Изге Болгар җирен сугыш кыры иттеләр

14-16 август Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында икенче тапкыр "Бөек Болгар" бөтенрусия тарихи фестивале узды.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 18

14-16 август Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында икенче тапкыр "Бөек Болгар" бөтенрусия тарихи фестивале узды. XIV-XV гасырларга алып кайткан чараны 30 меңләп кеше тамаша кылды.

15 августта әлеге фестивальнең ачылу тантанасы бер сәгатькә соңарып башланды, Анда Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” вакыфы рәисе Миңтимер Шәймиев, Спас район башлыгы Камил Нугаев, республиканың туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов кебек җитәкчеләр катнашты.

“Бөек Болгар-2015” XIV-XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү максату белән оештырылды, диде бу чарага җаваплы вәкилләр. Аларны Дәүләт киңәшчесе үзе килеп, карап, сугыш уеннарында катнашучыларны рухландырырга тырышты.

“Монда идеология юк, бары реконструкция, тарихны яңарту. Сезнең өчен барлык уңай шартлар тудырыла. Фестивальгә узган ел ныклы нигез салынды, бу чарага бик күп кешенең, реставраторларның, борынгы сугыш уеннары белән шөгыльләнүче егетләрнең хезмәте керде. Сугышчылар урта гасырлардагы кебек чын-чынлап көрәшәләр. Сезгә сабырлык, түземлек, уңышлар телим”, диде Миңтимер Шәймиев.

Икенче ел гына уздырылуга карамастан, “Бөек Болгар” зур күләмле аудиторияне җәлеп иткән. Фестивальдә 30 меңләп тамашачы иде, Русиянең 30 төбәгеннән ике меңләп сугышчы катнашырга теләк белдергән.

“Бөек Болгар”ның төп оештыручысы - Татарстанның туризм комитеты һәм “Сулица” тарихи фетхование һәм реконструкция үзәге. Аның башкарма мөдире Алексей Кокурин сүзләренчә, чарада бу елны мәйданнар саны да күбрәк булган. Килгән халык борынгы заман көнкүрешен чагылдырган киемнәр, кораллар, савыт-саба, җыр-бию һәм чын гаскәрләр сугышы күрә алды. Бәйрәмнең үзәгендә – сугыш мәйданы, аннан тыш балалар мәйданчыклары да оештырылган. Шулай ук програмда атлар турниры да үткәрелде. Әмма соңарып башланган фестивальнең һәр чарасы бер-ике сәгатькә күчерелеп барды, атка атланып сугышу да кичкә калды.

Фестивальнең өч көнендә дә тарихи материалларны cату һәм күргәзмә рәтләре эшләде. Тик татар-мөселманнарга кагылышлы тауарлар бер-ике урында гына күренде. Фестиваль изге Болгар җирендә үтсә дә, татарның үткәне дә әлеге фестивальдә тулысынча чагылырга, туристларга күрсәтелергә тиеш иде. Тик моңа әһәмият бирелмәгән, ди тамаша кылучы Марат абый. Татарстанның Чирмешән районыннан килгән абзыйларга бар әйбер ошаган, Шәймиевне күрүләренә сөенүләрен әйттеләр, изге урында сугыш уеннары уйнатылу да аларда ризасызлык тудырмаган.

Татарстан данын республика тарихи клубларының берләшкән оешмасы - 19-30 яшьтәге 24 кешедән торган такым яклады. Туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, бу чараны оештыруда 1500ләп кеше катнашкан, дистәләгән волонтерлар ике көн буе эшләгән. Барлык катнашырга теләүчеләр бушка килеп, тере сугышларны тамаша кыла алган. Туристлар һәм килгән халык Болгарда бу көннәрдә 100 миллион сумга кадәр акча калдырырга мөмкин, дип саный Иванов.

Фестивальнең "Вконтакте" cоциаль челтәрендәге төркемендә чарадан соң: “Әзерлек начар иде. Башланырга ун минут кала гына оешканнар, диярсең. Хәтта чараның башлануын, тәмамлануын да тиешенчә хәбәр итмәделәр. Халык юнәлеше белән генә аңлашылды, оештыруда бик күп төгәлсезлекләр булды”, дигән сүзләр күренде. Уңай фикерләр саны күбрәк иде. Бигрәк тә атлар белән һәм борынгы хәрби киемле сугышчылар көрәшен ошатканнар, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе