Әҗем мәчете

... XX йөз башы. 200 мең кешелек Казан каласы өстендә туксанлап монастырь, чиркәү гөмбәзләре һәм мәчет манараларының бөтен бер урманы күккә ашкан. Ике каттан

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 10

... XX йөз башы. 200 мең кешелек Казан каласы өстендә туксанлап монастырь, чиркәү гөмбәзләре һәм мәчет манараларының бөтен бер урманы күккә ашкан. Ике каттан артмаган йортлар фонында алар искитәрлек биек булып тора. «Кош очымы» биеклегеннән түбәнгә күз салган безнең заман кешесенә бу шәһәр гаҗәеп тылсымлы, мавыктыргыч, Гареб һәм Шәрык мәдәниятләрен берләштергән могҗиза каласы булып күренер иде. Казанның үзәк өлешендәге бихисап православие һәм башка дин храмнарын дикъкать белән күздән кичерик тә, үзебезне бу мизгелдә кызыксындырган төбәкләргә юл тотыйк. Әнә Иске һәм Яңа бистәдә, Дары бистәсендә, Бишбалтада мөселман намаз йортларының 17 түбәсе күтәрелә. Төрле стильдә салынган таш һәм агач мәчетләр үзләренең монументаль күләмнәре һәм милли үзенчәлек сыйфатлары белән борынгы шәһәргә кабатланмас төс бирә...

Әйе, манараларның зифа «кәүсәләре» тирә-юньле җанландыра, аңа тарихи рух өрә, камиллек һәм нәфислекләре белән күпсанлы күзәтүчеләрне таңга калдыра. Алар арасында чын сәнгать әсәре булуы белән аерылып торган гаҗәеп гүзәл биналар бар. Һәм безнең игътибарны үзенә беренче нәүбәттә Казан мәчетләренең «йөзек кашы» — Фәткуллин урамы, 15 нче йорт адресы белән урнашкан Әҗем мәчете җәлеп итәр.

Серләр дөньясына атлап, аның тарихын кыскача күздән кичерик. Башта мәчетнең исеменә карата бер фараз. Казан ханы Мөхәммәд Әминнең (1518 елда вафат) икенче исеме яки кушаматы Әҗем (Иҗем) булуы мәгълүм. Ризаэддин Фәхреддин шулай дип яза да: «Әҗем хан димәклә (ягъни билгеле. — Р. Ә.) иде». Бу хан Казан тәхетенә шәһәрне 1487 елда алган Иван III тарафыннан утыртыла һәм башта Мәскәүгә бик ихлас белән хезмәт итә. Ләкин вакытлар үтү белән Мөхәммәд Әмин нык яраткан хатыны йогынтысына бирелә, ханбикәнең канатландыруы буенча мөстәкыйль сәясәт алып бара башлый, Мәскәү гаскәре белән берничә мәртәбә каты сугыша, байтак җиңүләр яулый. Иван III улы Василий III бу хан белән нык хисаплашырга мәҗбүр була.

Мөхәммәд Әмин Казан тәхетендә 26 ел утыра, дәүләтне шактый ныгыта. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, үзеннән соң, кыз балалары булса да, ир балалары калмый. Шулай да «Әҗем» исем-кушаматы йөрткән ханның ераграк буыннарыннан булса да ир токымы калуы бик ихтимал. Кем белә, бәлки нәкъ менә шулардан, ә бәлки кызларыннан да, мәшһүр татар эшлеклеләре һәм сәүдәгәрләре Әҗемовлар нәселе таралгандыр. Хан нәселенә мөнәсәбәтле булган Әҗемовлар милли дәүләтчелек тарихын да, үзләренең данлы үткәнен дә бик яхшы белгәннәрдер, дип уйларга кирәк. Рафаэль Мостафин «Кабан күле серләре» дигән китабында язган Әҗемов фамилияле карт, ихтимал, шул мәшһүр токымның соңгы варисларыннан булгандыр. Ул Казан ханлыгы хәзинәсенең серен ачып бирергә теләсә дә, ышаныч һәм кызыксыну тапмагач, кулын селтәгән, аннары, озак та тормый вафат булып, хәзинә серен үзе белән мәңгегә алып киткәндер. Ә инде XIX йөзнең урталарында Әҗемовлар, үзләренең Казан ханлыгы чорындагы шаннарын искә алып, Әҗем (Мөхәммәд Әмин) хан хөрмәтенә һәм үз исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән шушы мәчет бинасын салдырулары мөмкин.

Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...» исемле мәшһүр әсәрендә. Язылганча, бүгенге мәчет урынында 1810 елда хаҗи Гаделмәҗид бине Әбүбәкер тарафыннан манарасыз гына бер агач мәчет салына. Биш вакыт намаз биредә укылса да, хаҗи, ни хикмәттер, җомга һәм гаетләрне Яңа бистәгә барып Фазыл муллага, ә аннары Ф. Әмирхан әтисенең бабасы Әмирхан мулла бине Габделмәннанга ияреп башкарган. Манарасының юклыгы мәчет абруена шактый тискәре йогынты ясаган, күрәсең. 40 еллап вакыт узгач, бу мәчет тузып, яраксыз хәлгә килгән. Һәм 1851 елда Әҗемовлар аның урынына агач, инде манаралы мәчет салдыра. К. Насыйри да үзенең 1882 елда чыккан календаренда: «Әҗем мәхәлләсе яки забут (завод. — Р. Ә.) мәхәлләсе һәм диерләр, монда хәзер дә икенче агач мәсҗидтер, әүвәлге мәсҗидне Мәҗит хаҗи дигән адәм салдырган иде, әүвәлге мәсҗид тузгач, моны Әҗемнәр салдырдылар, кадим (электә. — Р. Ә.) монда мәхәллә юк иде», — дип яза.

Беркадәр ашыгып салынганлыктан, яңа мәчетнең михрабы көнчыгышка таба көньяктан — 7, кыйбладан 8 градуска авыш килеп чыга. 1873 елда Мортаза бине Мостафа Әҗемов бу мәчетне сүттереп, аны яңарттыра, ягъни сипләтә, түбәсен һәм түшәмен тимердән эшләтә. Соңрак мәчетнең кайбер урын уңайсызлыкларын искә алып, Мортаза Әҗемов аны Лаеш өязенең Чыты авылына (хәзер Питрәч районына керә) озата, ә аннары 1886 елда, тирә-яктагы күп кенә йортларны сүттереп, киңәйтелгән яңа мәйданга зур һәм төзек итеп таш мәчет салдырырга керешә. Мәчетнең идәне һәм түшәме эшләнеп беткәч кенә Мортаза Әҗемов каты авырып китә һәм 1887 елда вафат була. Мәчетне инде бер-ике ел эчендә Мортазаның варислары тәмам итә.

Әҗем мәчете салынган төбәк «Әҗем мәхәлләсе» яки шул тирәдәге Крестовниковлар сабын заводына багланып, «Завод мәхәлләсе» дип тә йөртелгән. Үз заманының традициясе буенча мәчет каршында революциягәчә зур гына шөһрәт казанган «Әҗем мәдрәсәсе» эшләп килгән (бинасы хәзер дә мәчет янәшәсендә). Мәчет имамнары һәм мөдәррис (дәрес бирүче) аталы-уллы Габделвәли һәм Габдулла Габделгаффаровлар исеме белән бәйле рәвештә ул икенче төрле «Гаффария мәдрәсәсе» дип тә аталган.

1900 елда мәдрәсәдә 84 кеше укыган, алар арасында аксөяк (дворян) балалары — 2, сәүдәгәр — 4, мещан — 10, рухани — 18, крестьян балалары 50 кеше булган. 1905 елда шәкертләр саны 130га җиткән, шуларның алтмышын — казанлылар, калганын читтән килүчеләр тәшкил иткән. Габделкадыйр бине Мортаза Әҗемов исә мәдрәсәнең назыйре (попечителе) булып торган.

Әҗем мәчетен шәһәрнең иң матур, иң нәфис мәчете дияргә мөмкин. Көнчыгыш Мавритания стилендә салынган булса да, манарасының ян кырыйга урнашканлыгы белән ул татар гыйбадәтханәләренең традицион типтагы таш вариантын гәүдәләндерә. Мәчетнең төньягыннан күтәрелгән шәмдәй төз манара төгәл пропорцияләр, бинасының купшы формасы, зәвыклы архитектура эшләнеше әлеге һәйкәлгә аерым нәфислек, камиллек, кабатланмас үзенчәлек бирә, аның Шәрык чалымнарын калку итеп күрсәтә. Кызыл кирпечтән салынган мәчет бинасы майолика һәм уелма таш (резной камень) белән матур итеп нәкышланган.

Төзүчеләрнең осталыгы да хәйран калдыра: «кәүсә»нең диаметрын өч метрдан арттырмаган хәлдә, алар манараны 52 м лы итеп күтәрүгә ирешә. Өстәвенә, аның эченә 106 басмадан торган бормалы баскыч та иркенләп сыйдырылган. Манараның кирпеч стенасы эченнән чүкелгән металлдан гыйбарәт вертикаль бәйләвеч- ялганмалар үтә. «Кәүсә»не катырулары белән бергә алар яшен уздыргыч вазифасын да үти.

Мәчет түбәсендә зәвык белән эшләнгән сигезкырлык урын алган. Аның өстенә вертикаль валиклар белән бизәлгән нечкә һәм биек цилиндр утыртылган. Цилиндр өстә очлаеп тора торган аркалар белән төгәлләнгән, алары исә бизәлгән кирпечтән эшләнгән «пута» белән уратылган. «Пута» өстендәге манара баганасын ак ташлы челтәрле таянычлар (консольләр) бизи. Алар стеналарның кызыл өслегеннән матур булып аерылып тора. Таянычлар челтәр бизәкле җиңел тимер рәшәткә белән әйләндерелгән мөэзин мәйданчыгын иңнәрендә тота. Манара шактый биек, ай белән бизәлгән кырлы шпиль белән төгәлләнгән. Барлык бу элимент, детальләрнең искиткеч нәфис, геометрик төгәллек белән башкарылуы, төрле төсләр уены белән баетылып эшләнүе мәчетне тамаша иткән кеше күңелендә гаҗәеп бер канәгатьлелек, чиге күрелмәгән камиллек хисе уята.

Мәчетнең гомуми композициясен бина архитектурасы белән стиль ягыннан тыгыз бәйләнгән нәфис киртә тулыландыра. Совет чорында биредә озак вакытлар «мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары» урнашкан иде. Берара ул шушы хезмәткәрләр өчен тулай торак булып та торды. Узган гасырның 90 нчы елларында әлеге намаз йорты мөселманнарга кайтарылып, шуннан бирле үзенең төп вазифасын башкара.

Әҗем мәчетенең гаять әһәмиятле тарихи һәм сәнгать әсәре үрнәге булуын истә тотып, узган гасырның 70 нче елларында аны төзекләндерү һәм беренчел кыяфәтенә кайтару юлында зур эшләр башкарылды. Бүгенге көндә бу корылма шәһәр силуэтының бер күрке, ташта гәүдәләнгән музыка сыйфатында казанлыларның тарихи горурлыгы булып тора.

Равил ӘМИРХАН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе