Татар мәчете

«Укый һәм яза белмәгән татар кешесе якташлары тарафыннан тискәре карашка дучар була һәм башкалар алдында хөрмәт казанмый». Карл Фукс Казанда ТҖ МДНнең Голәмәләр

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 03

«Укый һәм яза белмәгән татар кешесе якташлары тарафыннан тискәре карашка дучар була һәм башкалар алдында хөрмәт казанмый».

Карл Фукс

Казанда ТҖ МДНнең Голәмәләр Шурасының өченче утырышы булып узды, анда берничә мөһим мәсьәлә каралды. Шуларның берсе, ягъни Татарстан мәчетләрендә вәгазьне татар телендә алып бару турындагы карар, күпләр арасында зур кызыксыну уятты. Зарурият булганда яисә кайбер мәчетләрдә татарча укылган вәгазьгә мөфтинең рөхсәте белән русча аңлатмалар бирергә мөмкин.

Мондый карар Татарстан һәм Россия мөселманнары арасында һәм уңай, һәм тискәре мөнәсәбәт барлыкка китерде. Бу мәсьәләдә «Россия ислам мирасы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Шәүкәт Авясов шактый ук кискен фикерен белдерде. Күрәсең, югары урын биләгән этник татар кешесенең авызыннан чыкан тәнкыйть сүзе әлеге карарга каршы каты китереп сугарга тиеш иде. Аерым алганда, Абясов: «Мондый карар татар телен белмәүче мөселман кардәшләребезне кимсетә», — диде. Аның фаразлавынча, янәсе, Татарстанның Голәмәләр Шурасы мондый карарны татар милләтчеләре йогынтысында ясаган. Алга таба Мәскәү татары сентябрьдә Казанда үткәрелгән дин әһелләре җыены вакытында милләтне диннән өстен куеп, күбрәк милли мәсьәләләр хакында сөйләшүне тәнкыйть утына тоткан. Болардан тыш, ул үзенең ачулы чыгышында Голәмәләр Шурасының кайбер абруйлы әгъзалары турында начар сүзләр әйткән. Шулай да без аларга аңлатма бирүне кирәк, дип тапмадык, чөнки ул «соры журналистика»ның үрнәге.

Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров Татарстан дин әһелләрен шул рәвешле рәхимсез тәнкыйть итүне игътибарсыз калдыра алмады. Ул үзенең ислам порталындагы сайтында Шәүкәт Авясовның чынбарлыкка туры килмәгән тегермән белән көрәшүенә гаҗәпләнә. Нинди тегермән икәнлеге мәкаләнең «Күпмилләтле җәмгыятьтә вәгазьне фәкать татар телендә алып бару ярамый» дигән исеменнән үк күренеп тора. Ә бит бу хакта Батровның Татарстандагы кайбер мәчетләрдә мөфтинең рөхсәте белән татарча вәгазьләрне русчага да әйләндереп сөйләү мөмкинлеге турында әйтелә ләбаса. Шул рәвешле татар телен белмәүче мәхәллә халкының мәсьәләсе чишелә дә куя бит! Нәрсәгә ачуы кабара соң хөрмәтле Шәүкәт Абязовның? Бу әлеге эпопеяның барлык тамашачылары өчен дә сер булып кала. Күрәсең, мәкалә авторларына бу мәсьәләне яхшылап өйрәнергә кирәк иде.

Ләкин хәзер сүз алар хакында түгел. Татарстан Голәмәләр Шурасы әһелләренең карары җөмһүрият мәчетләрендә вәгазьләрне кайсы телдә алып баруның мөһимлеге мәсьәләсе хакында сөйләшү өчен сәбәп булып тора. Күп гасырлар буена вәгазьләр татарча алып барылган. XXI гасыр башында гына Казанның 2-3 гыйбадәтендә — «Борнай», «Әниләр» һәм Магистраль урамындагы мәчетләрдә вәгазьләр рус телендә сөйләнергә кереште. Кайбер хәзерге заман кешеләренә үзәк Россиядә төзелгән күпчелек мәчеткә мөнәсәбәтле рәвештә «татар мәчете» дигән сүзтезмәнең кулланылуы ошамый. Гафу итегез, әгәр дә аларны төзүчеләр дә, финанслаучылар да, шул мәчетләрдә динне алып баручылар һәм гыйбадәтханәләрне совет заманында саклап калучылар да татарлар булгач, бу иман йортларын тагын ничек дип атарга соң? Ә бит «төрек», «марокколы», «пакистанлы» һәм башка төрле булуы берәүне дә борчымый, ләбаса. Югыйсә, мәчетләрнең Татарстанда, Мәскәүдә яисә Самарада урнашуына карамастан, аларның ишеге берәүгә дә ябык түгел бит. Билгеле, Татарстандагы хәл Россиянең башка төбәкләреннән шактый аерылган булуын аңларга кирәк. Шуңа күрә биредә сүзебез татар мәдәниятенең һәм милләтенең үзәге булган Татарстан хакында бара.

Татар мәчете дигән дәрәҗәгә ирешү өчен ике шартның булуы мшҗбүри. Аның беренчесе — вәгазьләрне татарча алып барудан, икенчесе хәнәфи мәзһәбендә булудан гыйбарәт. Биредә башка дәлилләр кабул ителми. Ә инде мәхәллә халкы арасында шигыйлар, мәликиләр, шәфигыйлар һәм башкалар бар икән, алар тыныч кына үз йолалары нигезендә намазны укырга мөмкиннәр. Мәчетнең имамы һәм мәдрәсә мөгаллимнәре намазны хәнәфи мәзһәбендә алып барырга һәм вәгазьләрне татарча сөйләргә тиешләр. Һәм бу берничек тә шәригатькә каршы килми.

Мәчетләрдә татар телен куллануга каршы дәлил итеп бик еш кына Татарстандагы мәчетләргә Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Кавказ халыкларының йөрүен атыйлар. Алар өчен татар теле таныш түгел, билгеле. Монда бер искәрмә бар: татар теле Урта Азиянең күпчелек халкына (үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, төрекмәннәр, үзбәкчә сөйләшүче таҗиклар) аңлаешлы. Дөрес, кайбер мөселман әһелләренең сүзләрендәге бу уңайдан борчылуны кабул итәбез. Шуның өчен дә Татарстан башкаласының берничә мәчетендә вәгазьләрне русча сөйләү рөхсәт ителгән. Биредә шундый мәсьәлә бар: ә нигә бу мөселман эшлеклеләре рус телен начар белүче татарлар турында кайгырту белдермиләр? Мин биредә татар әбиләрен һәм бабайларын күз алдында тотам. Республика мәчетләренә алар да чит илләрдән килгән мөселманнардан сан ягыннан ким яшәми ләбаса! Биредә сүз барыннан да элек совет режимының рәхимсез басымына карамастан, иманнарына хилафлык кылмаучы, мәчетләр төзүче, китапларны тотучы өлкән буын турында бара! Бер сүз белән әйткәндә, монда сүз безнең өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү хакында.

Ни өчен без Кавказдан һәм Азиядән килгән кунакларга ярашу йөзеннән, үзебезнең татар теленнән ваз кичәргә тиешбез? Юк, юк һәм тагын бер кат юк! Бу зыянлы татар мантыйкы безне, барлык татарларны, рус теленә күчәргә мәҗбүр итмәкче була. Татар теленең дошманнары татар милләтчеләре милләтне диннән өстен куя, дип лаф ора. Икенче флангтан космополитик исламчылар динне милләттән өстен кую турында белдерәләр. Ни өчен безне шундый сайлау алдына куялар соң? Безгә, яшь мөселманнарга, ислам һәм милләт бүленми торган бербөтен нәрсә, шуның ике яртысы. Әгәр дә без татар мәдәнияте турында әйтәбез икән, исламны күз алдына китерәбез. Инде ислам турында сөйләгәндә татар мәдәниятен күзаллыйбыз. Биредә хәмергә, зинага, оятсыз булмаган чын татар мәдәнияте турында сүз бара.

Бервакыт минем кулыма 1920 елда дөнья күргән пропаганда кәгазе килеп иреште. Анда хакимияткә килгән большевиклар татар егетләренә һәм кызларына музыкаль кичәләрдә катнашып танышу өчен авыл клубларына килергә чакырганнар һәм моны үзләренең казанышлары, дип атаганнар. Ул чагында әлеге хәл заманча һәм тәрәккыят (прогресс) буларак тәкъдим ителгән. 80 ел вакыт узганнан соң, мондый тәрәккыятнең нәрсәгә китергәненә нәтиҗә ясап була инде. Хәзер татар егетләре һәм кызлары төнге клубларда танышып кына калмыйлар, анда исергәнче бергәләп эчәләр, оятсыз ләззәтләргә биреләләр. Совет хөкүмәтенә рәхмәт! «Тәрәккыят» күз алдында!

Коточкыч фаҗига шуннан гыйбарәт: татар мәдәнияте исеме астында безгә спиртлы эчемлек эчүче яшь кешеләрне төшергән оятсыз татар клипларын, сәхнәдә ярымшәрә күлмәкләр кигән татар җырчыларын һ. б. күрсәтә башладылар. Әйе, татар тормышына ислам дине кайтырга кереште, Казан мәчетләр җомга намазлары вакытында кешеләр белән тулы була хәзер. Шулай да сез татар концертларына, спектакльләргә һәм дискотекаларга күпме кеше йөргәнен карагыз. Шунда дин өлкәсендә башкарасы эшләрнең әле бихисап икәнен аңларсыз. Бервакыт «Мәрҗани» мәчетендәге бәйрәм намазыннан өйгә кайтып барганда, миңа Г. Камал исемендәге театр яныннан узарга туры килде. Анда бу вакытта танылган татар җырчысының концерты бара иде. Бу мизгелдә мин мәчеткә күп булып килгән мөселманнарны уйлап, истирәхәт хисләре кичердем. Әмма театр бинасы янындагы машиналарның, кешеләрнең күплеген күргәч, мондый тойгыларым сүрелде. Һәркем үзен халкы өчен җаваплы сизәргә тиеш һәм бу тулысынча ислам рухына туры килә. Бәйрәм намазы вакытында татар концертына яисә спектакленә киткән кешеләр татар телен яхшы белүчеләр. Безнең бурычыбыз аларны мәчеткә китерүдән, исламның гүзәллеген күрсәтүдән гыйбарәт. Нәкъ иң якын һәм аңлаешлы туган тел ярдәмендә безгә һәр татар кешесенең йөрәгенә үтәргә мөмкин. Биредә эш бихисап күп, үсү өчен мөмкинлек бар. Һәм менә шушы язмышыбызны үтәгән өчен безне милләтчелектә гаеплиләр. Аллаһтан куркыгыз, әфәнделәр! Татарстанның Гоәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров: «Татарлар өчен мәчетләр динне торгызу үзәге генә түгел, милли тормышның үзәге дә. «Бу факторны исәпкә алмау дөрес түгел», — дип билгеләп узды. Бик төгәл искәртү. Раббыбызның ихтыяры белән тарихи яктан шулай килеп чыккан ул! Һәм моның белән исәпләшергә туры килә. Татар телле татарлар русча сөйләшкән мәчетләргә бармаячаклар. Алар моны кабул итмәячәк, кире кагачак. Вата-сындыра русча сөйләүче имамнар да рус телендә сөйли микән? Сез аларны игътибар белән тыңлап карасагыз иде! Бу бит рус теленә пародия! Гыйлемле кешене бу хәл фәкать читкә этәрә.

Ислам өчен милли мәдәниятнең әһәмияте юк дип раслау демагогия булып тора. Мондый фикерләрне кайсы флангтан ишетергә туры килүен сизәргә була. Ә менә татар мәдәнияте белән исламның никадәрле үзара бәйләнгән һәм алар никадәрле бер-берсен тулыландыруын татар халкының үткәнен, хәзергесен яхшы белгән гыйлем ияләре генә аңлый ала. Моны, әлбәттә, уртача акыллы булган ваһһабчы элементлар аңларга сәләтле түгел. Шуны аңлау зарури: безнең илдә ваһһабчылык барыннан элек рус телле.

Шунысы куандыра: Татарстандагы мәчетләрдәге мәхәллә халкының күпчелеге ана телен бик яхшы белә. XX гасыр башында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай «Китмибез без» дигән шигырь язган. Менә хәзер дә бөтен кеше ишетерлек итеп: «Китмибез! Без мәчетләрдән дә, диннән дә китмибез. Без үз мәдәниятебезнең үзәген, милләтнең воҗданын Көнбатыштан да, Көнчыгыштан да хәрәкәт итүче глобализациягә йотарга ирек бирмәбез», — диясе килә. Безнең алда эшләр чынлап та күп әле, милләттәшләр. Әгәр безгә бу мәсьәләдә булышсалар, аларга: «Үзебез булдырабыз!» — дип җавап бирәбез.

Ирек МӨХӘММӘТҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе