Башка чара юк

Корылтай тәнәфескә тукталган арада мин аның кайбер делегатларына корылтайда Россия мөселманнарын берләштерү турында яңгыраган фикер белән уртаклашуларын, урыннарда ислам динең хәле, туган

Читайте также
2010 Мар 04

Корылтай тәнәфескә тукталган арада мин аның кайбер делегатларына корылтайда Россия мөселманнарын берләштерү турында яңгыраган фикер белән уртаклашуларын, урыннарда ислам динең хәле, туган телебезнең язмышы хакында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать иттем.

 

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы:

Берләштерү хакында Исмаил хаҗи Бәрдыев әйтеп китте инде. «Мөселман булган кеше берләшүгә каршы булалмый», – диде. Чыннан да, мөселманнар бердәм яшәргә тиеш, әмма ул әйтү белән генә берләштек дип әйтеп булмый бит әле. Шуңа күрә съездда да ике төрле фикер яңгырады. Равил хәзрәт Гайнетдин бердәнбер мөфти булырга кирәк дигән фикерне алга сөрде, ә Тәлгат хәзрәт Таҗетдин фикеренчә бер координацион, берләштерүче үзәк оешырга тиеш. Бу очраклы түгел, дип уйлыйм, чөнки ул ахырына кадәр җиренә җиткереп уйланылган мәсьәлә түгел. Үзебезнең мөфти Госман хәзрәт Исхакый да чыгышында дөрес әйтте. Әле бит урыннарда, төбәкләрдә берничә диния нәзарәте бар. Урыннарда бу проблема хәл ителмичә, бөтенесен бергә берләштерү шактый авыр. Ярый менә Татарстанда бөтенесе бер үзәккә берләшкән. Татарстан инде ул алга таба икенче адымын атлый, координацион үзәккәме, башкагамы керә ала. Ә башка төбәкләрдә алар ничек берләшә алыр соң? Үзләрендә өчәр мөфти булган төбәкләр бар. Менә Мордовияне алыйк. Алар ничек итеп берләшер икән? Башта төбәкләрдә берләшү турында сүз барырга тиеш. Алга таба гына гомум берләшү хакында уйларга мөмкин.

Рамил хәзрәт Бикбаев, Балтач:

Нинди генә тармак булмасын, көч куймыйча гына ниндидер уңышка, нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Безнең Балтач төбәге дә шул аксиомага буйсына. Игенче чәчү җиренең сыйфатына караган кебек безнең эш тә. Кара балчык икән, анда орлык чәчсәң, карап, тәрбияләп торсаң, беренче елында ук яхшы уңыш алырга мөмкин. Авыл халкы да шулай. Кайсысы кара, кайсысы кызыл балчыклы туфрак кебек. Шул сыйфатына карап, орлык чәчкәч, даими ашлап тору таләп ителә. Районыбыздагы яшь имамнарыбыз да, әлхәмдүлилләһи шөкер, мәчетләрдә даими дәресләр үткәрәләр, халык арасында еш булалар. Шуны күреп, авыл кешесе мәчеткә үзеннән-үзе килә башлый. Халык һәрвакыт яхшылыкка омтыла. Мәчеттә хәрәкәт барса, шуңа елышалар. Кеше бара торган арбага утыра, диләр. Бөтен төбәкләрдә дә халык бер. Бары тик имамнарыбызга сабыр итеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына өметләнеп эшләргә кирәк. Дөнья максаты куймыйча, нәфесеңне чикләп, Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә!

Рубин хәзрәт Хәйретдин, Киров өлкәсенең Малмыж районы Татар Комбашы авылы имам хатибы:

Шушындый мөселман мәҗлесендә катнаша алуыма бик шатмын. Корылтайдан алдагы көннәргә ышанычлар алып китәбез. Аллаһы Тәгалә шушы юлда халыкка хезмәт итүдә һәркайсыбызга сабырлыклар, көч, дәрт-дәрман бирсен. Бик мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Бөек ислам дине хакында. Динебез ислам – дөньяда хак диннәрнең берсе. Без моны дөрес аңлап, җәмгыятебез төзек, анда яшәүче һәрбер шәхес заманга, милләтнең алдынгы сафында торучыларына лаек булсын, дип эш итәбез. Авылыбызда ике мәчет бар, Аллага шөкер. Шуның берсе борынгы, ул 1902 елда Мөхәммәтгали Әхмәтбай хәзрәтнең акчасына төзелгән. Халыкны мәчеткә тарту өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз, төрле чаралардан файдаланабыз. Балалар һәм өлкәннәр өчен дин дәресләре алып барабыз. Читтән көчле вәгазьче хәзрәтләрне чакыртабыз. Мәктәптә рус өлкәсендә яшәгәнлектән, укыту, кызганычка, рус телендә бара. Әмма татар теле дәресләрен саклап калдык.

Надыйр хәзрәт Сәлахетдин, Яшел Үзән шәһәренең Тынычлык бистәсе мәчете имам хатибы:

Мәчеткә йөрүче халыкның күбесен урта буын вәкилләре тәшкил итә. Аларның яше 40 белән 50 арасында. Шөкер, мәчетебез шәһәр эшкуарларының ярдәмен тоеп яши. Бер төркем көчләр мәктәпләрдә туган телдә укытуны тыючы 309нчы федераль законны сылтау итеп, татар телендә белем бирүче бер мәктәп белән бер көллиятне берләштереп, анда үз телебездә укытуны тыймакчы иделәр. Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җитәкчелегендә район, шәһәр җитәкчеләре белән очрашып, ныклы сөйләшүләр үткәрдек. Нәтиҗәдә, мәктәпләребез исән-сау калды. Съездда мөселман зыялылары юк, дип сөйләделәр. Бар ул мөселман зыялылары, нигә булмасын. Зыялыларыбыз арасында мөселманнар юк дәрәҗәсендә. Менә кайда мәсьәлә! Күпләре: «Минем динем йөрәгемдә», – дип әйтүдән башканы белмиләр. Әгәр алар динле булсалар, телебезне саклаучыларның сафында бездән дә алдарак торырлар иде. Юк бит, кая соң алар? Җырчылар: «Безнең эшебез җырлау», язучылар: «Безнең эшебез язу», -дип акланырга яраталар. Әгәр без, дин әһелләре дә: «Безнең эшебез мәчетләрдә намаз уку», – дисәк, эш кая барыр, җәмәгать? Туган телне саклау ул бүген намус эше генә түгел, Аллаһы Тәгаләнең әмере дә. Ана теле иман белән бергә йөри. Мин тиз араларда татар зыялылары белән дин әһелләренең берләштерелгән зур җыенын үткәрергә кирәк дип саныйм. Йөрәкне көйдергән барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк. Киләчәктә туган телебез шушы мәдрәсәләребезгә килеп сыенмагае әле. Әгәр ил җитәкчелеге рус булмаган милләтләргә карата бу сәясәтен үзгәртмәсә, башка чара да калмый.

Ирек НИГЪМӘТИ


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе