Кирилл Разлогов: “Татар фильмын руслар да төшерә ала”

Мәскәүдән күренекле тәнкыйтьче, публицист, мәдәният белгече Кирилл Разлогов Казанда оештырылучы Халыкара мөселман киносы фестиваленең киләчәге өметле булачагына

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

Мәскәүдән күренекле тәнкыйтьче, публицист, мәдәният белгече Кирилл Разлогов Казанда оештырылучы Халыкара мөселман киносы фестиваленең киләчәге өметле булачагына шикләнми. “Кайбер фестивальләр бер-ике елдан юкка чыга, ә Казанда бу фестивальне инде алтынчы тапкыр оештыралар, аның киләчәге бар, ул үзенең урынын тапты дип уйлыйм”, - диде Кирилл Разлогов Казанга VI Халыкара мөселман киносы фестиваленә килгәч. Казанда Кирилл Разлогов студент яшьләргә лекция укыды, журналистлар белән очрашты һәм фестиваль программасына кергән фильмнарны карады.

“Фестивальне оештыручылар арасында быел үзгәрешләр бар икән. Фестивальнең исеме дә алышынган, ул хәзер “Алтын мөнбәр” дип аталмый, Казан мөселман киносы фестивале булып калган. “Алтын мөнбәр” дигән фестивальне аерым торгызырга җыеналар дип тә ишеттем. Мөселман киносы фестивале дигән атамага бәйләнүчеләр элек тә бар иде, хәзер дә бар. Мин, шәхсән, фестивальнең исеменә дәгъвә белдермим. Чыннан да мөселман киносы фестивальләре күп түгел. Фестивальнең эчтәлек ягыннан үсеше оештыручыларның “мөселман киносы” дигән төшенчәне ничек аңлавыннан тора”, - диде Кирилл Разлогов.

Ничек кенә булмасын, тәнкыйтьче фикеренчә, һәр фестиваль яшәсен өчен өч шартның үтәлүе кирәк: аңа җитди рәвештә финанслаучы, югары дәрәҗәдә оештыручы һәм фильмнарны сайлап алырлык белгеч таләп ителә. Шушы өч шарт үтәлгән очракта гына фестиваль яши ала, дип ассызыклый Кирилл Разлогов.

Узган ел «Алтын мөнбәр»дә Россия режиcсеры Вера Глаголеваның мөселман тематикасыннан ерак торган “Одна война” фильмы беренче урын алуына мөнәсәбәтен сорагач исә Кирилл Разлогов жюри белән килешүен әйтте. “Одна война” - соңгы елларда Россиядә төшерелгән иң акыллы фильмнарның берсе. Ул бик үзенчәлекле әсәр, гади дә, шул ук вакытта профессиональ башкарылган да, аның бәйләнер җире юк. Казанны фестивальгә шушы фильм тәкъдим ителүе белән котларга кирәктер. Хәзерге вакытта “Одна война” барлык халыкара фестивальләрдә Россия фильмнары арасында лидер булып тора”, - диде Кирилл Разлогов.

Кирилл Разлогов сүзләренчә, фестивальләргә фильмнар сайлап алганда еш кына әлеге төбәк өчен үзенчәлекле тоелган әсәрләргә тукталалар: “Оештыручыларны урта катлам җәмгыятьнең тормышы турындагы фильмнар кызыксындырмый. Ауропада, мәсәлән, шуңа күрә бүгенге көндә бигрәк тә Казахстанда төшерелегән фильмнар бик популяр, Россиянекеләргә исләре китми. Татарстан авылында төшерелгән “Бибинур” татар фильмы да фестивальләргә туры килә торган фильм”, - ди ул.

“Татар фильмы” дигән төшенчәгә дә Кирилл Разлогов үз фикерен белдерде. Татар фильмын кем төшерергә тиеш соң? Әйтик, Юрий Фетинг 2009 елда төшергән, быел мөселман киносы фестиваленең бәйге программасында катнашучы шул ук “Бибинур” фильмы – татар фильмымы? “Теге яки бу халык турында фильм төшерү өчен режиссерның һичшиксез шул милләт вәкиле булуы мәҗбүри түгел. Еш кына милләтнең үзаңы үзенчәлеген икенче бер башка милләт вәкиле аңлатып бирә ала. Гомумән, мин иҗатчыларны милләткә бүлмәс идем, чөнки алар күп төрле мәдәниятләрне үзенә сеңдергән кешеләр, төрле мәдәниятләргә яраклашып яши беләләр, һәм, иң мөһиме, иҗат кешеләре төрле милләтләр арасында тыгыз элемтәләр урнаштырырга сәләтле, - диде Кирилл Разлогов бу уңайдан. - Шуңа күрә дә татар фильмын бары тик татар кешесе генә тәкъдим итә ала, рус кешесе татарча фильм төшерә алмый дип әйтергә ярамый. Әле бит шуны беләбез: кайсы гына русны “кырып” карама - аңардан татарны “табып” була, дигән әйтем бар. Мәдәнияттә милләт бүлешү килешә торган эш түгел”.

Лилия Гаделшина

intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе