Беренче укытучым - ул минем кадерле әбием

Укытучы…. Кем соң ул? Укытучы минемчә - ул бала куңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыклары салучы. Һәр кешенең яраткан, күңелендә бары матур, якты маяк булып калган кадерле укытучысы

БӘЙЛЕ
2010 Окт 14

Укытучы…. Кем соң ул? Укытучы минемчә - ул бала куңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыклары салучы. Һәр кешенең яраткан, күңелендә бары матур, якты маяк булып калган кадерле укытучысы була. Минем дә яраткан, аң-белем бируче, тәрбияче хәм шул ук вакытта мине яратучы, беренче укытучым хәм минем өчен кадерле бик тә якын ул минем әбием — Хәмидуллина Индусә Салих кызы.

Мине, әбием,моннан бик күп еллар әлек 5-6 яшьтән укуга әзерли башларга кереште.Кулыма беренче мәртәбә ручка тоттырып, язарга,укырга өйрәтте. Миңа сүз, иҗек өстендә әшләп, бер ел әчендә бөтен әлифбаны белеп, йөгереп укырга да өйрәтеп өлгерде.Мине шулай,шундый әзерлек белән тәүге тапкыр белем йортына әзерләп китерде. Әбием белән башлаган изге әшне дәвам итәм.

Быел тугызынчы сыйныфта укыйм.Инде шактый еллар узган. Купме укытучылар алышынган, барысы да кадерле… Ә менә беренче тапкыр мине гыйлем диңгезенә керткән беренче укытучым дип зур горурлык һәм ихтирам белән сөекле әбиемне искә алам .Жыйнак гәүдәле, гадел,әмма бик принципиаль һәм сүзендә нык торучы кадерле әбием,миңа язарга, санарга, кул эшенә, йорт эшенә һәм дингә дә өйрәтүенә чын куңелдән яратып түбәнчелек белән баш иеп , рәхмәт әйтәм.

Әбием минем гайләдә тәрбияләу эшенә нык әһәмият бирде. Әти-әниемә дә гел әйтеп килә «Гайлә тәрбиясен мәктәп тәрбиясе белән бергә алып барыгыз, бу минем сүзләрем генә тугел, ә атаклы мәгьрифәтче Константин Дмитриевич Ушинский сузләре дә» — ди. Әбием гомеренен бик күп елларын укытучы хезмәтенә багышлаган. 1939нчы елда Мөслим районы Исәнсеф авылында Шамсиев Салих гайләсендә , дөньяга килгән икенче бала булып .

Әтисен бер генә мәртәбә курергә дә язмаган.Сугышка китеп шуннан кайтмаган. Дөньяның ачысын — төчесен күп курсә дә , югалып калмаган, бөтен ихтыяр көчен җигеп,тормышта үз урынын үжәтләнеп эзләгән һәм аны тапкан бәхетле кеше дә.Ул әүвәл урта белем,соңрак югары белем алуга ирешә.Иң мөһиме-күңеле түрендә яшеренеп яткан бөтен кешегә дә бирелми торган ,дөньяви хезмәтнен дә ин авыры хәм ин кирәкле ,тынгысыз хезмәт, укытучы эшен сайлый.

Әбием узен сынатмый,табигатенә хас үҗәтлек белән үр артыннан үрләрне яулый бара.Язмыш аны тагын сыный,кадерле әнисебу дөньядан фани дөньяга күчеп күп тә үтми , дүрт баланы калдырып ире дә вафат була. Бөтен кыенлыкларны узып,хезмәтен дәвам итә. Хезмәтенә күрә хөрмәтедә була.Куп санлы мактауга һәм хезмәт ветеранына,бик күп бүләкләргә лаек була.Хәзерге көндә әбием лаеклы ялда оныкларын тәрбияләргә булыша.Аның яраткан дүрт кызы да үз тормышлары белән яши.Сигез онык һәм оныкчыклары.

Аның педагогик хезмәтләрендә тәртип мәсьәләсе дә үзәктә тора,өлкәннәргә хөрмәт итәргә, кечкенәләргә игьтибарлы булу, әдәплелек, кунакчыллык-бу сыйфатларны эшендә генә түгел безне тәрбияләгәндә дә беренче урынга сайлап кулланды.Әбием таләпчән,укытуны һәм ялны дөрес оештыра иде.Төрле әкиятләрне,шигырьләрне ул укыганда йотлыгып тынлый идем.Ул әкиятләрдә гаделлек, батырлык, дөреслек, матурлык турында сөйләнә. Менә шушы әкият «мажаралары» өченә алып керә иде. Әгәр дә ул яхшылык эшләсә, аңарга охшарга тырышырга,әгәр дә ул начарлык эшләргә җыенса ,алай эшләмә ярамый дияр иде.

Без бит балалар, никадәр кечкенәрәк булсак,шулкадәр башкалар урнәгенә тизрәк иярәбез. Менә шуны өчен тәрбияне минем әбием кечкенәдән үк башлагандыр да инде.Миңа һәрвакыт көч, дәрт биреп торды һәм тора , кызыксынган сорауларым булса ул ярдәмгә ашыкты, вакытым юк димәде, киресенчә кызыксынучанлыгымны уятырга, әйләнә-тирә белән таныштырыга һәм ,ахыр чиктә, хисләремне ясалма әхлак кагыйдәләре белән бозмыйча ныгытырга тырышты.

Табигатькә алып чыккач та аңлаешлы гади һәм ачык тел белән бирелеп аңлата иде. Күк йөзенең матурлыгын,ел фассылларының ничек алышуын,һава торышларнын ничек узгәрүен, кошларның кайсы якктан кайту һәм китүләрен, ничек җырлауларын, йокының әһәмиятен бал белән сөт эчереп, тешләрне ничек чиста тотарга, юып курсәтуен,кеше сәламәтлеге өчен физик күнегүләрнең кирәклеген, азыкның кибеттәге матур тышлыкларга кызыкмыйча, үзен үстергән, пешергән,тәмле,хуш исле ризыклар белән тукланунын,чишмә суларының, саф чиста һәм кадерле мәсьәләләренә зур тирән һәм аңлаешлы итеп минем күңелгә сеңдергән.

Хезмәт сөючәнлек һәм хезмәткә ничек сәләтле икәнлегемне кызыксынып һәм шулук вакытта уенга кызыксынган вакытта, балаларча минем белән уенга бирелә иде.Ә мина анын белән уйнау рәхәт иде, уенга дәртем зурая иде һәм менә шул дәртне әбием канәгатьләндерергә булышада иде инде. Әти-әниемә дә еш кабатлый балаларыгыз әшләп уссеннәр, физик тәрбияне, аны акыл хезмәте белән аралаштырыгыз дип әйтә иде һәм хәзер дә әйтә.

Тикмәгә генә олуг мәгьрифәтчебез әйтмәгәндер «ата-ана агачның нигезе булса балалар шул агачның җимешеләре булып торалар.Агач яхшы уссә, аның жимешләре дә яхшы була» дип. Яраткан әбиемне, беренче укытучымны оныклары, балалары, укучылары һәм эшләгән коллективы гына түгел бөтен авыл халкы ярата һәм хөрмәт итә.

Анын киң куңеллелеге, барлык кешеләр белән дә яхшы мөгамәләдә булуы,алар белән ягымлы сөйләшүе, гел яхшылык әшләргә әзер торуы,юмартлыгы ,хезмәт сөючәнлеге, тугырылыклы булуы белән сокланам һәм горурланам!

Бик тиздән кадерле булган әбиемнең туган көне . Аңа ноябрь аенда, 71 яшь була. Син һәрчак безнең сабыр булдың, яхшылыклар гына әшләдең. Безгә кылган изгелекләреннен әжерен курергә насыйп булсын. Намазларында укыган барлык яхшы теләкләренң кабул булсын.Сәламәтлек, җан тынычлыгы,хәерле гомер телим.

 

Ак кәгазьдәй минем кунелемә

Язмышларны башлап яздың , әбекәем син.

Өмет тулы күпме оныкларыңа

Яшәу чаткылары салдың син.

Кайгыртып гел безнен кайгыларны

Безнең янәшәдә яшисен

Сиңа озын гомер бирсен Раббым!

Рәхмәт сина ,безнең өчен иң хөрмәткә лаек кеше син!

Иң яраткан әбиемә Әхмәтшина Айгөлдән


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе