Сөенергәме, әллә көенергәме?

Ниһаять, ничә еллар буена кызу бәхәсләр тудырган мәсьәләнең чишелеше табылды сыман: Президент Д.Медведевның Указы нигезендә яңа уку елыннан Россиянең 19

Читайте также
2010 Фев 05

Ниһаять, ничә еллар буена кызу бәхәсләр тудырган мәсьәләнең чишелеше табылды сыман: Президент Д.Медведевның Указы нигезендә яңа уку елыннан Россиянең 19 субъектындагы(Свердловск, Курган, Вологодск, Калининград, Кострома, Новосибирск, Пенза, Тамбов, Тверь, Томск өлкәләре, Еврей автономия өлкәсе, Калмыкия, Карачай-Черкес, Удмуртия, Чечня, Чувашия республикалары, Камчатск, Красноярск, Ставрополь) мәктәпләрдә сынап карау шарты белән – рәсми төстә дин сабагы керә башлый.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә җыелган журналистларга мөфтинең дәүләт органнары белән элемтә буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб игълан итте. Тик Татарстан бу экспериментта катнашмый.

Бу мәсьәләдә хәзер кайбер үзгәрешләр дә булачак: Әйтик, элек «Диннәр тарихы» дигән фән өлкән сыйныф балаларына гына керә башлар дип уйланылган булса, инде яңача караш хөкем сөрә, ягъни IV-V класс укучыларына дини дәресләр бирергә керешәчәкләр. «Ни өчен мондый үзгәреш барлыкка килгән?» – дигән сорауга Вәлиулла хәзрәт: «Кечкенә чакта баланың күңеле чиста һәм саф була, ул әле бозылырга өлгерми. Шулай да рухи мәсьәләләрне ул инде яхшы кабул итә», – дип аңлатты. Балаларга православие, ислам, будда, яһүд мәдәниятләре, дөнья диннәре, дөньяви этика нигезләре дигән 6 фән тәкъдим ителә. Шулар арасыннан ул берсен – күңеленә иң якынын кабул итеп алырга тиеш була.

Әмма бөтен мәсьәлә дә шунда: 11-12 яшьлек бала мөстәкыйль рәвештә бу фәннәрнең берсен – үзенең рухына якынын ялгышмыйча ничек сайлап алыр икән? Әлбәттә, аңа әти-әнисе ярдәмгә килергә тиеш була. Биредә тагын бер сорау туа. Ата-аналар балаларына бу мәсьәләдә ни рәвешле булыша алырлар икән, әгәр дә ки үзләренең дә дин өлкәсендә гыйлемнәре сай булса? Аннары дини яктан да нык әзерлекле укытучыларны каян алырга? Бу сорауларга тагын дәреслекләргә кытлык мәсьәләсе дә килеп кушыла.Әмма Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллинның әйтүенчә, хәзер инде динне мәктәпкә кертергә кирәкме, юкмы дип сораулар куюның мәгънәсе юк икән.

Сүзгә янәдән Вәлиулла хәзрәт кушылды һәм: «Татарстанда балаларга дин сабагын бирү мәсьәләсендә бәхәсләр, низаглар килеп чыкмас дип ышанам. Безне республикадан читтә яшәүче татар мөселман балаларының язмышы борчый. Бельгиядә, мәсәлән, бер бала бөтенләй башка бер динне өйрәнергә теләсә дә, аңа мондый мөмкинлек бирелә. Ә бездә моны бюджет күтәрә алмас дип уйлыйм», – диде. Тик мондый очрак барлыкка килсә дә, артык борчылырга урын юк. Андый балаларга «Дөнья диннәре нигезләре» дигән фән керәчәк. Россиядә 50 проценттан артык ата-ана үз баласын «Дөньви этика нигезләре» дигән фәнне укытырга бирер дигән фикерләр дә бар икән.

Журналистлар алдында Казандагы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Рәфыйк әфәнде бу мәсьәләгә берникадәр үзгә карашта торуын яшермәде. Ул: «Ислам дине әһелләре мәктәпкә керергәме, юкмы дип бәхәсләшеп, шактый вакыт уздыралар. Без күбрәк «Диннәр тарихы»н укыту турында сүз алып барсак, православие вәкилләре барыбер үзенекен эшләде. Алар унлап төбәктәге мәктәпләрдә үз диннәрен укыттылар. «Диннәр тарихы» күп конфессияле Татарстан өчен бәлки дөрес тә булгандыр. Ә менә Балтач районы мөселманнары үз мәктәпләрендә ислам дине дәресләрен кертеп, киләчәкне күз алдында тотып эшләделәр, 10 елдан артык бу өлкәдә зур тәҗрибә тупладылар. Аларның дәресләре бик кызыклы һәм файдалы үтә, методикасы да шактый уңышлы сайлап алынган, балалар күңеленә үтеп керерлек остазлары, укытучылары да бар. Безгә бу тәҗрибәне бөтен Татарстанга, татарлар яши торган башка төбәкләргә дә таратырга кирәк», – диде.

РИУның ректоры Чувашиянең дә бу экспериментта катнашуы һәм мөфти Әлбир Кргановның: «Динне ничек, нинди дәреслектән укытырбыз?» – дип борчылып, үзләренә мөрәҗәгать итүе турында әйтеп узды. Шул ук вакытта ул ислам дине нигезләре буенча дәреслек язарга ниятләре турында да белдерде. «Бәлки ул Җәлил хәзрәт китабына бер өстәмә булыр. Яңа дәреслекләр әзерләү – ул заман таләбе», – диде Р.Мөхәммәтшин.

Кыскасы, без теләсәк тә, теләмәсәк тә, яңа уку елыннан Россиядәге мәктәпләргә (хәзергә – 19 төбәктә) дин дәресләре керәчәк. Ул атнасына 2 сәгать булыр дип көтелә. Әгәр дә бу эксперимент уңышлы чыкты дип табылса, ягъни балаларның әдәп-әхлагында уңай якка үзгәрешләр сизелсә, 2012 елдан дин сабаклары башка төбәкләрдә укытыла башланачак.Монда тагын бер сорау туа. 2012 елга кадәр экспериментта катнашмаган субъектлар дин өлкәсендә нәрсә белән шөгыльләнәчәк? Бу сорауга Ренат Вәлиуллин: «Безгә хәзер экспериментның уңышлы чыгуын, яисә чыкмавын көтәргә генә кала», – дип җавап бирде. Моңа сөенергәме, әллә көенергәме? Анысын киләчәк күрсәтер.

Хаҗип ӘХМӘТША

 


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе