Бөркетләр очканда чыныга...

Үземнең язачак ханым-мөгаллимәне табигатьнең кыю бер кошына- бөркеткә тиңләп сүз башлавым тикмәгә түгел.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 18
Үземнең язачак ханым-мөгаллимәне табигатьнең кыю бер кошына- бөркеткә тиңләп сүз башлавым тикмәгә түгел. Ул башта "Сөйләйман” мәчетендә каһарманнар гына башкара торган эш-гамәлләре белән тирә-яктагыларны әсир итте.

Ә аның юл башы чукракларга булышудан башлана. Кул хәрәкәтләре белән максатка ирешелә. Аларны өйрәтү үзе бер хезмәт иде. Казанда Ласточкинага килгәндәге мәктәп-интернатта укучы чукрак балаларга озак кына вакыт дәрес бирде Мәликә ханым.

Берсендә без мәктәпкә бергә барган идек. Язып та чыктым. Әлбәттә, ул елларда балаларны төрле секталарга тарту, җәлеп итү җанланып киткән иде. Ул чактагы мәктәп-интернатның директоры Мәликә ханымга олы рәхмәтләрен әйтте. Әйе, биредә ислам һәм православие әхлагы балаларга әйбәтләп аңлатылды, чукраклар гаделлек-хаклык һәм ислам дине нигезләре белән теләп өйрәнделәр. Бу вакытлар 2002 еллар иде. Күпләр бу хәбәрне ишетеп, ”Сөләйман "мәчетен эзләп килеп, анда да гыйлем алдылар. Мәликә ханым остазбикә буларак, чукрак балалар җәйләвен дә үткәрде. Хәзер инде элек укыганнар "Ярдәм” мәчетен эзләп килә һәм гыйлемнәрен арттыра.

Аннары Мәликә остаз Гыйльметдинова күрмәүчеләр-сукырлар галәме белән якынлашу хакында "баш вата” башлый. Алар да байтак икән бит. Дөньяда Луи Брайль системасыннан файдаланучылар барлыгын, аның мөһимлеген аңлап, аны өйрәнергә тотына һәм өйрәнүгә ирешә.

Луи Брайль системасы дөньяда өч гасыр кешеләргә хезмәт күрсәтә икән. Гарәбстанда 15 ел халыкка хезмәт итмәктә. Русиядә әлеге ысул 9 ел гамәлдә. Ә Татарстанда 2005 елдан алып, әлеге система ” Сөләйман” мәчетендә һәм " Ярдәм” мәчетендә укытыла. Брайль системасында язу приборы да булдырылган. Мәликә ханым күрмәүчеләрне укыту серенә үзе тотынганнан соң, башкаларга өйрәтүдә бик күп серләрне үзе төшендереп, язып, ярдәмлекләр булдыра һәм аларны күрмәүчеләргә тарата. Күрмәүчеләр бик күп Коръән сүрәләрен Мәликә остаз язганнардан укырга өйрәнә. Тагын иң мөһиме шул: Мәликә ханым хаҗга баргач, Гарәбстаннан йөз Коръән алып кайта. Бу - батырлыкка тиң чара. Әле ул гынамы? Күрмәүчеләрне тернәкләндерү максатыннан, " Зрячим о незрячих” дигән китапка күз салыйк әле. Аның авторлары - Мәликә Гыйльметдинова һәм Гөлназ Сабитова. Әлеге китап, андагы язмалар адәм баласына яшәү көче - кодрәт өсти. Кешегә җәмгыятьтә үз урынын табарга булыша китап. Укыту-методик кулланма буларак, ул Русиядә ислам нигезләрен өйрәтүче Луи Брайль системасында бердәнбер китап.Әлеге уникаль китап белән үзегез дә таныша аласыз. Монда Мәликә ханымның реформаторлыгын күрерсез, аңларсыз. Әлегедәй галим кешене дәүләт бүләгенә тәкъдим итәләр. Уйлашыйк! Әлеге үрнәк - Русиядә бердәнбер. Хәзер " Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә Бөтенрусиядән - Башкорстан, Дагестан, Чечня, Чувашия, Мари Иле республикаларыннан, Ульяновск, Пермь, Түбән Новгорд, Волгоград өлкәләреннән бик күпләр рәхмәтләрен укый-укый, гыйлем алып китә.

Төрле төбәкләрдән чакырып, күрмәүчеләрне Брайль системасы белән Коръән укырга өйрәтү - ул үзе үк могҗизага һәм батырлыкка тиң бер хезмәт бит! Алай гынамы? Күрмәүче балаларны укыту - Коръән ятлату - дөньяда күрелмәгән бер биеклек! Алар төрле ярышларда катнашалар һәм алдынгы урыннарны алалар. Без үткәрә торган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” дигән бәйгедә инде менә ничә еллар алар - җиңүчеләр. Аллага шөкер! Чечняда узган, Грозный шәһәрендә Рамзан Кадыйров үткәргән күрмәүчеләр бәйгесендә Аяз Хәлимов беренче урынны алды. Икенче, өченче урынны алганнар да "Сөләйман”, "Ярдәм” мәчетләрендә укыган Аязның иптәшләре иде. Инде килеп, Русиянең төрле төбәкләреннән килеп укучы хатын-кызлар хакында әйтмәсәм, язмам тулы булмас иде. Алар арасында Брайль системасын ныклап үзләштергән, әйбәтләп Коръән укучылар сафы артканнан-арта бара. Араларында үз хисләрен шигырь юлларына салучылар, хәтта китап чыгаручылар, мөнәҗәтчеләр дә бар. Коръән уку Раббыбызның рәхмәт-хикмәте аларны бәхет балкышы белән бүләкләде.

Мәликә абыстай Гыйльметдинова эш-ният-гамәлләренә тагын бөтен мөселман хатын-кызларының тормыш-көнкуреше, яшәү рәвеше, сәламәтлеге, аш-су әзерләү, мөселманча киенү серләрен аңлату максатыннан, "Ярдәм” мәчетендә" Мөселман хатын-кызлары клубы”н оештырды. Узган елда клубның бик күп утырышлары узды. Аларда укытучылар да, төрле авыру буенча табибәләр дә, заманча бизнесс ледилар да катнашты. Әлеге утырышларда Тереза Камалова, Латифа Сәмигуллина, Лилия Җиһаншина бик файдалы чыгышлар ясадылар.

Әмма, тагын да мөһимрәк чара үткәрелде клубның бер кичәсендә. Ислам һәм мөселман хатын-кызларының сәламәтлеге мәсьәләсе хакында җитди мәсьәлә күтәрелде. Бу турыда Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, сәламәтлек саклау белгече Хисаметдинов Илдар Фирдәвес улы чыгыш ясады. Даруханә фармацевты Гүзәлия Вәгыйзова да ислам һәм сәламәтлек хакында сөйләде. Клуб утырышларының берсендә югары категорияле мөселман табибы маммолог-онколог үз чыгышында яман шеш белән авыручыларның артуына борчылуын белдерде. Биредә хатын-кызлар, әни, ир хатыны , хуҗәбикә үзенең аңа әманәт итеп бирелгән вазифалар саклау зарурлыгы аңлатылды.

Клуб утырышы-җыелышларында Коръәнне мәгънәсен аңлап уку һәм иманлы булуның әһәмиятләре хакында да чыгышлар булды. Мәчетнең мөгаллиме, галим Руслан Фәрхетдинов мәсьәләне аңлатып, ачып бирде.
Узган елның декабрь аенда да Коръән уку һәм фикһ фәне буенча лекцияләр тыңланды.

"Мөселман хатын-кызлар клубы” президенты Мәликә Гыйльметдинованың киләчәктә " Ярдәм” мәчетендә уза торган эш-гамәлеңдә дә уңышлар телибез!

Әйе, бөркетләр очканда чыныга...
Алда да Мәликә кардәшебезне игелекле эшләр көтә әле!...

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе