
Татар халкы элек-электән үк укымышлы кешеләргә, алыштыргысыз шәхесләргә бай булган. Шиһабетдин Мәрҗание, Габдулла Тукае, Фатих Әмирханы булган кебек, аның халык арасында аз гына да танылу ала алмаган, әдәбият мәйданына чыгып, якты йолдыз булып янарлык мөмкинлеге булмаган шәхесләре дә байтак. Бәхетебезгә күрә, бүгенге көннәрдә шундый язучыларыбызны барлый башладылар, аларның иҗаты белән кызыксынучылар артты. Моңа кадәр бер дә укылмаган әсәрләре табылып, аларның үзенчәлекләрен өйрәнү, фәнни тикшеренүгә җирлек булып хезмәт итә башлады.
Язмамны болай башлап җибәрү безнең гаиләбез өчен мөһим булган бер вакыйгага килеп тоташа. 10 нчы сентябрь көнне әтиемнең дәү әтисе, Казан шәһәренең почётлы гражданы, мөхтәсиб, мулла, дин галиме, шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның тууына 140 ел тулды. Ул үз чорында бер тиен акчасы булмаган хәлдә Бохарага укырга китеп, күренекле кешеләрдә белем алып кайтып, Казанның 6 нчы мәчетендә имам булган галим. Яшь мулла бик тиз шәһәр мөселманнарының актив җәмәгать эшлеклесе булып танылган була. Аның эше 1905 нче ел революциясе алды көннәренә кадәр татарлар арасында җәмәгать эшләрендә активлык, әзерлекле юристлары булмаган шартларда судка, идарә бүлекчәләренә эше төшкән, телне, рус түрәләр холкын, гадәтен белмәгән татарлар исеменнән арадашчы вәкил (“ходок”, ”присяжный”) булып йөрүдән гыйбарәт була.
Ә ни өчен Әтнәгә кагылышы бар дигәндә, аның әтисе Шаһиәхмәт Иманколыйның бабалары чыгышлары белән Әтнә районы Мамыш авылыннан, бабалары затлы укымышлылар нәселеннән.
Шаһиәхмәт 1803 нче елда туган. Туган як мәдрәсәләрен үтеп, Бохарага укырга китә. 1834 нче елда Бохарадан кайтып, Кышкар имамы мәшһүр мөдәррис Фәиз бине Габделгазиз кызына өйләнә. Күренекле укымышлылар белән туганлашулар да олы нәселдән булуларын искәртә. Каенатасы Фәиз –күренекле укымышлы (К. Насыйриның әнисе ягыннан бабасы), Г. Курсави кайнатасы С. Шорданиның энесе була.
Туй көннәрендә Фәиз кинәт үлеп кала. Бохарадан яңа кайткан яшь кияү аның урынына имам-мөдәррис булырга тырышып караса да, абызагайлар – авыл укымышлыларының дини идарәгә буйсынуга каршы хәрәкәтләре җиңелеп-туздырылып юкка чыккан елларда, күренекле мәгариф үзәгенә әйләнүне генә кыйбла итә башлаган Кышкар бунтар укымышлылар төркеменнән чыккан мулланы мөнбәренә – мәдрәсәсенә якын китерми. Танылган байлардан саналган туганы Галиәсгар Баязид улы: “Мулла итеп Шаһиәхмәтне алсагыз, авылыгызга яңа мәчет һәм мәдрәсә салып бирәм, – дип, Ашыт халкын үгетләсә дә, алар да бу мулладан баш тартканнар. Урын эзләп ике еллар шулай интеккәч кенә, Галиәсгар бай компаньоннары Яңа Бистәнең Сибай байлар ярдәме белән энесен Казанның 8 нче мәчетенә имам итә алганнар. Шул рәвештә Мамыш бунтар муллаларының бер тармагы Казанга төпләнә.
Шаһиәхмәт Иманколыйны Яңа Сала авылы мулласы Закир хәзрәт Халиди кызы Нәфисә абыстайга өйләндерәләр, бу аның икенче хатыны була. Менә шул никахтан инде 1870 нче елның 10 нчы сентяберендә булачак шагыйребез Мөхәммәдсадыйк дөньяга килә. Ул үсмер чагында ук китапка гашыйк кеше була. Бохарада укып кайтып, имам булганнан соң, 1929 нчы елларда мөхтәсиблеккә (шәһәр муллалары арасында тәртипне күзәтүче) Яңа Бистә мулласын, ягъни Садыйк хәзрәтне сайлыйлар.
Садыйк Иманколый сәләтле бала булып, яшьтән шигърияткә тартылган. Аның 1914 нче елда туган кызы Нәзәкәт ханымның кулында әтисенең 1885 нче елда Бохарага укырга барганда иҗат иткән шигъри юлъязмасы саклана. Шигъри юлъязма саф, аңлаешлы татар телендә җиңел рифмалы, матур образлы телдә иҗат ителгән.
Мәдрәсә
(...) Анда булмас ошбу дөньяның кызыксыз уйлары
Бер дә калмас кайгылар , җан рәхәтедер мәдрәсә.
Нинди рәхәт дәмләр ирер анда кичергән заман
Яшь вакытларда тереклек зиннәтедер мәдрәсә.(...)
(“Мөнәҗәтләр”, 24 нче бит)
Моңарчы татар әдәбиятында рус патшаларының үлеменә мәрсия язу, тәхеткә чыгуларын шигырь белән тәбрикләүләр булмаган. Шагыйрь буларак, Садыйк Иманколый беренче адымнарында ук “киртә сикерүләрдән” башлый һәм бу аның әдәби миссиясенең тотрыклы үзенчәлеге булып кала. Ул , XIX йөзнең соңгы елларында ук дин галиме буларак та каләмгә тотынган. Г. Камал сүзләренә караганда (“Сайланма әсәрләр”, 3 т., 87 б.), 1905 нче елларга инде Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Коръән тәфсирен басмага әзерләгән була, аны бастыра алмыйча интегә. Ниһаять, 1910 нчы елда “Тәсһилел бәян фи тәфсирел Коръән” исеме белән, 744 нче битле зур китап итеп бастырып чыгара. 1996 нчы елда “Иман” нәшриятында бу китапның икенче басмасы да дөнья күрде. Бу тәфсир әле дә киң кулланыла, 2004 нче елда “Тәсһилүл бәйән фи тәфсирил Кур’ән” исемендә 4 бүлекле, тиражы 3000 данәле китап ДУП “Полиграфия-нәшрият комбинаты”нда басылды. Бу Коръән тәфсиренең җиңеләйтелгән аңлатмасы Казан мөселманнары телендә язылган һәм бик җиңел укыла.
Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның иҗади эшчәнлеге моның белән генә тәмамланмый. Аның күп кенә мөнәҗәтләре, газәл һәм касыйдәләре басылып чыкты. Шулай ук ул лексикология өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән галим.
Ислам руханиларын эзәрлекләү башлангач, Садыйк Иманколыйны да тынычлыкта калдырмыйлар. Мондый талантлылыкны кешегә тоталитарлык рөхсәт итә алмый. Гафу итә алмый. Садыйк хәзрәтнең тормыш юлы да фаҗигале тәмамлана. 1931 нче елда сыйнфый дошман, дип аны кулга алалар. 60 тан узган картның 1932 нче елның язында гаиләсенә язган бер хатында ул тоткыннарны этап белән Пермьга озатырга җыенуларын, чиргә егылган өчен үзен калдыру ихтималын хәбәр итә. Юк, калдырмыйлар, этаптан куалар. Карт, авыру кеше чыдый алмый, юлда өзлегеп, 1932 нче елның май аенда Красновишерский шәһәренең төрмәсендә вафат була. Халык аның гәүдәсен сорап алып каберлеккә күмә. Ләкин бу каберлекне дә кешелек кыяфәте калмаган властьлар бетереп, өстенә кәгазь комбинаты салалар.
Язмамны башлаганда әйтеп үткәнемчә, Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның быел 140 еллык юбилее. Шул уңайдан Әтнә районы Олы Мәңгәр мәктәбе аны искә алу кичәсен уздыруны планлаштыра. Әлеге мәктәптә күп еллар дәвамында актив эшләп килгән “Туган якны өйрәнү” музееның эзләнү эшләре бихисап. Алар халкыбыз өчен билгеле булмаган, ягъни иҗатлары “караңгылыктан” чыгып җитә алмаган шәхесләребезне барлыйлар. Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның юбилее сентябрь аенда булуга карамастан, әлеге чара кайчан үткәрелсә дә, дәү әтиемнең якты истәлегенә дога булып барып ирешәчәк.
Шулай ук 14 нче сентябрь көнне “Апанай” мәчете мәхәлләсендәге мәдрәсәдә, ягъни элеккеге Күл буе мәдрәсәсендә дә бу юбилей билгеләп үтелде. Аны оештыручы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб иде. Дин галименең иҗат эшчәнлеген, биографиясен өйрәнгән галим Мәсгут Гайнетдин дә әлеге кичәдә катнашты. Садыйк Иманколыйның лексикология өлкәсендәге эшчәнлеген ТГГПУ студенты Нияз Сабирҗанов яктыртты. Ә Рифат Сәләх, Рүзәл Әхмәдиев һәм Фәнил Гыйләҗев дин темасына кагылышлы шигырьләрен укып куандырдылар. Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның якты истәлегенә багышланган әлеге чара Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның Коръән сүрәләрен укуы белән тәмамланды. Соңыннан безне, кунакларны чәй өстәле янына чыкырдылар. Рәхмәт сезгә! Дәү әтиемнең рухына кылган догалар кабул булсын һәм ул догаларны укыган, аны хөрмәт иткән кешеләргә, әлеге чараны оештыручыларга әҗер-савабы тисен иде...
Иманкулова Гөлчирә,
ТГГПУның татар филологиясе факультеты студенты