Чувашия мөселманнары – ил өчен үрнәк

Чувашиядә исламның алга китүе турында еш ишетергә туры килде.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 21

Чувашиядә исламның алга китүе турында еш ишетергә туры килде. Шунысы кызык, сүз мегаполислар турында түгел, ә гап-гади авыллар турында барды. Соңгы елларда яңа татар-мөселман феномены барлыкка килә башлады. Шунда ук җәмәгатьчелектә зур кызыксынулар уянды. Ахыр чиктә мин дә барысын да үз күзләрем белән күрим дип, Чувашиягә юл тоттым.

Татар шәһәрчеге

Чувашиядә 40 мең татар-мөселман яши. Икенче регионнар белән чагыштырганда, ә аларда хәтта халык саны 250 меңгә якын, республикада милләттәшләребез әз.

Тик мөмкинлекләр бик зур. Эффектив эшчәнлек шуңа дәлил булып тора. Республикада 50 мәчет төзелгән, РИУның филиалы буларак, "Гөлестан" мәдрәсәсе эшли. Һәм, гомумән, барлык татар авыллары нык, төзек. Эшмәкәрлек чәчәк ата, берсеннән-берсе матур йортлар салына.

Иң беренче булып, мин Идел буеның иң зур авылы-Шыгырдан белән таныштым. Бу авылда "Өч сәхабә" мәчете төзелгән. Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) нәкъ менә шушы сәхабәләрне Болгарга җибәргән. Бу мәчет чыннан да таң калырлык, чөнки ул Шәһри Болгар проекты буенча салынган. Хәтта диварларда тарихи ташлар да күренә. Шыгырданны авыл дип әйтү бик авыр, ул күбрәк шәһәрчек кебек. Кибетләренә керсәң, шәһәр супермаркеты диярсең.

Туган кебек каршы алдылар

"Өч сәхабә " мәчете мәхәлләсе кешеләре безне мәчет янында ук каршы алды. Алар "Сөләйман " мәчете, тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында хәбәрдар икән. Бу мине бик тә сөендерде. Өйлә намазына мәчеткә олысы да, кечесе дә җыелган. Татарстан мөфтиятенә аксакаллардан нәсыйхәт ишетүе күңелле иде.

Намаздан соң мәчет имамы Рифкать абый Крганов (Чувашия һәм Мәскәүнең мөфтие Әлбир Кргановның әтисе) безне өч катлы Аллаһ йорты белән таныштырды. Сүз дә юк, бу бина- архитектура һәйкәле. Аеруча минем игътибарны бер экспонат җәлеп итте, ул да булса, тарихи мөнбәр. Шиһабетдин Мәрҗани шул мөнбәрдән вәгазь сөйләгән.

Мөфтият кечкенә, эше зур

Намаздан соң, Чувашия Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллин мөфтият белән таныштырды. «Гөлестан» мәдрәсәсе шунда ук урнашкан. Мәдрәсәдә төрле төбәкләрдән килгән балалар белем туплый. Коръәнне яттан белү ярышларында беренче урыннар алалар. Мин шуңа игътибар иттем: Диния нәзарәтендә һәрбер эшкә иҗади яктан карап эшлиләр.

Мәсәлән, мөфтият үзе кечкенә булса да, монда эш күпкырлы. Ислам нигезләре буенча Олимпиада республика җитәкчелеге, министрлыклар һәм Диния нәзарәте белән бергәлектә үткәрелә. Якшәмбе мәктәпләренә зур игътибар бирелә. Ай саен шушы кечкенә мөфтияткә мөгаллимнәр киңәшмәгә җыела. Алар тәҗрибә белән уртаклашалар, киңәшләшәләр. Мансур хәзрәт Хәйбуллин үзен дини һәм эшлекле имам итеп күрсәтте. Әлбир Кргановның бик тә эшлекле командасы барлыгын аңладым. Алар авылча фикер йөртми.

Яңа форматтагы татар тарихы

Чувашиядәге Урмай авылы татар мәдәнияте башкаласы булып тора. Фәрит Гибатдинов җитәкчелегендә "Урмай моңы" "Арт-мәдхия" фестивальләре үтә. Бу авылда безне имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт каршы алды. Мөхтәсибәт Кара пулат мәчетендә урнашкан. Бу мәчет шулай ук татар архитектурасы мисалы булып тора. Мәчет-үзәктә - балалар бакчасы, мәктәп янында урнашкан.
Тукай - татар мәхәлләсе барлыкка килгән урын.
Тукай авылы уникаль урын. Монда татар мәхәлләсенең яңарыш этапы башланды.

Яңа дустыбыз Әгъзәм хаҗи Шакиров - авылы советы әгъзасы, авылның патриоты. Безгә ул 2007 елда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин фәрманы мәчетнең иҗтимагый киңәшмәсе турын оештыру турында сөйләде. Нәкъ менә шушы фәрман нигезендә, мәчетнең иҗтимагый киңәшмәсе янә эшли башлаган. Әлеге киңәшмәдә барлык сорауларны хәл итәләр һәм социаль эш алып баралар. Аның өчен махсус фонд булдырылган. Хәзер Тукайда гына түгел, Урмайда һәм Шыгырданда шушы киңәшмәләр эшли. Шунысы кызык, мәхәллә системасын алга сөрүче Илдус Әмирханны тукайлылар үзләренең мөгаллиме итеп саныйлар.

Шулай ук тукайлыларның тагын бер уникаль эше - барлык җирләрне мәчет исәбенә күчерү. Тукай авылында хәзер мәчет үзе җир бүлеп бирә. 2012 елдан тукайлылар мәдрәсә төзи башлаган. Ул монда ислам үсеше үзәге булырга тиеш.

Чувашиягә баруым күңелемдә яхшы хатирәләр калдырды. Монда традицион татар мәхәлләсенең үсешен күрдем. Шунысы сөенечле: монда социаль эшләргә бик зур игътибар бирелә. Гомумән, социаль активлык диндә, халыкта һәм дәүләттә тотрыклылыкны саклый.

Илдар БАЯЗИТОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе