Балалар тәрбиясе хакында

Балалар тәрбиясе хакында Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмиять бирә иде, шуның өчендә

БӘЙЛЕ
2010 Июн 24

Балалар тәрбиясе хакында Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмиять бирә иде, шуның өчендә үзенең бер мөбәрак хәдисендә әйтте: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез»,- дигән. Димәк пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашыла ки, ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше - иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ләкин балаларга тәрбия бирү эше гадәттән тыш авыр. Шуның өчендерме, чын кешелек һәм чын мөселманчылык тәрбиясен бирү бик сирәк ата-аналарга насыйп була. Бездә фәкать ислам тәрбиясе белән генә гүзәл югары әхлаклы чын кеше үстерергә мөмкин.

Шуны яхшы белгән кайбер ата-аналар, балалары ислам тәрбиясеннән мәхрүм калып, мәңгелек бәхетсез булмасыннар өчен, аларга кечкенәдән үк дини тәрбия бирә башлыйлар. Чөнки бабаларыбыз: «Агачка яшьтән су сип»,- дигән. Балаларын тәрбияләгән вакытта килеп чыккан каршылыклар һәм авырлыклар алдында һич туктап калмыйлар. Кечкенәдән үк балаларына гөнаһны һәм савапны, хәрамне һәм хәләлне аңлатырга тырышалар. Әнә шундый игътибарлы, мәрхәмәтле, саф акыллы ата-аналарның киләчәге өметле. Менә мондый изге җанлы ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында үзләренең изге бурычларын үтиләр. Ягъни үзләре дә, балалары да, бәхетле булып, ана телен дә, милләтен дә, вә динен дә саклаучы булдылар. 

Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Һидәятле, туры юлның ахыры - шатлык һәм җәннәт» - ди. Ислам тәрбиясе алган, әхлаклы балалар әти-әниләренә ихтирамлы булырлар, аларны хөрмәт итәрләр. Әти-әниләренә үлгәннән соң да изге хәер-догада булырлар. Гаиләләрнең дәвамы - балаларда. Җәмгыятебезнең киләчәге дә тәрбияле әхлаклы балалар кулында. Балалар булмаса милләтнең тамыры өзелә, ул милләт Җир йөзеннән югала. Бүгенге көндә бу эш бик мөһим мәсьәлә булып тора. Менә шуңа күрәдә бөек динебез Ислам карашыңча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле изге гамәл - балалар булдыру һәм иң саваплы эш - балаларны ислам дине кушканча тәрбияләү тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шуңа күрә бу эшкә бик зур игътибар биреп безгә әйтеп калдырган. Кешедә булырга тиешле иң зур байлык - тәрбия һәм әхлак гүзәллеге. Җыеп калдырган акчалар, байлык, мал-мөлкәт бер көн юкка чыгачак. Уйламаган бер гамәл, ялгыш бер адым, нәтиҗәдә киләчәк бер каза, аларның барысын кырып-җимереп юк итәчәк. Ә менә гүзәл әхлак, асыл дини тәрбия, әдәп ул - бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул. Әхлаксыз, тәрбиясез кешеләрне, алтын вә көмешкә төрелгән булсалар да, кем дә булса күңеле белән аларны яратырмы ? Юк! Аларны һич кем өнәмәстә һәм яратмаста. Кешенең хөрмәте - әдәплектә, тәрбиялектә, моны һич бер вакыт хәтеребездән чыгармыйк мөхтәрәм җәмәгать.

Октябрь инкыйлабыннан сон, дин дошманнары тарафыннан төрлечә мыскыллап, рәнҗетелеп татар халкын диненнән биздерделәр. Мәчетләрне, мәдрәсәләрне яптылар, муллаларны төрмәгә озаттылар, изге китапларны яктылар, суларга агыздылар. Бөтен җирдә дингә каршы көрәш башланды, мәктәпләрдә атеизм (Алласызлык) дәресләре кертелде. Дин - искелек калдыгы, ул халыклар агуы диеп нотыклар сөйләнелде. Дин тоту, сакаллы бабайлар эше, безгә дин кирәкми. Без диннән башкада яшибез дигән уйлар белән, үзебезне-үзебез алдалап өч буын татар баласы динсез тәрбияләнде. Ни кызганыч бу эш әле дә дәвам итә. Безгә бабайлар дине кирәк түгел дигән булып, ә без алардан акыллы була алдыкмы соң? Акылыбыз акылсыз хайваннар дәрәҗәсенә төште бит, бөтен бозыклык җир өстенә чыгып бетте. Бу кадәр бозыклыкны җир йөзендә кем эшли ала? Кешеме? Әллә хайванмы? Әлбәттә акыллы кеше генә моны булдыра ала. Хәзер үзебезгә нәрсә зарарлы, нәрсә файдалы шуныда аера алмас булдык. Бу гаҗәп бит җәмәгать! Нәрсә булды соң безгә? Акыл иясе, психолог, мәсәлләр авторы Крылов та : «Нинди афәтләргә китерде бу динсезлек, хәзер шуның җимешен ашыйбыз»,- диеп, әйтеп калдырган. Чынлап торып уйлап карасак, бу бит дөрестәйдә шулай җәмәгать. Җәмгыятебезне җинаятьчелек, наркомания, эчүчелек, фәхишәлек, урлау, талау, көчләү, кеше үтерүләр, тәрбиясез балалар басты, гомердә булмаган картлар һәм балалар йорты ачылды. Җир өстендә адәм балалары тарафыннан кылынган явызлыкларны һич санап бетерүе мөмкин түгел. Бу ахырзаман афәтләре кайдан килеп чыкты соң безнең җәмгыятебезгә? Җавап бер. Динсезлектән килеп чыкты, аның сәбәбләрен башка җирдән эзләргә кирәк түгел безгә. Дини тәрбия белән үскән кеше бу бозыклыкларны тузан бөртеге хэтлесен дә эшләми бит. Көне-төне телевизор экраннарында күрсәтелгән, мәгънәсез, кешенең акылын, иманын-вөҗданын, һәлак итә торган, кешеләрне кыргый итеп тәрбияли торган, чит ил "боевик" кинолары карап агуланган яшьләребез әшәкелеккә, бозыклыкка, суешка, үтерешкә, талашка, фәхишәлеккә, көчләүләргә, сигаретларга, пиво - аракы эчүләргә тартылып зомбига әйләнделәр. Башкасына мин инде гаҗәпләнмим, ничек Аллаһы Тәгалә боларга барысына да түзә икән? Әйе, Аллаһы Тәгалә сабыр. Әмма ләкин һәр бер нәрсәнең чиге бар диләр бит, Аның да сабырлыгы бер вакыт бетүе бар. Бу җан өшеткеч, коточкыч хәлләрне күреп, йөрәкләр кысылып китә.

1988 елда Татарстан җөмһүриятендә хөкүмәтебез тарафыннан һәр бер кешегә динен тотарга иреклек бирелде. Ягъни дингә керү юлы ачык, теләге бар кешегә имансызлыктан һәм динсезлектән тәүбә итеп дингә генә керергә кирәк. Димәк дин тотучыларыбызга хөкүмәтебез каршы түгел бит. Ә шулай булгач нишләп алайса динебезне тотмыйбыз соң? Әллә без хәзер үзебез өчен нәрсә файда һәм нәрсә зарар икәнендә белмәс дәрәҗәгә төштек микән? Югыйсә файда белән зарарны аера алыр идек. Нишләп соң без күрәләтә торып, Аллаһының җана торган тәмугына утын кисәүе булып барабыз соң ? Җәһәннәм бит шул дин тотмаучылар өчен хәзерләнгән, тәмугка керү өчен мөгезле, койрыклы булу шарт түгел. Анда бит Аллаһы Тәгалә бер хайванны да, баканы да, еланны да, куянны да кертми, фәкать динсез кешеләрне генә кертә. Хәзерге вакытта күрәбез һәм ишетәбез күп җирләрдә зарланулар, канәгать булмыйча шөкер итмәүләр модага әверелеп китте. Заманасы бозык, дөньясы бозык, тормышыбыз андый, тормышыбыз мондый диеп, югарыда утыручы түрәләрне сүгеп, зарлана-зарлана без моңа күнегеп беттек инде. Туктагыз әле! Нишләп соң без түрәләрне сүгәбез, гаеп алардамы? Әллә үзебездәме? Түрәләрне бит Аллаһы Тәгалә үзе билгели, бу сүзләр Коръән аятьләрендә бар. Менә шуның хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә нәрсә ди: «Сез Мин куйган түрәләрне сүкмәгез! Үзегез ничек Миндә сезгә үзегез шикелле түрәләрне билгелим», - дип әйтә.

Димәк моннан аңлашыла ки, иң башта үзебез яхшы булсак, Аллаһы Тәгаләдә безгә түрәләрне яхшысын бирер. Ә инде үзебез начар булсак, әлбәттә Аллаһы Тәгалә безгә үзебез шикелле начар холыклы түрәләрне җибәрәчәк. Менә үзегез уйлап, фикерләп карагыз әле, шуннан соң безгә, түрәләрне сүгәргә кирәк микән? Алар урынына бәлки үзебезне сүгәргә кирәктер җәмәгать, динсез яшәүебез өчен. Инде заманалар, дөньялар бозык диеп әйтәсез, бу сүзегез дә дөрес түгел! Ни өчен дип әйтәсезме? Чөнки Аллаһы Тәгалә бу дөньяны, җирләрне һәм күкләрне, диңгезләрне, табигатьне элек ничек камил сыйфатта яраткан булса, ул әледә шулай һич үзгәрмәгән үз сыйфатында тора. Аллага мең шөкер! Башыгызны күккә күтәреп карагыз әле, Аллаһының эшләрендә берәр кимчелек табарсыз микән? Күктә бер тишек йә булмаса бер ярык күрерсез микән дусларым? Юк! Күпме генә озак иттереп карап торсагыз да, һәр бер күк җисеме үз урынында бик төгәллек белән урнаштырылган. Ничә миллиард еллар үтеп китсә дә, һаман да үз траекторияләрендә хәрәкәт итеп, безгә адәм балаларына һәрдаим хезмәт итеп торалар. Сез әйткән урынсыз, дәлилсез сүзләрегезгә карап һич үзгәргәннәре юк әлегә! Димәк, безнең әхлагыбыз үзгәргән бит, ни кызганыч шул, тик уңай якка гына түгел, ә киресенчә тискәре якка гына үзгәргәнбез. Хәзерге вакытта яшьләребез бозылды, әшәке, намуссыз, вөҗдансыз, тәрбиясез-әхлаксыз диеп әйтәсез. Әйе - әйе, бик дөрес әйтәсез, бу хәлләр чыннанда шулай бит! Хак сүзгә җавап юк дигәнннәр - борынгы ата-бабаларыбыз. Әйдәгез әле, бу мәсьәләне бергәләп уйлап карыйк әле дусларым! Җәмгыятебезнең һәм яшьләребезнең бозылуында безнең өлешебез юк микән, динен тотмыйча яшәгән, әби-бабалар һәм үз балаларын динсез үстергән ата-аналар. Гаебебез бит үзебездә, ягъни Аллаһы Тәгалә кушканча яши алмадык бит, хәрамнардан сакланмадык һәм тыела алмадык, менә бит - хикмәтнең башы кайда ята! Без бит шуңа күнеккән, берәр нәрсә булса, иң әүәле гаепне кешедән эзлибез, ә шул вакытта үзебезнең гаебебезне күреп бетермибез бит җәмәгать! Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Иң әүәле гаебеңне үзеңнән эзлә, башка чит кешедән түгел». Әгәр дә без үз гаепләребезне таный алсак, шул вакытта чит кешеләрнең гаепләрен тикшермәс идек.

Әйе, хәзер яшьләребез бик бозылдылар, моның хакта сүз дә юк. Хәзер күпчелек очракта балаларга өйдә дини тәрбия бирелми. Ата-аналары динсез булгач, каян алсын инде ул балалар, дини тәрбияне? Шуңа күрә мондый балалар урамдагы әшәкелекне, бозыклыкны бик тиз үзләренә сеңдерәләр. Хәзерге вакытта шунысы бик тә кызганыч, мәктәпләрдә дин сабагы укытасы урынына, мәктәпләрдә бөтенләйгә дин тәрбиясе балаларга бирелми. Ягъни яшь буыннарга рухи яктан җитлегеп бетеп, чын кешелек тәрбиясе бирү, бүгенге көндә бик мөһим мәсьәлә булып тора алдыбызда. Безгә мәктәпләрдә динне кертү өчен куркырга бер дә кирәк түгел, ә киресенчә бу эшне хупларга гына кирәк. Чөнки мәктәпләрдә бит балалар шәхес булып, җитлегеп дөнья тәрбиясе алып чыгалар, бу чыннанда шулай. Шул ук вакытта икесен дә, дөнья тәрбиясен дә, дин тәрбиясен дә алып чыксалар бу кемгә комачау итәр икән. Моның хакта Аллаһының илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең мөбәрак бер хәдисендә безнең исебезгә төшереп: «Ахирәтен дә, дөньясын да тигез иттереп алып барганнар, алар бәхетле саф акыллы кешеләр», - дигән. Шулай булгачтын нигә соң безгә диннән куркырга һәм өркергә, диннән безгә куркырга кирәк түгел! Дин белән кеше бәхетсез булмый, ә киресенчә диннән башка бәхетсез була. Моның шулай икәнен безгә исбатлап ятасы юк инде, көн саен диярлек аяныч, котычкыч, җан өшеткеч вакыйгаларны ишетеп һәм күреп торабыз бит! Шулай булгачтын тагын без нәрсә көтеп ятабыз соң? Бу күңелсез хәлләр безнең күңелләребезне тетрәндерми микән, уйландырмый микән дусларым, дин кардәшләрем! Дин бүгенге көндә иң нәтиҗәле, иң мөһим тәрбия чарасы булып тора, шул ук вакытта дин - кешелек дөньясын бүгенге афәттән коткаручы бердәнбер ышанычлы юл да! Әгәрдә без ислам динебезгә тиз арада кайтсак, мәңгелеккә һәлак булудан котылып калачакбыз. Эшләгән эшләребез дә нәтиҗәле булып, тиз арада безнең җәмгыятебез дә савыгып алга китәчәк, һәм шул ук вакытта безнең киләчәгебез дә өметле булачак. Моның шулай икәнен белгертеп, Аллаһы Тәгалә эш башында утыручыларга да, тәрбия хакында җаваплы кешеләргә дә һәм безләргә дә, күңелләребезгә изгелекне салып, аңларга насыйп итсә иде. Гел дөньяны гына кусаң, аның артыннан гына чапсаң, соңыннан үкенәчәгеңне көт тә тор инде. Бу мәсьәләдә Аллаһының хөкеме гадел, нәрсә кәсеп итәсең, Аллаһы Тәгалә сиңа шуны бирәчәк. Шушы дөнья артыннан гына чабучылар хакында сөекле пәйгамбәребезнең бер хәдис шәрифен искә төшереп үтәсе килә: «Дөнья байлыгы гына булсын дип, дөнья артыннан гына йөргән кешеләрне, үләксә артыннан чабып йөргән эт өммәтенә тиңләгән», - безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)

Ягъни ахирәт дөньяңны онытып, хушың китеп, гел байлык артыннан гына чабасың икән, шуны яхшы бел, сиңа ахирәттә газабтан башка һич нәрсә булмаячак! Юк! Алай ук, үлә-бетә дөньяны сиңа куарга кирәкмәс дустым! Тоталмассың син ул дөньяның шома койрыгын, синнән әүәлгеләрдә куып карадылар дөньяны, тик берсе дә тоталмады. Алар белән дөнья үзе уйнады, ничек сабый бала матур уенчыклар белән зәвыгып уйнаган шикелле.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисенә игътибар итик әле: «Барлык хикмәтләрнең, һидаять вә хакыйкатьнең башы - Аллаһыдан куркуда», - диде. Дин кардәшләрем, һәр игелекнең башлангычы Аллаһтан курку, Аллаһны сөю. Кальбендә Аллаһтан курку, Аллаһны сөю хисе булмаган кешедән һәр бозыклыкны көтәргә була. Борынгы бабаларыбыз: «Аллаһтан курыкмаганнан курык», -дигәннәр. Хакыйкать шул. Аллаһтан курыкмаган кеше һәр бозыклыкны икеләнмичә эшләр: урлар, талар, ялганнар, көфер сөйләр, аракы эчәр, зина кылыр, кеше рәнҗетер, кыскасы бер нәрсәдән дә җирәнмәс. Йөрәгендә Аллаһтан курку, Аллаһны ярату хисе булган кеше бер вакытта да бозыклык эшләмәс.

Шушы динсезлек афәтеннән котылу юлларын эзләгәндә, мәктәпләрдә укытучылар белән сөйләшкәндә, шунысы ачыклана. Нишләп дини-тәрбия дәресләре кертмисез соң диеп сорагач, бөтенесе дә бер үк сүзне әйтәләр: «Безгә югарыдан рөхсәт юк, диеп кенә», - дип җиңел генә җавап бирәләр. Аяныч инде, җан өшеткеч хәлләрне күзебез белән күрәбез, һәм шул ук вакытта бу хәлләргә битараф булып калабыз. Яшьләребез наркоманиядән, эчүчелектән, СПИД авыруыннан «чебен» урынына кырылганда. Ә без: «Безгә югарыдан рөхсәт юк», - диеп, бер нидә эшләмичә кул кушырып, таш бәгырь кебек, шуңа риза булып тыныч кына утырсак. Битарафлыгыбыз белән явыз гамәлләргә риза булып торган хөкемендә булабыз түгелме соң? Аллаһы Тәгалә бу гамәлебез өчен безгә риза булырмы икән? Уйлап карыйк әле! Кыямәт көнендә, һәр бер кеше хөкемгә, Аллаһының каршысына килеп басачак. Дөньяда вакытта үзе исән чагында, эшләп калдырган һәр бер изгелеге һәм явызлыгы өчен Алла каршында тиешле җәзасын алачак! Җавап бирәчәк! Һәммәбезгә дә әзер булырга кирәк! Бу хак! Үлемнән качып котылып булмаган кебек, Аллаһының гадел хөкеменнән һич кем качып котыла алмас! Менә шул вакытта, без ни телебез белән боларның һәммәсе өчен дә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирербез икән? Боларның барысы өчен дә һәм балаларыбызның динсез булып яшәүләре өчен дә, Аллаһы Тәгалә каршысында без гөнаһлымы? Әйе, әйе без гөнаһлы, ата-аналар гөнаһлы. Бик тә гөнаһлы! Моның өчен, шундый ата-аналар өчен, ялкынлы җәһәннәм тиеш, - синең хакың шул. Безнең киләчәгебезне динсез, тәрбиясез, әхлаксыз, балалар кулына калдырма, Аллам Раббым! Гафләт йокыларыннан уяныйк! Үзебезгә яхшы якка үзгәреш ясыйк! Болай акылсыз-фикерсез хайваннар кебек яшәмик! Үзебез дә һәм балаларыбыз да Аллаһы Тәгаләнең юлында булып, ислам дине кушканча яшәргә тырышыйк! Үзебезнең артыбыздан рухларыбызны шатландырып торырдай, изге дога кылучы балалар калдырыйк! Калган гомерләребезне изгелекләрдә үткәрергә тырышыйк! Иң әүәле үзебезне, җәмгыятебезне төзекләндерик, савыктырыйк! Кеше ни чәчсә - шуны урачак. Басуга чүп үләне чәчеп, гөл үсүен көткән адәмне, акыллы диеп булмый. Үзе гыйлем өйрәнмәгән һәм шуны балаларына да өйрәтмәгән, динсез, әхлаксыз кеше ватан - ил өчен дә файдалы кеше була алмас!

Зөфәр хазрәт ТӘХАВИЕВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе