“Уфадагы мәдрәсәгә укырга китәр алдыннан алар янына кереп, хәер-догагыздан калдырмагыз, дип садака биреп китәм. Аларның укыган догалары кабул була, юлың, эшең уңа”, – ди Рамил. Пенза өлкәсе Кузнецк районы Бистән авылында дөм сукыр Алия һәм Фаилә Яхиналар хакында “Ходай бәндәләре” дигән изге сүзләрне сала халкыннан еш ишетергә туры килде. Авылда зурдан кубып берәр эш эшләргә тотынсалар да, кое казыйбыз, дип ерак сәфәргә чыгып китсәләр дә, бирегә килеп, аларның догаларын алып китмичә юлга чыкмыйлар икән.
Апалы-сеңелле Алия һәм Фаилә яшьтән үк сукыр калганнар. “1953 елда бер күземә операция ясаганнар иде, файдасы булмады”, – ди 90 яшьлек Алия әби. “Ходай шулай кушкан инде. Бер нишләтеп тә булмый”, – дип сүзгә кушыла сеңлесе Фаилә.
Сугыш афәтен, ачлык-ялангачлыкны татыган әлеге ике бертуган бүгенге көннәренә дә шөкерана кылып яши бирә. Биш вакыт намазын, Коръәннән сүрәләр укыйлар.
– Әни белән әти безгә кечкенәдән үк, кыйнасалар да догаларыгызны, намазларыгызны укыгыз, үкенмәссез , – дип һәрвакыт тәкрарлап тордылар, – ди Фаилә әби. – Заманында әтине Коръән укыганы өчен шактый гына эзәрлекләделәр. Әмма ул иманыннан кире кайтмады. Безне дә шул изге юлдан тәрбияләде, әлхәмделиллаһ. Догаларның һәммәсен дә тәтәй (әниләренең сеңлесен шулай атап йөртәләр) өйрәтте. Ул кычкырып укый, без исә кабатлап барабыз. Иҗекләп ятлатты.
Әлеге изге дога ияләренең язмышлары хакында авыл халкыннан ишеткәч, ястү намазыннан соң бәлки яннарына барып килербез дип юлга чыккан идек. Койрыгыбызга тиз бастылар. Алар төн буе һәм таң атканга кадәр Коръән укыйлар икән. Аллаһы ризалыгы өчен намаз укыйлар, ерак юлга чыгып киткән мосафирларга да дога кылып калалар. “Кайчан гына йокларга өлгерәсез соң сез?” – дип сорыйм әбиләрдән. “Иртәнге намазны укыйбыз да, өйләгә кадәр йоклыйбыз”, – ди Алия әби (сөйләгән арада кеткелдәп көлеп тә ала).
Алия һәм Фаилә Яхиналарның үз гаиләләре юк. Аларның икесен дә сеңелләренең улы Ильяс белән киленнәре Наилә карый икән. Үз баласы анасын да карарга авырыксынган бер заманда әлеге яшь гаилә туган апаларын өрмәгән җиргә дә утыртмый. Алия һәм Фаилә әбиләр ишектән Ильясның тавышын ишетүгә үк елап җибәрде: “Менә шул инде ул безнең изге җаныбыз. “Их” дип авыр сулаганнарын да ишеткәнебез юк. Берәү үз баласын да болай тәрбияләми”, – ди Фаилә әби.
”Бүген бит социаль яклау үзәгеннән сәламәтлеге какшаган әби-бабайларны караган өчен хезмәт хакы түләнә. Сез бу хакта мөрәҗәгать иткәнегез бармы соң?” – дим Ильяска. Туганнары кодалый торгач, ул үзәккә барып караган булган икән. Сигез әби карасаң, хезмәт хакыңны түлибез, дип кайтарып җибәргәннәр.
– Ул бит сигез әбине тиешенчә тәрбия кылырга да кирәк. Ашау-эчүләрен кайгыртырга, өйне, кием-салымнарын чиста тотарга, аларның һәрдаим хәлен белешү дә зарур. Олы яшьтәгеләр җылы сүзгә дә мохтаҗ, – ди Ильяс. – Ниндидер акча алыр өчен эшләнә торган эш түгел бит, Ходай ризалыгы өчен кылына торган гамәл.
Бистән авылындагы олыны – олы, кечене – кече итеп белә торган җирле халыкка исең-акылың китәрлек. Берәр ярдәм кирәк булса, күршесе күршесенә генә булышып калмыйча, бөтен авыл белән дәррәү кубып кузгала.
Алия һәм Фаилә әбиләрдән да кеше өзелеп тормый. Алар хәл-әхвәл генә сорашып калмыйча, бирегә намаз укырга да киләләр икән. Без киткәндә, Фаилә әби, сабый баладай сөенеп, апалы-сеңелле Рамазан аена әзерләнүләрен искәртеп китте. Сөенеченең сәбәбе шунда: авылда тәрәвих намазын Алия һәм Фаилә әби белән бергәләп укучылар шулкадәр күп икән. Бирегә килүче һәркем изге дога ияләреннән җанына шифа ала, күңелен сафландырып китә.