Европа Берлеге һәм Росссия Марска җибәргән тәүге ракета 7 айдан барып җитәчәк

Россия һәм Европа Берлеге Экзомарс уртак программасы нигезендә, Марс планетасына беренче корабын җибәрде. Җиде айдан ул Марска андагы тормыш эзләрен эзләячәк җиһазлар җиткерәчәк.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 15

Россия һәм Европа Берлеге Экзомарс уртак программасы нигезендә, Марс планетасына беренче корабын җибәрде. Җиде айдан ул Марска андагы тормыш эзләрен эзләячәк җиһазларны китереп җиткерәчәк.

Дүшәмбе көнне Казакъстанның Байконур станциясеннән махсус җиһазлы ракета Марс планетасына юл алды. Ул Кызыл планетага Trace Gas Orbiter дигән орбиталь станцияне, Schiaparelli десант модулен һәм атмосфераны өйрәнү җайланмаларын илтә. Очыш Россия һәм Европа Берлегенең уртак ЭкзоМарс программасы кысаларында уза.

Экзомарс программасының максаты - Марс планетасында ихтимал тормыш эзләрен табу. Башта NASA белән Европа галәм оешмасы (ЕГО) арасында планлаштырган бу програмнан NASA 2012 елда чыгарга мәҗбүр булган - финанс җитәрлек булмаган. "Атлас" ракетасын куллана алмаган ЕГОга проектны Россия белән дәвам итәргә туры килгән.

Өч ел дәвамында Роскосмос белән ЕГО хезмәттәшлек алып барып, беренче корабны әзерләгән. Россиянең "Протон-М" ракетасында TGO орбиталь станциясе һәм Schiaparelli десант модуле урнаша.

Марска беренче кеше кайчан аяк басар?
​Schiaparelli модуле яңа технологияне сынау өчен җибәрелә. Аның ярдәмендә галимнәр Марска урнашу ысулларын өйрәнәчәк. Уңышлы төшеп утырудан соң, модуль эшен туктатачак. Беренчесенең максаты - Марс орбитасына барып җитеп, махсус метереологик җиһазлар ярдәмендә планета астосферасында метан газын эзләү. Метан - тормыш эзе санала, галимнәр тормыш мөмкин булган урыннарны билгеләргә тели. Нәтиҗәләр нигезендә 2018 елда Кызыл планетага җибәреләчәк Экзомарс роботының эш урыны билгеләнәчәк. Ягъни, ул тормыш эзләре табылган урыннарда эшләячәк.

2018 елда Марска җибәреләчәк Экзомарс роботы кояш энергиясен кулланып, алты ай планетада эшләячәк. Бурлар кулланып, робот Марс туфрагын тирәнтен анализлаячак. Галимнәр туфракта органик тормыш эзләрен табарга өметләнә.

​Экзомарс програмы Марс планетасын өйрәнү тарихында яңа сәхифә булачак. Моңа кадәр бары тик NASA өйрәнгән планетаны өйрәүгә Европа берлеге белән Россия дә кушыла. Кояш системында Марс Җирдән соң кеше тормышы өчен иң яраклы планета дип санала.

2030 елларда NASA Кызыл планетага беренче пилотлы очыш оештырырга җыена. Оешма планетага беренче кешеләрне җибәреп, андагы тормышны өйрәнеп, астронавтларны кире кайтарырга планлаштыра. XX гасырда Айга беренче кешенең аяк басуы кебек, бу вакыйга XXI гасырның иң әһәмиятле галәм вакыйгасы булырга мөмкин.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе