Хаҗ кылу хикмәтләре

Бисмилләһир рахмәнир рахим. Ислам дине биш баганага нигезләнеп төзелгән. Шуның беренчесе Аллаһка иман китерү булса, бишенчесе – хаҗ гамәле. Мөмкинлеге, исәнлеге булган

БӘЙЛЕ
2010 Июн 08

Бисмилләһир рахмәнир рахим.

Ислам дине биш баганага нигезләнеп төзелгән. Шуның беренчесе Аллаһка иман китерү булса, бишенчесе – хаҗ гамәле. Мөмкинлеге, исәнлеге булган һәр кешегә үз гомерендә бер мәртәбә Аллаһының ризалыгы өчен Мәккә шәһәрендәге Кәгъбатуллаһка барып хаҗ гамәлләрен үтәп кайту өстебезгә йөкләнгән, ягъни фарыз кылынган.

Хаҗ ул җиңел гамәлләрдән түгел. Анда бару өчен башта әзерлек кирәк. Җәяү бик күп йөрелә. Рухи яктан да әзерлек сорала, чит ил паспорты, табибтан сәламәт булуың турында белешмә, бик уңайлы аяк киемнәре, юллык акча долларлар белән һәм башкалар кирәк. Мин үзем берничә ел алдан әзерләндем. Пенсия акчаларымны җыярга тотындым. Берничә ел җыеп, барысы да әзер булгач, Казандагы Лобачевский урамындагы 6нчы йортка барып, “Идел-хаҗ”ның теркәлү бүлегенә килдем. Анда мине бик чибәр, мөлаем, чын мөселманча киенгән Фәридә исемле ханым каршылады. Документларымны, акчаларымны биреп теркәлгәннән соң, көтәргә кушып, хәбәрләшербез дип мине озатты, “Хаҗ кылу тәртибе” дигән китап та биреп җибәрде. Аллаһының рәхмәте яусын үзенә. Әйтеп бетергесез зур шатлык белән кайтып киттем. Түземсезлек белән көттем. Ул көн килде. Аллага шөкер, 2005 елның 27 декабрендә Казан аэропортыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай дигән шәһәренә очтык. Сарджэна дигән аэрпортына төштек. Анда безне Дубайга барыр өчен өр-яңа автобуслар көтеп тора иде. Утырып киттек. Фарсы култыгы Дубайга ук терәлеп тора икән. Иптәшләрдән аерым гына аны карарга бардым. 25 градус җылы. Мәчеткә кереп, фарыз намазларыбызны кыскартып, 2шәр рәкәгать итеп укыдык.

Алып баручы җитәкчеләребез – Аяз, Идрис, Дамир, Илнур хәзрәтләр. Алар безгә бик әйбәт итеп аңлатып, мөмкинлеге чыгу белән вәгазьләр сөйләделәр. Без Дубайдан 1700 км юлга чыктык. Юлда очраган мәчетләрдә туктап, намаз укып бардык. Гарәбстан чигенә килеп җиттек. Анда озак итеп бик җентекләп тикшерделәр. Күз алмаларына кадәр тикшерделәр. Төнлә Согуд Гарәбстанының башкаласы Әр-Риядка тукталдык. Аны үтеп, кичке якта Таиф шәһәренә килеп җиттек. “Мәйткат” дип атала торган җиргә җиткәч, ихрамнарыбызны кидек. Госелләндек, тәһарәтләндек. Ният кылып, 2 рәкәгать намаз укып, “Ләббәйкә” әйтеп, Мәккә шәһәренә юл алдык. Кичке якта Мәккәгә килеп җиттек. Кунак йортларына урнаштык. Төнге сәгать 11дә “Әл-Хәрам” мәчетенә юл алдык. Йа Аллам, нинди зур шатлык. Дөнья яралганнан бирле изге саналган Кәгъбатуллаһка аяк бастык. Күңел тулы бу шатлыкны бернинди үлчәү белән дә үлчәп булмас иде. Һавада ниндидер тәмле ис таралган, күңел шатлык белән тулган. Бу 2005 елның 30 декабре сәгать 12нче ярты. 212 кеше бергә Кәгъбатуллаһ тирәли тәваф кылдык, Сафа-Мәрвә тауларын йөрдек, туйганчы зәм-зәм сулары эчтек, чәчләрне алдырдык. Иртәнге якта сәгать 4 тулганда кайттык. Чәй эчеп йокларга яттык. 2 сәгатьтән соң иртәнге намазга тордык. Шулай итеп, 2006 елны Кәгъбатуллаһта каршыладык. Аллага шөкер, көн саен иртән дә, кичен дә госел коенып, чистарынып, һәрвакыт тәһарәтле килеш Кәгъбатуллаһка йөрдек. Сәгать 3тә торып, Кәгъбатуллаһка барабыз. Түземсезлек белән иртәнге намазны көтәбез. Имам шулкадәр намазны матур укып алып бара, күңелләр, тәннәр рәхәткә чума. Анда ястүне укып, өйгә җәяү кайтабыз.2-3 км кайтырга кирәк. Сәгать 4тә торып, госелләнеп, зур хаҗ кылырга ниятләдек.

Барысын да үтәгәннән соң, автобусларга төялеп, Минәгә юнәлдек. Палаталарга урнаштык. Идрис хәзрәт, Илнур хәзрәтләр белән бер палатага урнаштык. 9 гыйнварда автобусларга төялеп, Мөздәлифә тавына киттек. Әй, машина, һич юл биреп бетерә торган түгел. Шоферларны җәлләдем. Мәскәүдә дә хәрәкәт алай ук түгелдер. 10 километрлы җиргә 4 сәгать бардык. Комлы-ташлы җиргә барып, Мөздәлифә итәгендә кундык. Аннан Минәгә кире кайттык. Корбан бәйрәме көнне Кәгъбатуллаһ тирәли тәваф кылдык.

Гарәфәт тавында комлы җирдә палатада ял иттек. Өйләдән соң шайтанга таш тарга бардык, кайткач, чәчләрне кырдырып, ихрамнан чыктык. Тагын ике көн рәттән 21әр таш аттык. Аннан соң Минәдән Кәгъбәтуллаһка җәяү кайттык. Корбан ите пешереп ашадык. Төнге сәгать икедә Кәгъбатуллаһка тәваф кылырга киттек. Сафа-Мәрвәдә халык күп иде, анда да йөрдек. Аллага шөкер, барысын да үтәп, сәгать 4тә кайтып җиттек. Аяклар авырта, кабарган урыннарга изолента ябыштырдык.

Саубуллашу тәвафын үтәп, Кәгъбатуллаһ белән аерылыштык. Төнлә сәгать 3тә Мәдинәгә китеп бардык. Өйләгә барып җиттек. Һәр намазны Пәйгамбәребез мәчетендә укыдык. Соңгы кат мәчет белән саубуллашып, 15 гыйнварда өйләдән соң Мәдинәдән сәгать 3тә кайту ягына кузгалып киттек.

5 автобуска төялдек. Дубайга киттек. Чик буенда 1 тәүлек тоттылар, чөнки бер кешебез юк иде, табылды. Аннан җибәрделәр. Дубайга сәгать 12ләргә килеп җиттек. 18е көнне Сардэнҗы аэрпортыннан Казанга 4,5 сәгатьтә кайтып җиттек. Казанда 30 градус суык.

Шулай итеп, хаҗ гамәлен үтәп, исән-сау кайтып җиттек, Аллага шөкер. Рәхмәтем зур шундый зур эшне оештыручыларга, безне алып баручыларга – “Идел-Хаҗ” җәмгыятенә. Эшләрендә уңышлар, тормышларында җиңеллекләр бирсен Аллаһы Тәгалә.

Исәнлектән аермасын. Әмин. Бергә булган иптәшләргә, хатыннарга, ирләргә, хаҗиларга, хаҗияләргә, барыгызга да исәнлек-саулык теләп калам.

Алдагы көннәребезне дә Аллаһының ризалыгы өчен гамәл-гыйбадәттә уздырып, Аллаһ каршына иман белән барырга барыбызга да насыйп итсен иде.

Люцир Зыятдинов, Чирмешән районы, Әмир авылы имамы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе