Мәккәдә еллар уза, бәрәкәт кала...

Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә иң билгеле изге урын Мәккә шәһәре дә үзгәрә... VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә иң билгеле изге урын Мәккә шәһәре дә үзгәрә... VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында тәкъдим ителгән "Посещение дома Бога" документаль фильмы әнә шундый сүзләр белән башланып китә. Һәм архив кадрлар ярдәмендә, төп герой – доктор Мартин Лингс (мөселманча исеме Әбүбәкер шәех Сираҗетдин) тарихы аша 60, 30 ел элеккеге, бүгенге Мәккә шәһәренә сәяхәт кылдыра. Шунда вакытның бары бер нәрсәне үзгәртә алмавын тоясың...

VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале сайлап алу комиссиясе вәкиле, "Посещение дома Бога" документаль фильмы режиссеры Овидио Салазар узган елгы фестивальләрдә дә катнашканы бар. Аның "Алхимик счастья" киносы "Исламга чакыруга өлеш керткән өчен” призына лаек булган иде. Быелгы фестивальгә режиссер конкурстан тыш программада күрсәтелгән "Посещение дома Бога" документаль фильмын алып килгән. Журналистлар белән аралашканда Овидио Салазар фильмдагы төп герой белән үзе арасындагы бер уртаклык барлыгына игътибарны юнәлтте – алар икесе дә Ислам кабул иткән европалылар.

Фильм доктор Мартин Лингс сөйләвенә нигезләнеп төшерелгән. Европа һәм гарәп илләрендә Мартин Лингс зур дәрәҗәләргә ирешкән инглиз суфый язучысы, галим, дәгъватчы буларак билгеле. 1983 елда басылып чыккан Мөхәммәт пәйгамбәр тарихы, биографиясенә багышланган хезмәте Исламга кагылышлы инглиз телендәге иң бай мәгълүматлы дини басма булып тора. Моннан тыш Мартин Шекспирны өйрәнгән галим буларак та зур танылу алган шәхес. 1909 елда Манчестерда дөньяга килгән Мартин Оксворд университетында белем ала. Биредә француз галиме, метафизик, фәлсәфәче һәм суфый Рено Генон тәгълиматлары белән таныша. Шул рәвешле аның Ислам дине белән кызыксынуы башлана. 30 яшендә беренче тапкыр хаҗ кыла. Аннары дистә еллар Каирда яши, биредәге университетта инглиз телен укыта, үзе исә гарәпчә өйрәнә. 1952 елда кабат туган иленә кайтырга мәҗбүр була. Лондонда суфыйларга кагылышлы докторлык диссертациясен яклый. Доктор Лингс башта Британия музеенда, аннары Британия китапханәсендә эшли. Монда ул шәрык кулъязмаларын, басма китапларын өйрәнү, саклау белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта, аның төрле диннәрне чагыштырып өйрәнеп язган хезмәтләре дөнья күрә. 1970 елларда ул икенче тапкыр хаҗ кыла. Бай, күләмле, тарихи кыйммәткә ия язма мирас калдырган доктор Мартин Лингс 2005 елны 96 яшендә мәрхүм була. Фильмда Мартин Лингс сөйләгәннәр раритет кадрларда чагылыш таба. Башта 40 нчы, аннары 70 нче еллардагы һәм бүгенге замандагы Мәккә, хаҗ кылучылар арасында шактый аермалыклар күренә.

Мартин беренче һәм икенче тапкыр хаҗ кылудан алган тәэсирләре белән уртаклашып, шул хакта тәфсилләп сөйли. Беренче тапкыр изге сәфәргә диңгез буйлап, пороходта барырга туры килгән аңар. Шактый зур кораб диңгездә чайкала, ә мөселманнар намазга баса, догаларын укый. Диңгез өстендә күтәрелгән давыл алар өчен үзе бер сынауга әйләнә. Ә барып җитәрәк инглизләргә тагын бер сынауны үтәргә туры килә. Аларның чын мөселманмы, юкмы икәнлекләрен тикшерү ниятеннән дини сораулар бирәләр. “Сораулар бик гади иде. Намаз уку тәртипләре турында, “Фатиха” сүрәсен яттан сорадылар... Шуннан миңа: “Исламда булуың белән котлыйбыз”, - диделәр. Мин дә аларга: “Сезне дә котлыйм”, - дидем, чөнки Исламны кабул итүемә инде 10 еллап бар иде.

Беренче тапкыр хаҗ кылганда Мәккәдә электр энергиясенең әле үткәрелгән чагы гына иде. Без палаткаларда йокладык. Тирә-юньдә ком чүле, бернәрсә дә корылмаган-төзелмәгән. Теләсә кайсы дин өчен ике үзенчәлек хас: бу дөньядагы илаһи ачыш һәм гореф-гадәт. Беренчесе – вертикаль, икенчесе – горизонталь яссылыкта. Горизонталь, ягъни хакыйкатьне гореф-гадәтләр аша мәңгеләштерү ул. Ә вертикаль үзенчәлеккә Мәккә ия. Мәккәдә Аллаһка турыдан-туры якынаясың. Монда Аллаһ йортында буласың. Икенче тапкыр килгәндә шәһәрдә бик күп үзгәрешләр күрдем һәм беренче тапкырдагы кебек үк тәэсирләнмәдем. Әмма хаҗ кылудан алган бәракат хисе үзгәрмәде”, - дип сөйләде доктор. Чыннан да фильм безгә дөнья, хәтта изге шәһәр дә яңарганны күрсәтә, ә нәрсә үзгәрешсез кала соң? Бары тик Аллаһка якынаю бәрәкәте, рәхәте вакытка буйсынмый. Режиссерның доктор тарихы аша әлеге фикерне җиткерергә омтылуы фильмны төшерүнең төп максаты булып тора кебек.

"Посещение дома Бога" вакыт һәм бәрәкәт төшенчәсен аңларга булышучы фильм. Журналистлар белән очрашу вакытында режиссер фильмның үзе өчен бик шәхси һәм яратып башкарылган эш булуын билгеләп үтте. “Мин инде 25 еллап Ислам тематикасына фильмнар эшлим. Бу кинода, башкаларында да кулланылган тарихи материаллар озак еллар дәвамында тупланган, очраклы рәвештә кулга төшкән табышлар. Мин аларны инглиз дәгъватчысы, күп диннәрне яхшы белүче, рухи яктан бик бай шәхес сөйләгәннәргә өстәдем. Фильмны ике ел дәвамында эшләдем. Аллаһ ярдәменнән ташламады, һәр кирәк нәрсә табылып торды”, - диде ул. Шулай ук Овидио Салазар фестивальнең елдан-ел оештырылу ягыннан яхшыруын, тәкъдим ителгән фильмнарның сыйфаты артуын әйтте. Режиссер фестивальдә үзе генә катнашмый. Улы да аның кебек киночы. Быелгы фестивальдә күрсәтелгән “Благословенное дерево” һәм “Путешествие в Мекку” фильмнарын эшләүдә ул да үз өлешен керткән.

Айзирәк Гәрәева

intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе