Нигә, әни...

Бу вакыйга гадәти генә татар авылында булды. Кызганыч ки, диннән читкә борылып, гасырлар буена мөселман булып йөрсәк тә, кешелек кыяфәтен югалта бардык. -Әни! - дип кычкырып калды Артур куртка

БӘЙЛЕ
2010 Окт 07

Бу вакыйга гадәти генә татар авылында булды. Кызганыч ки, диннән читкә борылып, гасырлар буена мөселман булып йөрсәк тә, кешелек кыяфәтен югалта бардык.

-Әни! - дип кычкырып калды Артур куртка кигән кыскарткан чәчле ерагаеп баручы яшь кенә хатын артыннан. - Әни!

Ләкин бу ана кеше ерагайганнан ерагая барды. 20 метр юл үткәч кенә туктап калды.

-Әни! - дип тагын бер кат кычкырды малай, ләкин тегесе, бер минуттан артык басып торганнан соң, тагын китеп барды һәм күздән дә югалды.

Артурга әле 6 яшь кенә, ләкин аның балалык йөзендә кайгы билгеләре күренә дә башлады. Җил аның дулкынлы чәчләрен уйнатты, юеш күзләр еракны күзәтте, ә иреннәре акрын гына: "Нигә, әни?" дип пышылдады.

-Әйдә киттек, Артур, -дип, малайның кулын тотты 75 яшьлек карт хатын-кыз. -Киттек, елама инде.

-Әбием, ни өчен әни бездән китте?

-Киттек, кайтыр әле. -Кайчан?

-Тиздән, Артур, бик тиздән.

-Ләкин ана кеше 1 айдан соң да, бер елдан соң да кайтмады. Сабый бала һәрвакыт аны көтте һәм газизәнисенең кайтачагына чын күңелдән ышанды. Көткән вакытта үз-үзенә ныграк бикләнде.

Бу вакыйгага кадәр 7 ел элек Артурның әтисе Альберт үзенең тормышындагы хыялын -Фәридәне очратты. Бик тиздән алар өйләнештеләр. Бер яктан караганда, алар бер-берсен яратучы бәхетле парлар иде. Ләкин тышкы як алдаучан була, шуңа күрә, беренче хисләргә бирелергә кирәкми дә.

Фәридәсенең алдаганын Альберт зөфаф кичәсендә генә белде.

-Ничек син мине алдый алдың? -дип акрын гына, үзен тыныч тотып әйтте ул.

-Нәрсә булды сиңа, Альберт? - дип, йомшак кына назлы тавыш белән сорады һәм аның муенына асылынды. Күңелендә аны алдалап йөргәннәрен тойды, ләкин хисләр акылын сукырайтты.

"Булса соң? - дип уйлады ул. -Хәзер ул хатын минеке ич".

Ләкин барысы да ул уйлаганча барып чыкмады. Туйдан соң бер ай вакыт узгач, Фәридәсе өенә соң гына кайта башлады. Ир-ат нервлана башлады, картайган әнисе дә: "Ул сиңа тиң түгел бит" - дип әйтеп килде. Ләкин еш кына була торган гаиләдәге ызгышлар мәхәббәт уеннары белән тәмамланды.

Альбертның бөтен нәрсәгә дә ышанучы йөрәген алдавы җиңел.

-Кайда син булдың? - дип сораштыра башлады ул.

-Нәрсә син, матуркаем, миңа

ышанмыйсыңмы әллә? - дип, елмаеп, сорауга сорау белән җавап бирде хатыны.

-Тик шулай да?

-Эштә тоткарландым, Альберт, шулай ук, автобуслар да бик сирәк йөриләр, тукталышта бер сәгатьтән артык басып тордым.

-Ләкин Игә кадәр түгел ич, - дип сәгатенә күрсәтте.

-Мине сораулар белән интектергәнче, башта ашарга бир, чөнки мин бик ачыктым.

Ир-атның сораулары бетте, эзләре дә калмады. Берничә минуттан соң алар өстәл артында утырдылар, ә беркадәр вакыттан соң йокы бүлмәсендә иделәр.

Фәридәнең йөкле булуы бик тиз арада беленде. Альберт бу хәлне бөтенләй көтмәгән иде.

-Ий балам, бөтенләй башыңны югалттың бит? - дип, әнисе ешрак

әйтә башлады бу никах турында. -Әни, син тыкшынма, бу синең эшең түгел, - дип, менә шулайрак җавап бирде.

-Йа Раббым, малаем акылына килсен иде, - диде. Әби кеше үз бүлмәсенә кереп китеп, сәгатьләр буе утырып чыкты.

Вакытлар үтте, матур хатынның серләре ачылды. Беркадәр вакыттан соң, ягьни 5 айдан соң, Фәридәсе декретка чыкты. Альберт бик бәхетле иде. Көннәр буе хатыны өчен эшләп йөрде. Кайвакытта аның янына әнисе килеп, үзенекен исбат итәргә теләде:

-Бу синең балаң түгел бит. Айлар туры килми.

-Минеке, әнием, минеке. Мондый сөйләшүне хатыны да ишетте.

-Бу карчык нәрсә тели ул? — дип, иренә сорау бирде.

-Бу карчык түгел, ә минем әнием, - диде ире.

-Минем сабырлыгым бетте, -дип ачуланган кыяфәттә дәвам итте Фәридә. - Сайла - минме, әниеңме!

-Мин ничек сайлый алам инде?

-Мин үз сүземне әйттем, әгәр ул моннан күченеп китмәсә, үзем китәм.

Ир озак көттермәде. Икенче көнне әни кеше, чемоданын тотып, берүзе яшәгән сеңлесе янына күчте. Бала чыннан да иртәрәк туды. Ләкин Альберт өчен бу мөһим түгел иде. Малайга Артур дип исем куштылар. Ир-ат хәзер баласын карый башлады. Ул аны үз баласы шикелле күрде. Балага бер яшь булгач, Фәридә тагын өйдән китә башлады. Хәзер ул бер атнага югалып торды. Альберт сабыр итте.

Болай 6 ел дәвам итте, ләкин 4 соңрак ул авариягә эләгеп, вафат булды. Артур аны бик яратып өлгерде һәм елады. Альбертның әнисе дә елады. Фәридә генә бер күз яшен дә тамызмады.

Ирен күмгәннән соң, әби кеше янына килеп:

-Бала синең белән калсын инде, -дип әйтте.

-Әлбәттә, миндә, - диде әби. Фәридә киткәч, Артур: "Әни!" -дип кычкырып елап калды.

Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе