Үлгәннәрнең каберен бел

Зиратка барыгыз – ахирәтне исегезгә төшерер. Хәдис Бауман урамындагы Татарстан китап нәшриятының фирма кибетенә мин еш керәм. «Нур» кибетенең подвалдагы бинасына гына урнашса да, бик тә

Читайте также
2010 Мар 04

Зиратка барыгыз – ахирәтне исегезгә төшерер.

Хәдис

Бауман урамындагы Татарстан китап нәшриятының фирма кибетенә мин еш керәм. «Нур» кибетенең подвалдагы бинасына гына урнашса да, бик тә пөхтә итеп җиһазланган якты, чиста, ә анда эшләүче татар кызлары һәрвакыт ачык йөз, ягымлы сүз белән каршы ала.

Чәчмә әсәрләр, шигърият, тарихи китаплар – барысы да үз бүлекчәләрендә матур итеп тезеп куелганнар. Анда җыелган гыйлем дәрьясыннан чыгасы, аерыласы килми.

Чираттагы керүемдә «Татар эзләү» дигән китапны күрдем дә, сискәнеп киттем. Исеме ничектер, моңа кадәре кулланылмаган, яңача иде. Авторы Рәфыйк Шәрәфиев булып, «заманыбызның милли героен, каһарман татар кешесен эзли» икән.

«Ят яраткан Раббысы» дигән мәкаләсендә автор милләтебез өчен бик тә гыйбрәтле һәм сискәндергеч вакыйгалар турында бәян итә. Сүз 2004 елның апрель аенда «Тукай көннәре»н үткәргәндә бөек шагыйребезнең әнисе Мәмдүдә абыстайның каберен Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында эзләп йөрүләре турында бара.

«...Тик безме соң исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен белеп торучы?

... Күңелләребез таштан да каты һәм салкын булгач соң... Хәтта Мәмдүдә абыстайның үз авылларында яшәп алуы һәм шушында җирләнүе хакында да җәмәгатьчелеккә ишетелерлек сүз башлаучы булмаган».

Нинди җан өзгеч хәл! Тукаебыз тиңентен Тукаебызның әнкәсенең каберен кайда икәнлеген ачыклау халәтенә 2004 елда гына килүебез бик тә аяныч шул...

Күңелемне кичекмәстән Тукаебызның каберенә барып зиярәт кылу кирәклеге өтеп алды.

Тукаебызның җәсәден үзенең җир куенына кадерләп сыендырган Яңа Бистә зиратында минем элек тә булганым бар иде.

Үткән гасырның 90нчы елларында милләтебез тормышында бер олуг вакыйга булып, мин аның гади бер катнашучысы идем. Хөрмәтле язучыбыз Зәки Зәйнуллин җитәкчелегендә Кремль биләмәләрендә казу эшләре алып барганда табылып, пөхтә итеп җыелган бабайларыбызның изге сөякләрен тартмага салып, ошбу зиратка илтеп җирләгән идек.

Аллаһы Тәгалә безләрнең соңлабрак кылган гамәлебезгә разый булып, илебез, милләтебез, динебез өчен шәһит булып киткән кардәшләребезне Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин.

«Борисково» авылына баручы автобуска утырып, «Тимер юл» тукталышында төштем дә, «Трактор» урамы белән туп-туры барып, зиратка килеп җиттем.

Зираттагы агачлар инде күптән сары яфракларын җиргә сибеп, ап-ак кар җир өстен үзенең йомшак юрганына төрендергән. Көн салкынча булса да, җилсез һәм кояшлы иде.

Үзәк аллея белән барып, сулга борылдым да, тыйнак кына дүрт кырлы таш куелган Тукаебыз кабере янына килеп туктадым. Остазларым өйрәткәнчә, кыйблага карап, Коръәни-Кәримебездән берничә сүрә укып, Мөхәммәтгариф улы Габдулла рухына багышладым да, әкрен генә кәгъдәдән күтәрелеп, халкыбызның сөекле улын сыендырган җир биләмәсен игътибар белән карый башладым. Тирә-юньне ап-ак кар мамыгы каплаган. Сукмакның Тукайга каршы ягында ботакларын иркен җәеп үскән каенның исәп-хисапсыз күп бөреләре эленеп тора. Шулар белән кышкы кояш нурына коена-коена, чыр-чу килеп, чыпчык көтүләре чемченә.

Бер генә кабер өстендә дә юк, ә Тукаебыз каберенең өсте каен бөресе орлыклары белән чигеп куелган сыман. Әйтерсең, татар кызларыбызның нәфис бармаклары ярдәмендә башкарылган диярсең.

Дөнья шундый тыныч, шундый якты, искиткеч матур. Ә тын һавадан колакларны салмак кына кытыклаган чыпчыкларның гәпләшүе бөтенләй сихри дөньяга алып китә...

Мин шулай күпме басып торганмындыр, күзләрем кабат кабер ташына төште дә, андагы язмаларга игътибар иттем. Тукаебызның исеме, яшәү чоры һәм калкытып ясалган рәсеме. Йөрәк әрнеткеч саран мәгълүмат. Ирексездән хөрмәтле галимебез Сәлам Алишевның «Татар тарихчылары» исемле китабында язган сүзләре искә төшә: «Татар халкының бик мөһим байлыгы бар. Ул да булса, кабер ташларындагы язулары – эпиграфик истәлекләр».

Ә инде язучы-публицист һәм милләтпәрвәр шәхесебез Нурулла Гарифның «Казан ханлыгы» дигән китабындагы татар халкыбызның кабер ташларындагы язмаларында Коръәни – Кәримебездән аятьләр булуы, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сүзләре язылуы С.Алишевның сүзләрен раслау гына түгел, ә сискәндереп җибәрә. Мисал өчен ошбу китапта күрсәтелгән бер кабер ташындагы 8 юлдан торган мәгълүматның икесен генә китерәм:

1. Аллаһу Тәгалә әйтте: «Һәрбер җан иясе үлем ачысын татыр» (Коръән 31/34).

2. Нәби галәйһиссәләм әйтте: «Җирдәге дөнья бер сәгатьлек вакыттыр, аны Аллаһыга табыну белән үткәр».

Ә Тукаебызның Аллаһ тарафыннан иңдерелгән соңгы Китабына мөнәсәбәте ниндирәк булган соң дигән сорауның да тууы мөмкиндер бит. Бу сорауга Харис хәзрәт Салихҗан үзенең «Пушкин һәм Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре» дигән китабында Тукаебызның Хак Тәгалә кәлимәсенең мәгънәви тәфсирен китереп, җавапны әзерләп тә куйган икән:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

Мондый юлларны язу дәрәҗәсенә күтәрелә алган Тукаебызның кабер ташы бездән соңгы буыннар сокланып укып, горурланып искә алырлык сүзләр белән бизәлгән булырга тиештер дигән фикеремне язарга батырчылык итәм һәм ихлас күңелемнән шулай булачагына ышанам да. Иншә Аллаһ.

Күңелемдә урнашкан һәм тирә-юньдә хөкем сөргән искиткеч тынычлыкны бозмас өчен, аяк астындагы ап-ак кар җәймәсен бик нык шыгырдатмаска тырышып, зираттан чыга торган юл белән атладым.

«Йа, Раббым, ошбу зиратның җир куенында яткан мөэмин-мөселман булып киткән дин кардәшләребезнең рухларын шат кыл. Аларның дөньячылык белән белеп кылган, белми кылган гөнаһларын ярлыка. Аларны ут газабыннан, кабер газабыннан сакла. Аларга җәннәтләреңне насыйп ит. Аларның тар каберләрен киң кыл, караңгы каберләрен якты кыл! Әмин!» – дип кабатлый-кабатлый капка янына килеп җиттем. Бөтен эчке дөньям, уй-фикерләрем, Тукай кабере янында, юл буйлап атлаганда тирә-якта тезелеп торган ак кабер ташлары дәрьясында туган хис-тойгыларым белән чорнап алынса да, аякларым М.Горький исемендәге Үзәк ял паркының җир куенына сыенган Һади Такташ кабере янына таба атлыйлар иде. Аның янына да мин еш барам. Соңгы баруымда сентябрь ае булып, аның кабере өстенә кемнеңдер мәрхәмәтле куллары белән утыртылган юкә чәчәк аткан иде. Ә бүген исә нәкъ Тукаебыз кабере өстендәге күренеш: монда да ап-ак йомшак кар өсте каен бөресе орлыклары белән бизәлгән, шундый ук тынлык, шундый ук кышкы гүзәллек! Бары тик чыпчыкларның гына авазлары ишетелми, ялга туктаганнардыр, күрәсең.

Йа Раббым, халкыбызның кадерле улларының кабер өсләрен шулай Үз кодрәтең белән бер үк төсле итеп бизәгәнең өчен без шөкрана кылабыз. Йа Раббым, аларның икесенә дә җәннәтләреңнең иң түрендәге урыннарыңны насыйп әйлә. Әмин. Бигрәк иртә киттеләр бит Үзеңнең хозурыңа: берсе 27 яшендә, икенчесе 30 яшендә үк. Такташыбыз тирәсендә ак күлмәкләрен киеп җиде мәһабәт каен утыра икән. Җиденчесе бигрәк тә яшь, бигрәк тә зифа буйлы – анысы Галиәсгар Камал янына ук барып сыенган...

...Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар,

Бер җирдә юк камыш сабаклары –

Андагыдай шаулый торганнар...

Әйтерсең лә, «Тамбов урманнары уртасында» йөргәндә үк туган шигъри юлларында Казаныбыз җирлегендә үскән каеннарны да тоемлый алган диярсең. Әйе, аның янында гына, бер-берсенә сыенып, бүрекләре зәңгәр күкләргә терәлеп торган нык бәдәнле агачлары белән бизәлгән тирән тарлавык Казансуның камышлы ярларына ук барып тоташа.

Тарлавыкның икенче ягында заманча төзелгән эреле-ваклы таш йортлар күренә. Йа Раббым, Үзең генә саклый күр, ул әрсезлек Такташ ягына да үрмәли күрмәсен. Чөнки Такташыбыз, Г. Камал, Габдулла Камал I, Сәрдар Вәисов һ.б. бик күп милләт һәм җәмәгать эшлеклеләребез җирләнгән ошбу зират бернинди таш агач коймалар белән дә әйләндереп алынмаган, бары тик Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм киң рәхмәте белән гөрләп үсеп утырган мәһабәт агачлар гына саклый аларны...

Тамырларыбыздан өзелеп, кем икәнлегебезне белмичә яшәүдән саклый күрсен инде Аллаһы Тәгалә безнең һәрбарчабызны да.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!...

Мәгариф РАЯНОВ

 


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе