Тынычлык көнендә шартлау була алмый

Ураза бәйрәме көнендә, ягъни 9 сентябрь көнне (бу көнне Чечня, Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Якын Көнчыгышның кайбер дәүләтләре изге Рамазан аеның 30 нчы

БӘЙЛЕ
2010 Сен 13

Ураза бәйрәме көнендә, ягъни 9 сентябрь көнне (бу көнне Чечня, Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Якын Көнчыгышның кайбер дәүләтләре изге Рамазан аеның 30 нчы көне дип исәпләгән иде әле) Владикавказ базарын тетрәткән шартлау дөньяда нинди генә милләт, дин вәкиле булмасын – берсен дә игътибардан читтә калдырмады. “Таякның юан башы” тагын мөселманнарга тия язды. Гайдел-фитр бәйрәменең бар яме, мәгънәсе, эчтәлеге югала күзгә күренмәс була иде.

Әгәр дә Россия Премьер-министры Владимир Путин гает уңаеннан Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килергә, Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашу ясарга ниятләмәгән булса! (Яки ниятләп тә, шушы шартлау аркасында кичектерелсә.) Бәйрәм көнендә Аллаһы Тәгаләнең мөселманнарга рәхим-шәфкате дә мул булды. Традицион ислам тарафдарлары турында төрледән-төрле вәсвәсәләр тууга барлык юллар да ябылды: моңа В. Путин белән булган очрашу көне-сәгатендә үк нокта куйды. Төбәкләрдәге бүтән мөфтиләр дә вакыйгага карата үз мөнәсәбәтләрен вакытында җиткерде.

Ләкин барлык мәгълүмати каналларда шушы шартлау турында төрледән-төрле фаразлар ясарга маташулар мөселманнарны тиз генә тынычландырмаячак. Әйтик, “Комсомолка”ның 11 сентябрь саны, “после пожара”дан соң, каравылчыга мәдхия дә укырга тотынды. Ул “Волга” машинасын базарга кертмәгән, аның башка иптәшләрен дә бүтән ишектән кермәсен өчен хәбәр иткән, шикле машинаны карасыннар өчен милиция чакыртырга җыенган, әмма өлгерми калган: шунда ук бик көчле шартлау булган (террорга каршы көрәш комитеты шартлау 30 килограмм тротил куәтендә булган, дип белдерде).

“КП” газетасы, шушы машина да базар эченә кереп шартлаган булса, үлүчеләр дә, зыян күрүчеләр дә бермә-бер күп булыр иде, дип фаразлый. (Бәйрәм булу сәбәпле, халыкның бу көнне болай да базарда күп булуын искәртә.) Безгә билгеле соңгы саннар буенча, фаҗига 18 кешене дөньядан алып та китте инде. Медицина ярдәменә барысы 150 дән артык кеше мөрәҗәгать итте.

Әмма Аслан Плиев исемле каравылчы теге “Волга”да кавказ кыяфәтле кеше утырганын күреп, исендә калдырган...

“Төньяк Кавказда булган мондый фаҗигаләр безнең ил гражданнарын дошманлаштыруга юнәлдерелгән. Без моңа юл куярга тиеш түгелбез, – дип белдерде В. Путин Равил Гайнетдин белән очрашу вакытында. – Без шуңа исәп тотабыз ки, Россия мөселманнары экстремистлар белән көрәштә үзләреннән зур өлеш кертер. Мин мөселманнарның мондый экстремистларга булган мөнәсәбәтен беләм. Без мөселманнарның ярдәмен аеруча Төньяк Кавказ регионында күрәбез һәм моның өчен без рәхмәтле. Бергә эшләгәндә без барлык кыенлыкларны хәл итәрбез, авырлыкларны җиңәрбез дип уйлыйм”.

Равил хәзрәт хакимият башлыгын исә террорчы һәм экстремистларга каршы көрәштә мөселманнар көрәшергә әзер, дип белдерде. “Сезгә шуны ышанып әйтәм, без барыбыз да – мөселман руханилары, Аллаһы коллары – Россиянең дөньяда хөрмәткә лаеклы, бердәм, бөтен, көчле булуын телибез. – диде ул. – Шушы бәйрәм көндә бары тик кыргыйлар, кеше белән аралашмаучылар гына шундый ахмаклык ясый ала”.

Татарстан мөфтие шулай ук Владикавказдагы фаҗигаләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерде. “... Бу хәл Ислам дошманнары һәм кыргыйлар тарафыннан башкарылган, мин мондый кешелексезлекне күралмыйм”, – дип белдерде ул ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында.

Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе