Күркәм холык – җәннәткә илтә

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин

БӘЙЛЕ
2022 Май 19

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин үәсаләәтү үәссәләәмү гәләә рәсүлинәә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи  үә сахбиһи әҗмәгииин.

Ислам, динебезнең нигезе булып тәүхид — бер Аллаһка гына ышану торса, аның икенче мөһим өлеше гүзәл әхлак, күркәм холык. Аллаһ Раббыбызның безгә йөкләгән фарызлары, тый­ган хәрамнары әхлакны төзәтү өчен. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дә: «Мин кешеләрдә изге холык тәрбияләү, өйрәтү өчен җибәрелдем», — ди үзенең бер мөбарәк хәдисендә. Пәйгамбәр­ләрнең һәрберсе гүзәл әхлак өйрәтү нияте белән күндерелгән булсалар да, Рәсүлуллаһ (с.г.в.) исә шуны тәмам итеп өйрәтү һәм камиллеккә ирештерү өчен җибәрелгән. Димәк, иман ки­тереп, үзен мөселман дип санаучы һәркем әхлагын төзәтү өчен һәрдаим тырышырга тиеш.

Бер җирдә бик күркәм холыклы, бик әдәпле бер кеше яшәгән. Аннан: «Син бу сыйфатларга ничек итеп ирештең?» — дип со­рагач: «Мин яшәвемнең нигезе итеп дүрт кагыйдәне алдым», — дип җавап биргән.

Беренче кагыйдә. «Аллаһ Сөбханәһү үә Хак Тәгалә тара­фыннан кешегә билгеләнгән байлык артмый да, кимеми дә.

Шуның өчен дә кемнәрнеңдер байлыгы, дәрәҗәсе мине­кеннән артык икән, алардан көнләшмим, нәрсәдер булдырам дип тырышып та барып чыкмый икән, йә каза килә икән, кай­гырмыйм», — дигән.

Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләргә: «Бүген сезнең яныгызга җәннәткә керәчәк бер кеше килә», — дип игълан иткән. Ә теге кеше килгәч, сәхабәләр аның артын­нан күзәтеп йөри башлаганнар. Берничә көн күзәткәч, аның башкалардан артык гыйбадәт кылганын күрмәгәч, аптырап: «Синең кешеләрдән артык нинди сыйфатларың бар?» — дип сораганнар. Әлеге кеше әйткән: «Мин үз гомеремдә берәү ту­рында да начар сүз сөйләмәдем һәм берәүдән дә көнләшмәдем». Нинди күркәм сүзләр. Кызганыч ки, күп вакыт кеше турында начар сүзләрне ул яман булган өчен түгел, ә ниндидер уңышка ирешүеннән көнләшеп сөйлиләр. Күпмедер тырышсаң, фарыз­ларны да үтәп була, нәфелләрне дә. Әлеге кеше әйткәнне эшләргә кайсыбызның көче җитә? Әйдәгез, шуңа омтылыйк. Югыйсә, һәркайсыбыз белә бит: һәр әйткән сүз үзебезгә әйләнеп кайта, яхшымы ул, начармы. Һәркайсыбыз Аллаһ бүләк итеп биргән акыл белән фикерләсен иде: нинди сүзләр сөйләргә кирәк икән? Начарлыкны сөйләүче ул шуны тарату­чы да, үзенә начарлык теләүче дә булып тора. Аллаһ Раббыбыз Коръәни- Кәримдә («Бәни Исраил» сүрәсе, 7 нче аять) «Иң әхсәңтүм әхсәңтүм ли әңфүсикүм, үә ин әсәэтүм фәләһә», ягъни: «Әгәр яхшылык кылсагыз, үзегез өчен кылган буласыз, әгәр явызлык кылсагыз, янә үзегезгә яманлык булып кайта­чак», — ди.

Имам Әбү Хәнифә хәзрәтләре дәрес биргәндә бер шәкерт кереп, «Хәзрәт, сезнең сәүдә малыгыз төялгән көймә баткан», — дип хәбәр биргән. (Имам Әбү Хәнифә хәзрәтләре иң зур га­лим генә түгел, ә сәүдәгәр дә булган. Диннән кәсеп ясама­сыннар дип, һөнәре, кәсебе булмаганнарны шәкерт итеп тә алмаган). Хәзрәт бераз гына кальбенә карап торган да: «Әлхәмдүлилләәәһ», — дип, дәресне дәвам иткән. Бераз вакыт­тан соң икенче берәү килеп: «Баткан көймә сезнеке булмаган, сезнеке яр кырыена килеп җитте», — дип хәбәр биргән. Хәзрәт янә бераз кальбенә карап торган да: «Әлхәмдүлилләәәһ», — дип дәресне дәвам иткән. Шәкертләр дәрес беткәч: «Хәзрәт, сез ни өчен ике очракта да бер төрле җавап бирдегез?» — дип сора­гач, «Мин беренче очракта кальбемдә бер кайгы күрмәдем, икенче очракта шатлык, дулкынлану күрмәдем, шуңа күрә: «Әлхәмдүлилләәәһ», — дидем», — дип җавап биргән. Байлык кешенең күңелендә түгел, кесәсендә булырга тиеш. Кальб иман өчен, аның урынын байлык алса, ул кеше дөньяда һәм ахирәттә бәхетсез була. Бу, әлбәттә, эшләмәскә, дөньядан ваз кичәргә дигәнне аңлатмый. Көчең, сәләтең бар икән, тырыш, кәсеп ит, өең дә, машинаң да, киемең дә яхшы булсын, әмма фарызларны үтәмичә, хәрамга кереп батарга тиеш түгелсең.

Әлбәттә, Аллаһ тәкъдирләгән байлык артмый да, кимеми дә, әмма Аллаһ шул байлыкны булдыруда кешене сәбәпче итеп куйган. Дөнья тормышында шул байлыкка хәләл юл белән дә, хәрам юл белән дә ирешеп була. Кайсы юл белән барсаң да, сиңа язган байлык синеке, берәүнеке дә сиңа керми, синеке дә башкага китми. Әмма хәрам мал сине дөньяда хурлыкка калдыра, сине җинаятьче ясый, ахирәттә тәмуг утынына кисәү итә.

Бер бай үләр алдыннан: «Минем белән бер көн кабердә яткан кешегә ярты байлыгымны бирәм», — дип васыять әйткән. Ул бай үлгәч, берәүнең дә кабердә ятасы килми икән. Бер бик фәкыйрь йөк ташучы булган. Ул ризалашкан.

Кабергә сөаль фәрештәләре килгәч: «Бу бай беркая да китми, сорау алуны бу кешедән башлыйк», — дип сорау ала башлаганнар. Әлеге кешенең йөк ташый торган бер бавы бар икән. Аны каян алган, нинди акчага юнәлткән, нинди максатларда файдаланган? Бик озак тилмерткәннәр. Икенче көнне казып чыгаргач, әлеге йөк ташучы җан-фәрманга чаба икән. Кешеләр: «Әй, тукта, үзеңә тиешле өлешне ал», — дип туктатмакчы булганнар. Йөк ташучы: «Бер бау өчен күпме җавап тоттым, ул байлык өчен ничек җавап биреп бетермәк кирәк», — дип байлыктан баш тарткан.

Кыямәт көнендә һәркайсыбыз байлык турында ике төрле сорауга җавап тотачакбыз. Беренчесе — малларыңны нинди юллар белән таптың? Икенчесе — малыңны нинди җирләргә исраф иттең? Сәламәтлегең, сәләтең булып, Аллаһның рәхмәте белән байлыкка ия булгансың икән, кырыктан бере (2,5 проценты) синеке түгел, ә ятимнәр, мескеннәр, дин юлында тырышучылар өлеше. Аллаһ теләсә, сине бер мизгелдә байлыксыз калдыра ала, яисә үзеңне шул байлыктан файдалана алмый торган итәргә мөмкин.

Бер бай кеше Зәйнулла ишанга әйтә икән: «Хәзрәт, акча булса, бар да була бит, шуңа күрә байлык артыннан куып намазларымны да вакытында укый алмыйм», — дип. Зәйнулла ишан: «Әйе, байлык булса бар да була. Әйтик, базарга чыгып, җаның ни тели, шул ризыкны сатып ала аласың, әмма Аллаһ бирмәсә, аппетитны сатып ала алмыйсың. Бүген күпме кешеләргә ашаган саен начар була. Акчаң булса, яхшы урын-җир сатып ала аласың, әмма йокыны сатып ала алмыйсың. Бүген күпме кеше йокысызлыктан интегә. Акчаң бар икән, кыйммәтле дарулар ала аласың, яхшы табибләр янына барырга мөмкин. Тик Аллаһ теләмәсө, шифа таба алмыйсың. Акчаң булса, яхшы йорт ала аласың, әмма йорт эченә тынычлыкны сатып алып куярга һич мөмкин түгел. Акчаң бар икән, дусларың да күп була, әмма акчага аларның мәхәббәтен яулый алмыйсың. Акчаң булса, балаң ни сорый, шуны алып бирә аласың, әмма аңа тәүфыйк-һидаять сатып ала алмыйсың», — дип җавап кайтарган. Әйе, акчаң да булсын, әле санап киткәннәре дә булсын, дисәң, акча хәләл юл белән табылырга һәм тиешле зәкятләре биреп барылырга тиеш.

Бер кеше: «Сиңа язган ризык барыбер сиңа керә», — дигәнне сынап карамакчы була. Өенә кайта да: «Мин ашамыйм», — дип игълан итә. Хатыны ашарга үгетли. Хатынның үгетләвеннән туеп, авыл башына чыгып утыра. Хатыны, кызганып, янына ашъяулык белән ризык чыгарып куя. Бераздан ач юлбасарлар килеп чыга. Күрәләр, ризык тора. Берсе әйтә: «Агуланган ризыктыр бу», — дип. Сынап карамакчы булалар. Күрәләр, бер кеше утыра. «Аша», — диләр. Баш тарта. Шуннан ачулары чыгып, тешләрен сындырып, авызын каерып ачып, ризыкны йотарга мәҗбүр итәләр. Бераз көтеп торалар, әлеге кеше үлмәгәч, калган ризыкны ашап китәләр. «Насыйп ризык тешне сындырып та керә», — дигән сүз шуннан калган, имеш.

Икенче кагыйдә. Аллаһ каршында минем бурычларым бар, аны минем өчен берәү дә түли алмый, мин шул бурычларны түләү белән мәшгульмен.

Харун әр-Рәшид патша берәр галим белән очрашасы килүен әйткәч, аны бер галим янына алып барганнар. Күпмедер сөйләшеп утыргач, патша: «Бурычларың бармы?» — дип сораган. Уңай җавап алгач, әлеге галимнең бурычларын түләргә кушкан. Патшаны башка галим янына алып барганнар. Анда да шул ук хәл кабатланган. «Тагын берәр галим юкмы?» — дигәч, аны Фузайл ибн Ийяз янына алып барганнар. Патша аңардан да: «Бурычларың бармы?» — дип сораган. Фузайл ибн Ийяз: «Бурычларым бик күп, әмма, падишаһым, син аны түли алмыйсың», — дигән.

Харун әр-Рәшид патша бик аптырап: «Минем байлыгым күп, мин теләсә нинди бурычны түли алам», — дигәч, «Минем Аллаһ каршында бурычларым бар, аны минем өчен берәү дә, шул исәптән син дә түли алмыйсың», — дигән. «Мин кешеләр белән ике арадагы бурычны сорыйм», — дигәч: «Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итмичә, кыска гына гомерем өчен бурычка кереп мәшәкатьләнмәдем», — дип җавап кайтарган.

Падишаһ елап җибәргән һәм үзенә нәсыйхәт кылуны сораган. Фузайл ибн Ийяз: «Әй, падишаһым, Аллаһны таныган бер мизгел, меңәр ел меңләгән кеше белән идарә итүдән хәерлерәк», — дигән. Чөнки кеше үз гомерендә Аллаһны танымаса, тәүбә кылып иман китермәсә, Аллаһ кушканнарны (5 вакыт намаз, ураза, зәкят, хаҗ) үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәмәсә, аның соңгы урыны җәһәннәм була. Бу дөньяда нинди генә дәрәҗәгә, байлыкка ирешсә дә, җәһәннәмнән котыла алмый.

Харун әр-Рәшид тагын нәсыйхәт әйтүен сораган. «Әгәр Аллаһның рәхмәтенә ирешәсең килсә, патшалыгыңдагы өлкәннәр әтиләрең кебек булсын, кечеләре — энеләрең, аларның балалары үз балаларың, дәүләтеңнең бар җире үз өең, анда яшәүче халыклар гаиләң кебек булсын. Әтиеңнең хәлен бел, туганнарыңны хөрмәт ит, балаларыңа мәрхәмәт күрсәт, өеңнең тынычлыгын кайгырт», — дип нәсыйхәт кылган Фузайл. «Уттан котыласың килсә, үз вазыйфаңны Гомәр радый Аллаһү гәнһедән дә яхшырак үтәргә тырыш», — дигән.

Патшаның күңеле булып, 1000 динар бирергә кушкан. Фузайл: «Падишаһым, берни дә аңламадыңмыни, мин сиңа нәсыйхәт биреп, котылу юлын күрсәтмәкче булам, ә син мине утка этәрәсең», — дигән. Икенче риваятьтә әйтелгәнчә: «Падишаһым, син акча турында уйлыйсыңмы?»-дип сораган. «Әйе», — дип җавап биргәч, «Аллаһ миңа нәфесемне җиңәргә ярдәм итте, нәфес минем колым булды, ә син һаман нәфес колы икәнсең, шулай булгач, син минем колымның колы буласың. Ничек итеп мин үз колымның колыннан нәрсәдер алыйм», — дигән. Харун әр-Рәшид патша күз яшьләрен көчкә тыеп: «Әй, Фузайл, Фузайл — менә кем чын солтан», — дип иптәшләренә әйткән.

Аллаһ безне акыл белән зиннәтләгән һәм аны намаз белән тәрбия кылырга кушкан. Кем Аллаһ каршындагы шул бурычны үтәми, акылы тәрбиясез була. Берничә уку йорты бетерү, гыйльми дәрәҗәләр алу әле ул тәрбияле булу, дигән сүз түгел. Акылың тәрбияле икән, ул синең әгъзаларыңны гөнаһлы эшләрдән тыеп торырга тиеш.

Әдәм баласында нәфес тә бар. Без нәфесне ураза белән тәрбия кылырга тиеш. Шулай тәрбия кылынмаганда, нәфес кешегә хуҗа була һәм аңа ияреп, кеше үз-үзенә золым сала. Шуның өчен дә Аллаһның безгә йөкләгән фарызлары — безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбыз, аны безнең өчен башка беркем дә үти алмый, һәркайсыбыз дөньяда һәм ахирәттә бәхетле буласыбыз килсә, тизрәк -тәүбәгә килик һәм намус белән бурычларыбызны түли башлыйк.

Өченче кагыйдә. Минем бер дустым бар, мин аның белән очрашырга әзерләнәм. Ул дус «үлем» дип атала. Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Аның берсе — Аллаһы Тәгалә, без аны танырга, тормышыбызны Ул кушканча көйләргә тиеш. Башка бар нәрсә дә вакытлыча һәм үтүчән. Акыллы кеше мәңгелек сәгадәтне вакытлы мавыгуларга сатмый. Икенче хакыйкать -үлем, аңа әзерләнергә кирәк.

Бер бик бай кеше, хәзергечә әйтсәк, «новый русский» бик кәефләнеп, байлык хикмәтләренә хозурланып, горурланып диванда ята икән. Ишек шакыганнар. Усал гына итеп: «Кем анда?» — дип кычкыра икән. Ә тегеннән җавап: «Бу — мин, әҗәл булам», — ди икән. Тегесе кырыс кына: «Ну и что?» — дигән. Әҗәл тыныч кына: «Ну и все», — дигән, һәркем «Ну и все», -дигән вакытка әзер булырга тиеш.

Кайбер халыкларда олырак кешеләр чиста киемнәрен киенеп үлем көтеп ята. Әмма үлемгә әзер булу алай түгел. Үлем сине гомереңнең кайсы гына мизгелендә куып җитсә дә, эшләгән изгелекләрең гөнаһларыңнан күбрәк булсын. Дөньядан иман белән үтәрлек итеп яшә, бу инде «Аллаһ каршындагы бурычларны үтәп яшәү», — дигән сүз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Кем үлми, теләсә нәрсә эшләсен», — ди. Бүген күбебез яхшы дару, яхшы табиб эзләп гомерен үткәрә, акчасын түгә. Бу мәсьәләдә ярдәм итә алабыз, дип күпме кеше башкаларны алдап баеп ята. Үлемнән алып кала торган дару һәм табиб юк, булмаячак та. Яшәү табигый булган кебек, үлем дә табигый. Бернинди байлык, дәрәҗә дә аннан алып кала алмый.

Бер кеше үләр алдыннан балаларын чакырып китерә дә: «Балаларым, мин сезгә ике конверт калдырам, мин үлгәч тә беренчесен укыгыз, аннан авылның имамына барыгыз, имам яныннан кайткач икенчесен укырсыз,» — ди. Әтиләре үлгәч, балалар беренче конвертны ачып укысалар анда: "Гомерем буе аягым туңып интектем, аягыма оекбаш кидереп күмегез,» — дип язылган. Балалары хәзрәткә барып васыятне күрсәтәләр. Хәзрәт: «Шәригатькә каршы васыят үтәлми, кәфеннән артык бернәрсә дә рөхсәт итмим. Әгәр сүземә каршы төшсәгез җеназа укымыйм,» — ди. Балалары бик кайгырышып өйләренә кайталар һәм икенче конвертны ачалар. Анда: "Балаларым, күрдегезме күпме байлык җыйдым, әмма үзем белән бер пар оекбаш та алып китә алмыйм,» — дип язылган була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әй, әдәм баласы, өең белән мактанма, актыккы өең кабер булыр, әй, әдәм баласы, кигән киемең белән горурланма, актыккы киемең кәфен булыр; әй, әдәм баласы, утырып йөргән әйберләрең белән мактанма, актыккы барган нәрсәң кабык булыр, әй, әдәм баласы, ашаган ризыгың белән мактанма, бер көн үзең башкаларга ризык булырсың», — дигән.

10 сумлык акча үлеп киткән, озатырга килүчеләр әз булган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып күмгәннәр. Агач чардуган, исемен язып такта куйганнар. Теге дөньяда кубарылса, иң бөек дәрәҗә — җәннәткә эләккән (җәннәт 8 дәрәҗәле).

100 сумлык үлгәч, озатырга килүче күбрәк булган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып күмгәннәр, агач чардуган, кечкенә генә таш куйганнар. Икенче дәрәҗә җәннәткә эләккән.

500 сумлык үлгән. Кеше байтак җыелган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып күмгәннәр. Тимер, чардуган, мәрмәр таш куйганнар. Көч-хәл белән җәннәткә эләккән.

1000 сумлык авырып киткән, ярты шәһәр халкы аякка баскан, табибләр чабышып хәлдән тайган, барыбер үлгән. Бик күп кеше җыелган. Мөфтине җеназа укырга чакырганнар. Бик әйбәт нотыклар сөйләп, аны да юып, кәфенләп озатканнар. Күгәрми торган тимердән чардуган, граниттан биек таш куйганнар. Җәннәткә керә алмаган. Үзенең дәрәҗәле, ничек итеп озатканнарын әйтеп шикаять язган. Шикаятенә: «Син мәчеттә бик аз күрендең, күбрәк казино, ресторан тирәләрендә йөрдең, мәчет кассасында нигездә ун сумлыклар иде», — дип җавап биргәннәр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Кем үлә — ул йокысыннан уяна», — дигән. Димәк, бу дөнья төш кенә. Мондагы кыйммәтләр анда ярамый. Әлбәттә, соңгы юлга да матур итеп озатсыннар, әмма анда алып барырлык изге гамәлләрегез дә булсын. Бер галим: бу дөнья язгы кояш астындагы кар кебек, эреп юкка чыгачак. Ә изге гамәлләр кыйммәтле асылташлар кебек, торган саен бәһаләре арта, дигән. Газиз дин кардәшләрем, шул асылташларны күбрәк әзерлик. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дән сораганнар: «Әгәр берничә минуттан ахырзаман җитә, дисәләр, ни эшлик?» — дип. Ул: «Кулыңда бер үсенте бар икән, өлгерә алсаң, утыртып калырга тырыш, кыямәт көнендә сиңа файдасы тияр», — дип җавап кайтара. Димәк, һәркем гомеренең соңгы сулышына кадәр игелек эшләп калырга тырышырга тиеш. «Фәмәй йәгъмәл мискаалә зәрратин хайрай йәраһ, үә мәй йәгъмәл мискаалә зәрратиң шәррай йәраһ», ягъни: «Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылса да, игелеген күрер, берәү тузан бөртеге кадәр генә гөнаһ кылса да, җәзасын күрер», — ди Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә (99 нчы «Зөлзилә» сүрәсе, 7, 8 нче аятьләр).

Дүртенче кагыйдә. Мин иман китергән кеше буларак, Аллаһның һәрвакыт мине күреп торуын беләм, үлгәч, Аның каршына барып җавап бирәчәгемә ышанам. Шуңа күрә дә Аллаһ каршында йөзем кызарырлык эшләр эшләмәскә тырышам.

һәркем иман китергән икән, 7 нәрсәгә шикләнмичә ышанырга тиеш.

1. Аллаһның барлыгына, берлегенә.

2. Фәрештәләренә.

3. Китапларына.

4. Пәйгамбәрләренә.

5. Заман ахырына.

6. Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһ Тәгаләдән булуга.

7. Үлгәннән соң терелүгә.

Кызганыч ки, күп кешеләр үлгәннән соң терелүгә бераз шикләнеп карыйлар. Әгәр кеше үлеп тереләчәгенә, аннан соң җавап бирәчәгенә чын күңелдән ышанса, күп гөнаһлардан тыелырга үзендә көч табар иде. Коммунистик мораль да начар түгел иде, әмма ул кеше сүзенә һәм кеше күрү-күрмәвенә корылган иде. Кеше күзе күрмәсә, ничек хәл итсә дә ярый булып чыга. 1985 елда партиянең «Алкогольгә каршы көрәш» монополиясе башлангач та, уңышка ирешә алмады. Чөнки яшереп, кеше күрмәгәндә эчү гаеп саналмады. Ә бит Аллаһ бар һәм бар җир дә Аның күзәтүендә, Аның фәрештәләре безнең кылган гамәлләребезне генә түгел, уйлаган уйларыбызны да язып, бүгенгечә әйтсәк, видеога төшереп баралар.

Инде кыямәт көнендә җавап бирүне күз алдына китерик, һәркемгә үзе-турында төшерелгән видеотасма күрсәтелә. Син бер кеше янында ялагайланып, аны мактап торасың, ә уйларың киресенчә, шуны менә бергә карыйсың, шулвакыт йөзеңнең ничек кызарасын күз алдыңа китер.

Зөләйха Йосыф гәләйһиссәлләмне зинага чакырганда Йосыфка (г.с.) иманы шушы эштән тыелып калырга көч бирде. Йосыф (г.с.): «Мин Аллаһтан куркам», — дип төрмәдә утыруны зинадан өстен күрде. Аллаһ Раббыбыз шушы сынауны уңышлы үткәне өчен аңа патшалыкта дәрәҗә һәм пәйгамбәрлек бирде. Әгәр Йосыф (г.с): «Берәү дә күрми әле», -дип зинага ризалашса, күпмедер кәеф-сафа корып яшәгәч, бервакыт аны куып чыгарырлар иде дә, дөньяда хурлыкка калыр, ахирәттә урыны җәһәннәм булыр иде.

Бер бозык җитәкче үз өлкәсендә эшләүче хатынның өенә кереп: «Ишек-тәрәзәләреңне биклә, минем синең белән буласым килә», — дигәч, әлеге хатын: «Мин бикли алмый торган тәрәзә бар, аны нишләтәбез?» — дип әйткән. «Ул нинди тәрәзә?» — дигәч, «Аллаһ белән ике арадагы тәрәзә», — дип җавап кайтарган. Әлеге җитәкче кызарынып чыгып китәргә мәҗбүр булган. Бәлки ул хатынга киләчәктә эшендә авырлыклар күрергә туры килер, әмма кыямәт көнендә Аллаһ хозурында йөзе ак булыр. Аллаһ Раббыбыз: «Әгәр берәү беркем күрмәгәндә, бер Миннән генә укып үзен бер хәрамнан тыйса, аның урыны җәннәттә булыр», — ди.

Аллаһ Раббыбыз хәрам дигән нәрсәләр безнең кальбләребезне каралта, бездәге ихтыяр көчен бетерә, шуның белән дөньяда без нәфес колларына әйләнәбез һәм үзебезгә үзебез золымлык кылабыз. Эчүчелек, наркомания, — җинаятьчелек барысы да шуның нәтиҗәсе.

Гади генә дүрт кагыйдә, ә алар да нинди зур мәгънә ята. Ислам диненчә яшәүнең ике төп кагыйдәсе бар. Беренчесе, кеше үз нәфесенә булышып, үзенә-үзе зыян китермәскә тиеш. Икенчесе, кеше үз-үзенең тотышы белән башкаларга зыян салмаска тиеш. Барчабызга да Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе