
Рамазан аеның 15 нче көнендә, ягъни 25 августта Казанның “Сөләйман” мәчетендәге ифтар-авыз ачу мәҗлесенә 200гә якын кеше җыелган иде. Аны элек Мәскәү районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән Ирек Фәрит улы Даутов оештырды.
Бу күркәм гореф-гадәткә моннан 7 ел элек нигез салынган иде. Ул чагында бу районның хакимиятен Гүзәлия Тәлгат кызы Минкина җитәкләде. Шунысы куанычлы: бу җитәкчеләрнең икесе дә әлеге ифтарда катнашты. Ә Гүзәлия Тәлгат кызы: “Рәхмәт, мине онытмаганыгыз өчен”, - дип әйтеп, авыз ачу мәҗлесеннән канәгать калуын белдерде.
Ифтарга халык депутатлары Фәрит Мифтахов, Ислам Әхмәтҗанов һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр килгән иде.
Башта халык мәчетнең фарыз залында Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның уразага, дингә багышланган вәгазен тын да алмыйча тыңлады. “Әле без үскәндә генә 4 метрга 5 метр булган өйгә әти-әни, әби-бабай, 6-7 бала, 4 бәти, 1 бозау, ике оя каз сыя иде. Хәзерге 40-50 квадрат метрлы өйгә әби-бабайга да, хәтта бәбигә дә урын юк. Без хәзер бала тәрбияләргә дә иренәбез”, - дип билгеләп узды Баш казый. Ә бу исә нәфесебезне дөрес тәрбияли алмаганыбызны күрсәтә.
Рамазан аеның бөтен кыйммәте дә шунда: ул нәфесне дөрес юнәлештә тәрбияләргә булыша. “Бигрәк тә уразаның беренче 3 көнендә нәфес безне җиңмәкче була, чөнки тәнебезнең иркәләнәсе килә. Бу вакытта баш та авыртып куя, тамак та ача, эчәсе дә килгән күк. Аның бөтен хикмәте дә шунда: ашыйсы да, эчәсе дә килмәсә, ураза булмый ул”, - дип дәвам итте Җәлил хәзрәт. Аннары ул Аллаһның Коръәндәге сүзләрен дәлил итеп китерде. “Әй, иман китергән бәндәләр, Рамазан аена керсәгез, ураза тотыгыз”. Димәк, иманы булмаганнар өчен ураза фарыз түгел. Җәлил хәзрәтнең сөйләвенчә, уразада иң җиңеле – ашау-эчүдән тыелу. Ә иң авыры – телебезне төрле яла ягулардан, гайбәттән саклау.
Пәйгамбәребез заманында шундый хәл булган. Беркөнне Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) сәхабәләргә: “Менә карагыз бу кешегә. Ул – җәннәт әһеле”, - диде. Сәхабәләр теге кешене берничә көн карап, күзәтеп йөрделәр, әмма аның үзләреннән бер генә артык гамәлен дә тапмадылар. Киресенчә, ул әле нәфел намазларын да укымый, нәфел уразаларын да тотмый иде. Пәйгамбәрдән: “Әй, рәсүлуллаһ, бу кешенең бездән бер генә артык җире дә юк. Ничек ул җәннәт әһеле була ала?” – дип сорадылар. Пәйгамбәребез исә: “Аның үз гомерендә бер кешедән көнләшкәне дә, берәү турында да начар сүз әйткәне юк.
Менә шуңа күрә ул иң беренчеләрдән булып җәннәткә керәчәк”,- дип җавап бирә. Аннары Пәйгамбәребез: “Сезнең телегез борыныгыздан сөйрәп тәмугка кертүче”, - дип тә өстәде. Җәлил хәзрәт Рамазан аенда фитыр сәдакасыннан тыш, ураза тота алмаучыларга фидияне бирергә кирәклеге турында да сөйләде. Ә бу төр сәдаканы ( көненә 150 сум исәбеннән) күңелеңнән ураза тоткандагы кебек ният белән бирү зарури икән. Уразадагы тагын бер мөһим гамәл ул – авыз ачтыру. Пәйгамбәребез бу хакта әйткәч, сәхабәләрнең кайберләре уфтандылар. “Йә рәсүлуллаһ, ул савапны ничек алыйк? Өебездә бер тәгам ризык та юк бит”, - дип сорадылар алар. Пәйгамбәребез исә: “Әгәр дә өегездә ризык юк икән, ураза тотучыга авыз ачканда бер йотым су тәкъдим итеп булса да, бу савапны алыгыз”, - диде. Әйе, гадәти вакытта яхшы бер эш өчен 10 савап язылса, Рамазан аендагы изгелеккә 700 савап бирелә. Менә ни өчен Рамазанда күбрәк яхшы гамәлләр кылырга кирәк!
Үзәк төбәкнең һәм Казанның казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә “Сөләйман” мәчетендә күп кенә игелекле эшләр башкарылуы турында бәян итте. Ул җәйге лагерь вакытында улларының биредә тәрбияләнүе өчен Илдар хәзрәт Баязитовка һәм мәчетнең башка әһелләренә үзенең рәхмәтен белдерде. Аннары Рөстәм хәзрәт бер кыйссаны сөйләп алды.
Бер кешенең үз гомерендә сәдака биргәне булмаган. Менә ул төнлә урамга чыккан да беренче очраган кешегә сәдака биргән. Икенче көнне бөтен халык аннан көлә икән, чөнки ул акчаны белмичә бай кешенең кулына тоттырган икән. Икенче көнне дә ул кеше төнлә урамга чыгып, берәүгә сәдака биргән. Бу көнне ул белмичә акчаны каракка биргән. Ә өченче көнне исә аның акчалары фахишәнең кулына эләккән. Шулай да бу кешенең изгелеген Раббыбыз кабул кылган. Ник дигәндә, бай кеше үзеннән ярлырак бәндәнең сәдака биргәнен күреп, аның үрнәгенә иярергә кирәк дигән карарга килгән, ул да сәдакалар бирә башлаган. Ә карак белән фахишә исә үзләренең ипиен дөрес юл белән эшләп табарга керешкән.
Бик гыйбрәтле кыйсса бу!
Бу көнне “Сөләйман” мәчетенә җыелган мөселманнар бергәләп ифтар мәҗлесендә катнашып, үзара дустанә гәп кордылар, канәгатьләнү хисләре кичерделәр, мондый күркәм ифтарны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Ә аны төп оештыручы Ирек Фәрит улы: “Мин мәчеттән шулхәтле тынычланып, күңелемә ямь алып, өйгә кайтып китәм”, - диде. Ул мондый гамәлне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеге турында әйтте.
Хатыйп ГӘРӘЙ