
Татар халкының бөеклеген, талантлы булуын дәлилләүче һәм XX гасыр башы шигъриятенең йөзек кашы булган Тукай белән милли хис төшенчәләре арасында беренче карашка катлаулы проблема юк кебек. Чөнки Габдулла Тукайның шигъри мирасы татар халкына гына түгел, бөтен төрки дөнья шигъриятенә, милли аң үсешенә керткән саваплы өлеше турында саллы һәм җитди эзләнүләр дә, әйтелгән фикерләр дә шактый. Бүгенге демократия чорының соңгы казанышы – фикер хөрлеген җиткерүдәге уңышы – Тукайга карата халыкка ачылмый калган соңгы гөнаһ пәрдәсен – дингә мөнәсәбәтен дә турыдан-туры әйтергә мөмкинлек тудырды. Бу мөһим казаныш. Чөнки коммунистик идеологиянең (идеологиянең генә микән) үз-үзен корыткан иң зур җитешсезлеге дингә каршы көрәшү һәм шушы юлда Габдулла Тукайны да үз әләменә әверелдерүгә тырышу иде. Тукайның дингә, җәмгыятьтә диннең кеше рухына йогынтысы, хәтта дәва көченә ия кыйммәтләре булуына багышланган шигырьләре дөнья күрде, халыкка кайтарылды.
Тукай һәм дин тоурында сүз башында ук искәртү очраклы түгел. Дин – милли хиснең мөһим компоненты. Ә ул – үз чиратында, татар халкын гына түгел, башка төрки һәм төрки булмаган халыкларны да берләштерүче көч. Халык шагыйре, милли шагыйрь дәрәҗәсенә, икенче төрле әйткәндә, классик поэзия югарылыгына күтәрелгән шагыйрьләрнең бөтен көче дә шунда: алар диннең объектив роленә дөрес мөнәсәбәт күрсәткәннәр һәм күрсәтәләр. Ә дингә хезмәт итеп тә, эшенә ихлас, эчкерсез карамаучылар үтергеч тәнкыйтькә алына икән, дин, халык, милләт әхлагына тап төшерүче андый “изгеләр”дән җәмгыятьне чистарту шагыйрьнең намус эше итеп кенә карала. Дөрес, әлеге мөнәсәбәт аша шәхси тормыш шактый катлаулана да төшә, чөнки каршы як мөнәсәбәт тә көчәя төшә. Габдулла Тукай милләтнең иң мәшһүр җан сакчыларыннан берсе булды.
Тарихи яктан караганда, беренчеләрдән булып “милли хис” төшенчәсен XX йөз башында татар шигъриятенә Тукай алып керә. Хәтта шигырьләренең исемнәреннән үк бу ачык күренә: “Милләт”, “Милләтчеләр”, “Милли моңнар”, “И каләм!”, “Татар кошы сайрый” һ. б.. Шуларга өстәп, мәкаләләрен дә кертсәк, Тукайда “милли хис” төшенчәсенең очраклы гына булмавы күзәтелә.
Тукайның милләт күгенә күтәрелүенә барлык алшартлар да – тарихи, психологик, педагогик, иҗтимагый – туры килгән булып чыга. Мәсәлән, аның буыннан-буынга, әтисе һәм әнисе ягыннан да, мулла, ягъни укымышлы нәселдән булуы уңай генетик нигез булса, кадерсез, иркәсез, мохтаҗлыкта үткән балачагы һәм берөзлексез яшәү мохитенең алмашынып торуы кешеләргә карата сынаулы карашның көчәюенә, икенче төрле әйткәндә, уңай һәм тискәре эмоцияләрнең кискен тайпылышлары аның акыл эшчәнлегенең сабый чактан ук киеренке халәткә күчүенә этәрә. Ә ирексездән татар тормышын чиксез күп яссылыктан күзәтүе (Казан арты – Казан – Җаек (Уральск) – Санкт-Петербург – Әстерхан – Уфа һ. б.) шулай ук аның дөньяви карашларына көчле эмоциональ җирлек тәэмин иткән. Шуларга өстәп, заманның иң алдынгы яшьләре белән аралашу да Тукайның хисләрен үткенләгән, уйларын чарлаган, дияргә нигез бар.
Биредә, иң мөһим алшартларның берсе итеп, шагыйрь иҗатын халыкка җиткерүче вакытлы матбугатның киң үсеш алуын искәртү кирәк. Матбугат, бер яктан, милли аң үсешен тизләтсә, икенче яктан, Тукайның үзен дә “милли шагыйрь” дәрәҗәсенә күтәрүгә лаек өлеш керткән сәбәпләрнең берсе һәм иң куәтлесе.
Шулай итеп, тарихи алшартларның, ягъни татар халкының яңа иҗтимагый-социаль, икътисадый формациягә керүе, Габдулла Тукайның милли шагыйрь булып җитешүенә җирлек тудырган, дип ышанып әйтә алабыз. Ә милли күктәге кояшка әверелгән шагыйрьнең милли хисләре дә шифалы җылытуы табигый кабул ителә.
Хәзер Тукай иҗатында милли хис чагылышын билгеләүче берничә күзәтүгә тукталыйк.
1. Шагыйрь иҗатында һәм тормышында милли хиснең елдан-ел көчәюе ана теле – татар теленә мөнәсәбәтендә ачык күзгә ташлана. Билгеле булганча, Тукай иҗатының баштагы чорында авыррак телдә, ягъни төрки-гарәп-фарсы-татар теле кушымтасында яза. Мисалга кечкенә генә анализ-күзәтү ясыйк. Шагыйрьнең 1985 елда дөнья күргән биш томлыгының беренче томында урнаштырылган 152 шигырь-поэмаларның (1905–1908 елларда язылган) 30ын томны әзерләүчеләр татарчага тәрҗемә итеп бирергә мәҗбүр булганнар. Тәрҗемә ителгән шигырьләрне дә аңлау кыен булганнары шактый. Мәсәлән, очраклы гына алынган “Шагыйрьгә” дигән ике юллы алты строфадан торган шигырьгә генә дә сигез искәрмә бирелә.
Менә шагыйрь 1907 елда: “И Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан!” хисләрендә Казанга кайта һәм, янә Казан арты авылларында булып, “күп гыйбрәтләр вә хиссиятәр” ала. Санкт-Петербургтагы “Нур” газетасы “Пар ат”ны “халык телендә язылган, әдәбиятыбызны баетучы уңышлы шигырь», дип бәяләгән булса, Тукай алга таба үзе, аңлы рәвештә шушы игелекле юнәлешне дәвам иттерә. Әлеге фикернең иң югары күрсәткече булып:
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!..
И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!”
(“Туган тел”, 1909)
кебек юллары туа.
2. Милли хискә нигез сабыйлыктан башлап, бөтен балалык һәм үсмерлек чорында салына. Бишек җыры, такмаклар, әйтем, табышмаклар, халык әкиятләре, шуларга өстәп, балалар өчен язылган шигырьләр – барысы да милли хиснең тууы, үсүе өчен мөһим җирлек булып тора, аның нигез ташын тәшкил итә.
Тукай фольклорның шифалы көчен, һичшиксез, яхшы аңлаган. Үз иҗатында халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган әсәрләрнең кабатланмас үрнәкләрен бирә. Балаларга багышланган шигырьләрендә табигатьнең шигъри серләрен күзәтүдән башлап (“Җир йокысы”, “Иртә”, “Куян”, “Яз хәбәрләре”, “Карлыгач” һ. б.), балада рухи мотивлар, омтылышлар тудыру теләгеннән язылган, табигать персонажлары аша кешеләр һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне җиткерү кебек киңкырлы эчтәлек, тематика тәкъдим ителә: “Эшкә өндәү”, “Күгәрчен”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәхес”, “Арба, чана, ат”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кышкы кич”, “Сабыйга” һ. б..
Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,
Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман.
(“Эш”)
Аһ, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул!
(“Кызыклы шәкерт”)
Көче күп, тырнагы үткен, явыз ул,
Зәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул.
(“Күгәрчен”)
3. Тукай иҗатында милли хис көрәш идеясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу – бигрәк тә кайбер дин әһелләренә карата булган мөнәсәбәттә күзәтелә. Тукай дин әһелләренең дә иң кадимче, милләт аңын һәм тормышын артка сөйрәүчеләренә бөтен нәфрәтен, үткен каләмен юнәлдерә. Чөнки милләтне дә, динне дә сафландыру – аның изге теләге. Тукай өчен дин – изге төшенчә, олуг хис. Дин милләтне берләштерүгә, сафландыруга, гыйлем ияләрен тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертә. Шунлыктан, үзен дингә, Аллаһка түгел, ә динне үз мәнфәгатьләренә кайтарып калдыручылар белән Тукай рәхимсез булган. “Ысулы кадимче”, “Муллалар”, “Мулланың зары”, “Ишан”, “Былтырның хисабы” һ. б. язмалары шуңа мисал:
Ишан әйтер: “Үкермә,
Мин синнән дә бай әле:
Минем чалмам астында
Ат урларга җөгән бар...”
(“Мактанышу”).
4. Тукай – авыл халкы язмышын үз күзләре белән күргән, шаһиты булган шагыйрь. Татар авылы, аның проблемалары Тукай иҗатының аерылгысыз өлеше. “Авыл мәдрәсәсе”, “Авылда авырып яту”, “Бәрәңге вә гыйлем”, “Буран”, “Авыл халкына ни җитми?” һ. б. шигырьләр – шуңа ачык мисал.
Авыл халкына булган мөнәсәбәт Габдулла Тукай иҗатында милләт язмышына кадәр күтәрелә. Бу – аңлашыла да. Чөнки, беренчедән, татар халкының күп өлеше авылларда җан сакласа, икенчедән, укымышлы, зыялы кешеләрнең дә шактый өлешен, бигрәк тә язучы, шагыйрьләрне, татар авылы тудыра килде. Татар авылы турында уйланулар Тукайны ахыр чиктә авыл кешесен буып торган көчләрдән арындыру уена, милләтне тулы канлы башка милләтләр белән бертигез дәрәҗәдә күрергә омтылу хисенә этәрә.
5. Татар хатын-кызы – Тукай иҗатының мөһим өлеше. Ә кайда татар кызы – анда сөю, мәхәббәт лирикасы:
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы,
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Әдәбиятта “лирика”, дип аталган шигъри хисләр Тукайның “Сөеклемнең кабер ташында”, “Исемдә”, “Булмаса”, “Актык тамчы яшь” кебек шигырьләрендә чагыла. Ләкин ул вакыттагы татар тормышында, баладан алып шагыйренә кадәр бәхетсезлек хөкем сөргән җәмгыятьтә татар хатын-кызы гына бәхетле була алыр идеме икән? Табигый, Тукай язган мәхәббәт шигырьләрендә онытылып сөю хисләре аз. Ул күбрәк татар хатын-кызының азатлыгы мәсьәләләре тирәсендә хис куерта: “Фөрьяд”, “Хатыннар хөррияте”, “Эштән чыгарылган татар кызына” кебек шигырьләре шуңа мисал.
XX йөз башында милли хиснең шигъри башында Тукай булу – татарны гына түгел, барлык төрки халыкларны тергезерлек, уятырлык һәм хәрәкәткә китерерлек шифалы көчкә тиң вакыйга иде.
Нарим ИХСАНОВ,
мәгариф ветераны