Сентябрь аенда шагыйрь, мулла-мөхтәсиб Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның тууына 140 ел тулды

Әтием гаиләбездә сакланган материаллар буенча эзләнергә киңәш бирде. Мин үзебезнең гаилә тарихын өйрәнергә булдым, бөтен күңелем белән шуңа кереп

БӘЙЛЕ
2010 Сен 17

Әтием гаиләбездә сакланган материаллар буенча эзләнергә киңәш бирде. Мин үзебезнең гаилә тарихын өйрәнергә булдым, бөтен күңелем белән шуңа кереп чумдым.

Эзләнү эшемне иң элек нәсел агачын төзүдән башладым. Рөстәм бине Хатәм бине Мөхәммәдсадыйк бине Шаһ Әхмәт бине Әбү Йәзид бине Рәхмәтулла бине Иманкол бине Рахманкол әл-Мамышиларны үстергән чор тарихын өйрәнү минем өчен иң кызыклысы булды. Әтием, Дәү әти һәм Дәү әнием сөйләгәннәр, Мәсгут Гайнетдин, Марсель Әхмәтҗанов язганнар буенча кызыклы фактлар ачыкланды. Эзләнү эшемнең нигезе 200 елны үз эченә алган дәверне, ягъни 3 нче буын дәү әтием Мөхәммәдсадыйк Иманколый иҗатын алдым. Әлеге шәхесебезнең гаять катлаулы үсмер чоры, сынаулардан торган тормыш юлы һәм каршылыкларга очраган, әмма күренекле шәхесләр белән бәйле булган иҗаты миндә зур кызыксыну уятты.

Бу эзләнү барышында Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның “Потомственный почетный гражданин г. Казани”, мөхтәсиб, мулла, дин галиме, шагыйрь, татарлар исеменнән судта арадашчы вәкил булуы да ачыкланды. Ул урыс түрәләр холкын, телне белмәгән татарлар исеменнән судка “ходок ” булып йөри. Аның бу адымы да үрнәк булырлык, чөнки инде 1905 елгы революциягә кадәр үк ул динне аермыйча шундый эшкә алынган. Садыйк Иманколыйның бу эшләре ул чорда зур казаныш булып тора һәм хәзерге вакытта да югары бәяләнә. Дәүләт җитәкчеләребез әле дә ислам дине калган барлык диннәр белән үзара тату, дус булырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Садыйк хәзрәт тә ислам дине белән христиан дине арасындагы бәйләнешне ныгыту эшенә зур өлеш керткән.

Г. Тукай, Ф. Әмирхан иҗади өлгергәнлек югарылыгына күтәрелгән елларда (1908-1911), Садыйк хәзрәт Иманколый иҗаты да үсеш ала, халыкка таныла. Иҗатының башлангыч көннәрендә Г. Тукай Садыйк Иманколый шигъриятен пыр туздырып ташлый. Дөрес, Г. Тукай аның белән К. Мотыйгый басмаларын яклап ызгыша. 1907 елда ерак Җаектан (Уральск) яшь Г. Тукай аңа сатира укларын яудыра. Аны “Садыйк”ка (“турылык”ка) каршы мәгънәдә гарәп сүзе белән “Кязиб (ялган) хәзрәт” дип атый. Садыйк хәзрәтне газета аша “Китабел хәдит ли әбталел җәдид, яки Мисыр каргасы” дигән шигырь китабын мин язмадым, Мөхәммәдҗан Хафиз язды, дип акланырга мәҗбүр итәләр. Г. Тукай Казанга килгәннән соң, Садыйк Иманколый турында авыз ачып әйткән бер сүзе дә билгеле түгел. “Әл-Ислах” газетасы битләрендә Ф. Әмирхан Садыйк хәзрәткә каты-каты бәрелгәндә дә Г. Тукай бу ызгышка катнашмый. 1908 елда Ф. Әмирхан “Егерменче гасыр әфьюнчысы” дигән фельетонында: “Гасырыбызның мәшһүр шагыйре вә мөхәррирләреннән булган Өрәк хәзрәт...” – дип аны тәнкыйтьләп ала. Шулай да Ф. Әмирханның 1908 елда хәзрәтне “мәшһүр шагыйрь” һәм “мөхәррир” дип атавына да игътибар итик. Чоры шундый булган. Үзләренә юлдаш “фикердәш” булмаганнары өчен генә, бу чор яшьләре яңару, җәдидчелек хәрәкәтенең башында торган Исмәгыйль бәк Гаспралы, Габдерәшит Ибраһимов, Ф. Кәрими кебек кешеләргә, хәттә Сорбонна университетын тәмамлаган Й. Акчурага, С. Максудигә карата да шундый ук дошманлык күрсәткәннәр. Ләкин Садыйк хәзрәт Г. Тукай белән низагка кермәгән, аның турында болай дип язган:

...Күп шигырьләр язды Габдулла Тукай,

Шәрх итүче аны булмады бугай.

Чөнки шигырендә бераз тоз бар иде,

Язмады аның кеби һичбер нугай.

Белми татар кадренә әшгарнең, –

Белми фәркын шигрь илә чүп-чарның

Бонлар өчен язма, Садыйк, шигыреңне

Ошбу бабта хыйззы юк татарның.

Татар телендә газеталар чыга башлагач, Садыйк хәзрәт күп кенә басмаларда актив катнаша. Аның бу чыгышларын барлау, өйрәнүләр хәзрәтнең тәрҗемәи хәленең, рухи дөньясының күп кенә яңа якларын ачарга өйрәнергә булышыр иде.

Гөлчирә Иманкулова,

ТДГПУның татар филологиясе факультеты студенты


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе