннурова, Суфия Галиева, Сәйдә Аппакова, Асия, Фәридә, Әминә абыстайлар кебек динебез сагында торучылар, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, галимнәр Рашат Әмирхан, Яхъя Абдуллин, Марсель Әхмәтҗанов, Тәэминә Биктимерова, Флера Зыятдинова кебек фидакарьләр белән җыелышып сөйләшәләр, киңәшәләр, берочтан үз аң-белемнәрен дә арттыралар, башкаларга да Аллаһыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан читләшеп яшәргә кирәклеген аңлатырга тырышалар. Әмма бу гына җитми. “Мөслимә”ләр инде тәгаен эшләргә алынырга кирәклеген аңлый.
Әлмира апа “Мөслимә” гәзитен чыгара башлый. Редакторы да, журналисты да, акча табучысы да, хәтта таратучысы да үзе. Шөкер, газетаны Вәлиулла хәзрәт үз канаты астына ала. Дөрес, төрле елларда, аеруча хәзрәтнең вафатыннан соң, яхшы кәгазьдә төсле итеп баскан өчен нәшрият чыгымнарына редакторның үзенә дә пенсия акчасыннан ай саен 8әр мең түләргә туры килгәли. “Совет заманнарында тотылмыйча калган уразаларыма, бирелмәгән сәдакаларыма, динебез буенча үтәлми калган эшләремә кәфарәт булсын!» – ди Әлмира ханым. Соңгы елларда исә басма “Ярдәм” фонды иганәсендә дөнья күрә башлаган.

Оешма активистлары “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсын үткәрә башлый. Балаларның Коръән сүрәләрен ни дәрәҗәдә белүен, ислам дине тәгълимате, шәригать буенча гыйлемен тикшерүгә юнәлдерелгән бәйгедә беренче тапкыр «Нурулла» мәчетендә узганында 17 бала катнаша. Аннан соң конкурс Казан мәчетләрендә дә, Россия Ислам университетында да үткәрелә. Белем ярышын соңгы елларда “Ярдәм” мәчете үзенә сыендырды.

Балалар саны да елдан-ел арта бара. Узган ел XVIII тапкыр үткәрелгән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсында 1000 гә якын бала үз белемен күрсәтте. Бәйге инде күптәннән республика чикләрен үтеп чыкты, ул хәзер Бөтенроссия күләмендә үткәрелә: анда Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Түбән Новгородтан балалар күп катнаша. Әлмира апа Әдиатуллина дистә елдан артык балаларга биреләчәк бүләкләрне иганәчеләрдән кул арбасы белән җыеп ташыса, соңгы берничә елда хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр арткан, бүләкләрне дә үзләре китерә башлаган. Оешма җитәкчесе аеруча ”Пять звезд” универсамы хуҗасына рәхмәтле.

Хәл ителәсе мәсьәләләр туып кына тора. «Кол Шәриф» мәчете янында ”Раки” сыраханәсе эшли, анда яшел чирәм өстендә көн-төн дигәндәй бәйрәм, үзара тарткалашу, вакыт-вакыт сугышу... Хәтта өч кешенең гомерен өзүләре турында да имеш-мимешләр йөри. “Мөслимә”ләр җитәкче органнарга хатлар яза, тиешле органнарга мөрәҗәгать итә. Әлмира ханымның үзенә генә дә Президент аппаратына көненә алтышар тапкыр барган чаклары була. Ул чактагы Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да үзенең катгый фикерен әйтә, сыраханәне ул урыннан алалар.

Россия күләмендә паспорт алмаштыру башлангач, алда хәл ителәсе өр-яңа мәсьәлә калкып чыга: фотога яулык киеп төшәргә ярамый. “Мөслимә”ләр кабат үз хокукларын яклап йөри башлый. Әмма бу мәсьәләне хәл итү шактый озакка – ике-өч елга сузыла. “Мөслимә”ләргә Казанда - алты, Мәскәүдә ике хәлиткеч мәхкәмә аша узарга туры килә. “Мөслимә”ләрне Татарстанның ул чактагы баш казые Габделхак Саматов та яклап чыга. Башта утызлап кеше гариза-шикаять язган була, әмма аларны, дөрес язмагансыз, дип кире боралар. Күбесе, күңеле төшеп, кайсысы, эштән куылудан куркып, гаризаны кабат язмый. Паспортка дигән фотога яулык киеп төшү өчен мәхкәмәләр башлангач, Әлмира ханымның өенә чит илләрнең радио һәм телевидение журналистлары җыела. Алар арасында АКШ, Польша, Германия, Япония, Кытай газеталары, мәгълүмат агентлыклары, радиолары һәм телевидениеләре хезмәткәрләре була. Әлмира ханым паспорт фотосына яулык киеп төшү мәсьәләсе уңаеннан, ул елларда Татарстанга килгән америкалы Заһид Бохарины да искә төшерә. Аны берочтан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә чакырылар. Очрашуда “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе дә катнаша. Кунак Әлмира ханым белән әңгәмә кора. Аннары, сез барча мөселман дөньясына үрнәк икән дип, аңа рәхмәтен белдерә. Яулык мәсьәләсе, БМО пактына нигезләнеп, уңай хәл ителә.

Оешманың актив әгъзалары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тергезү мәсьәләсендә үз мөнәсәбәтен белдерә. Ул шактый зур ыгы-зыгылардан соң, уңай хәл ителә.
Казанның «Мәрҗани» мәчете урнашкан элекке Комсомол урамы бүген бөек галимебез исеме белән йөртелә икән, бу күркәм эштә дә “мөслимә”леләрнең катнашы бар. Алар тырышлыгы белән Кабан күле буендагы урын да “Шәкертләр мәйданы”дип атала башлый. Анда һәр елны республика көнендә оешманың актив хатын-кызлары катнашында, бәйрәм үткәрелә, динебезгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәргән җыеннар уза.

Мөселман хатын-кызлары оешмасының рәисе урынбасары итеп Мәликә ханым Гыйльметдинова сайлангач, “мөслимә”леләр күрмәүчеләр, авыру, ятим балалар белән эшләүгә, аларга дин гыйлемен бирүгә дә игътибарын көчәйтте.

Әлмира апа Әдиатуллина һәм ул җитәкләгән оешма әгъзаларын бүген дә күп мәсьәләләр борчый. Әйтик, аларның иң зур хыялы - “Сөембикә” мәчетен, сәләтле балалар мәдрәсәсен төзү. Бу, әлбәттә, яшьләребезгә әхлак тәрбиясе бирүдә зур адым булыр иде. Борынгыдан килгән гореф–гадәтебез – васыятьнамә язып калдыруның югалуы исә туганнар арасында ызгышлар килеп чыгуга сәбәп була. Шулай ук мәгърифәтче, педагог, дин белгече, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый исемен Казанның берәр урамына бирү дә – оешма әгъзаларының иң изге теләге. Шулай ук “мөслимә”леләр мөселманча бала табу йортын булдыру кирәклеге турынды да күптән сүз алып бара.

Алдынгы фикерле, белемле мөселман хатын-кызлары һәрвакыт тормышыбыздагы тискәре күренешләргә, әхлаксызлыкка битараф булмаган, аларга карата үз мөнәсәбәтен итагатьле итеп белдергән, үз хокукларын яклап көрәшкән. “Мөслимә”леләребез дә армый-талмый шушы авыр юлдан алга бара, ислам диненә, татар әхлагына каршы килә торган хәл-әхвәлләргә каршы үз фикерләрен нигезле итеп җиткерә тора.

Сөембикә КАШАПОВА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе