Ахун бабай мәчете

Татар халкы ул кайда булса да берәр авылга нигез салса,иң беренче мәчет һәм мәдрәсә турында кайгырта.

Читайте также
2010 Апр 03

Татар халкы ул кайда булса да берәр авылга нигез салса,иң беренче мәчет һәм мәдрәсә турында кайгырта.

1957 ел октябрь аеның бер көнендә Татар Согыты авылында шомлы хәбәр тарала. Ул көн бик болытлы һәм яңгырлы иде. Имеш, авылыбызның беренче мәхәллә мәчетенең манарасын кисәләр, мәчетне сүтәләр икән. Бу хәбәрне ишеткәч, авыл халкы мәчет янына җыела башлый. Әмма хәбәрнең дөресме, түгелме икәнен беркем дә белми иде әле. Ә хәбәр дөрес булып чыкты. Тагы берәр көннән балта-пычкы күтәргән, баулар тоткан, битләрен сакал-мыек баскан ирләр төркеме Ахун бабай мәчете янына килеп туктадылар. Тиз арада авыл халкы да җыелып өлгерде. Бу балта-пычкы тоткан ирләр мәчет манарасын кисәргә килүчеләр иде. Беркемнән сорамыйча, алар мәчеткә керә башладылар.

Авыл халкы шаулашырга тотынды. Хатыннар һәм балалар елый, зар кыла. Авыл халкы арасында яңа гына армия сафларыннан кайткан Минетдин Айнетдинов һәм Фәметдин Камалов тә бар иделәр. Мәчет эченә кереп өлгергән манара кисүчеләрне бу егетләр куалап чыгардылар. Авыл халкы бу көнне мәчет манарасын аудартмады, ул кешеләрне авылдан куып ук чыгардылар. Алар, әлбәттә, авыл кешеләре дә, ислам динендәгеләр дә түгел иде. Дөрес, бу вакытта мәчет үз вазифасын башкармый иде. Ахун бабай мәчете 1930 елда хакимият тарафыннан намаз укучылар өчен ябылган иде. Мәчет 27 ел дәвамында колхоз өчен бәрәңге склады да, печән, яфрак, азык саклау, сугыш чорында корчаңгы чире белән чирләгән атлар өчен карантин урыны да булып кулланыла.

Илленче елларда кырдан җыеп алынган ашлыкны, юллар начар булу сәбәпле, салкыннар тотынганчы мәчеттә саклыйлар иде. Кыш көне, юллар төшкәч, Канашка ташыйлар иде. Ул вакытта халык ачлык белән интегә, ә мәчет тулы бодай. Бер граммын халыкка бирмичә озаталар иде. Ахун бабай мәчете, үз вазифасын үтәмәсә дә, халыкка ул бик кадерле иде. Татар халкы ул кайда булса да берәр авылга нигез салса, иң беренче мәчет һәм мәдрәсә турында кайгырта. Бу Ахун бабай мәчете урынында гасырлар дәвамында берсен-берсе алыштырган манарасыз да, манаралы да мәчетләр салынып торган. 1871 елда авыл халкы Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тагын бер яңа мәчет сала. Зур, ике катлы, биек, матур манаралы итеп төзелә бу мәчет. Бу төзелешкә дә казнадан бер тиен акча бирелми. 60 ел бу мәчеттә авыл халкы Аллаһы Тәгалә кушканча гыйбадәт кыла, намаз укый. Һәр көнне биш вакыт азан яңгырап тора авыл өстендә. Ни аяныч, язып үттек инде, 1930 елда совет хакимияте яба Ахун бабай мәчетен

Мәчет манарасын кисәргә килүчеләрне халык куалап җибәрә, ә авылга НКВД вәкилләре, төрле түрәләр килә. Шау-шуда актив катнашучыларны авыл Советына, колхоз идарәсенә чакырталар. Төрмә, сөрген белән куркыталар. Нишлисең, Сталин үлгән булса да, сталинизм яши иде әле. Балта-пычкыларын күтәреп, бауларын тотып, йөзләрен сакал-мыек баскан килмешәкләр төркеме тагын авылыбызда пәйда булды. Бу юлы инде алар белән милиция, түрәләр килде. Бу көнне авыл халкы җыелса да, ерактан гына карап тора башлады. Балталы, пычкылы килмешәкләрне мәчет эченә үткәрделәр.

Пычкы тавышы ишетелә башлады. Манараның урта баганасын кисәләр иде. Авыл ирләре эчтән еласалар, хатыннар һәм балалар яшермичә елыйлар иде. Безнең балачакта әбиләрдән ишеткән бар, мәчет манарасын кискәндә мәчет улап җибәрә икән дип. Без бик тыңласак та ишетмәдек. Ә тагын ишеткән идек әбиләрдән манара кисеп аударгач, мәчетнең ае югала дип. Дөрестән дә, килмешәкләр мәчет манарасын кисеп аударгач, ай югалды. Манараны аудардылар, мәчетне нигезенә тикле сүтеп ыргыттылар да, бу килмешәкләр авылдан китеп тә бардылар.

Мәчетебезнең кайбер бүрәнәләрен яңа келәт төзелешенә алдылар. Калган материалларын дуңгыз фермасының азык цехы мичендә яндырып бетерделәр. Мәчетебезнең ае күпмедер вакыт үткәч табылды. Авылыбызның батыр йөрәкле кешеләре зиратта биек багана бастырып, аның башына шул айны куйдылар. Күп еллар үткәч, ай тагын югалды. Ә 2009 елда Ахун бабай мәчетенең аен урта мәчеткә китереп бирделәр. Ул хәзер мәчеттә бик кадерләп саклана. 1871 елда төзелгән мәчетне халык Ахун бабай мәчете дип атаган. Бу мәчеттә утыз ел дәвамында имам хатип, шул ук вакытта Буа өязе ахуны булып та Ахун бабай Вәлиулла ислам дине юлында хезмәт иткән. Вакытына күрә ул бик укымышлы кеше булган.

Сембер губернасында Буа өязе зур өязләрдән була. Мәчет һәм мәдрәсәләр күп булган, һәр татар авылында 3-4 мәчет булган. Ахун бабай Вәлиулла хәзрәтләре мәчетләрнең, мәдрәсәләрнең, мәхәлләләрнең эшчәнлеген тикшереп, күзәтеп торган; ул күп вакытын авылдан-авылга йөреп, муллаларның, мөгаллимнәрнең эшен тикшереп һәм чын ислам динен өйрәтеп йөргән. 100 ел үтсә дә, әлегә тикле Ахун бабай йөргән юлны татары да, чуашы да Ахун юлы дип атый. Бу юл Буадан алып Шомыршыга хәтле урман эчендә була. Элгәре Ахун бабай кое, Ахун бабай урамы атамалары булган. Ахун бабайның вафаты да юлда була. Шыгырдан ягыннан авылларда мәхәлләләрне тикшереп кайткан вакытта бик көчле буран чыга. Ике Согыт арасында буран котыра. Караңгы төшә. Ахун бабайның аты адаша. Дилбегә 17 яшьлек Хәлиулла Мурдиевның кулында була. Кешелекле, чын мөселман Ахун бабай Хәлиуллага: «Син яшь кеше, сиңа яшәргә дә яшәргә; өйләнәсең, балалар үстерәсең бар. Бар, ничек булса да кайтырга тырыш. Мин инде карт кеше», – дип китәргә үгетли. Хәлиулланың штаны бер генә кат, бик юка була. Ахун бабай үзенең мендәрен ертып, мамыгын Хәлиулланың штан төбенә тутыра. Монда да бер хикмәт булгандыр. Хәлиулла көч-хәл белән Байтирәк авылына барып чыга. Ә икенче көнне Ахун бабайның үле гәүдәсен табып кайталар. Бу хәл 1910 елда, кыш көне, моннан 100 ел элек була. Урыны җәннәттә булсын инде, Раббым бер Аллаһ. Авылыбыз халкы онытмый Ахун бабай Вәлиулланы. Мәчетне сүтеп, туздырып бәргәч, аның урыны әллә ничек моңсу калды. Күпмедер вакыт үткәч, Ахун бабай оныгының улы Әфрар бу урынны рәшәткә белән тотып алды. Әлбәттә, күршеләр дә булышты. Бу урынга чирәм чәчтеләр, куак утырттылар. Әледән-әле авыл халкы бу урынның тирәсен яңартып тора.

2005 елның 22 августында Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов башлангычы белән авылыбызда Ахун бабай истәлегенә багышлап мәҗлес үткәрелде. Бу мәҗлестә вәгазьләр сөйләделәр, Коръән укыдылар, дога кылдылар. Ошбу изге гамәлләр Ахун бабай мәчете урынында үтте, аннары Ахун бабай оныгының оныгы Фирдүс Әфрар улы йортында кунак мәҗлесе үткәрелде.

Татар Согыты авылы халкы онытмый Ахун бабайны, Ахун бабай мәчетен. Ахун бабай мәчетен сүткәнгә дә инде 52 елдан артык вакыт үтте. Күптән түгел, 2009 елның декабрь аенда, авыл халкы җыелып, Ахун бабай мәчетен яңадан торгызырга дигән карар кабул итте. Бу эшне башлап йөрүчеләрдән Муром мулласы Дамир хәзрәт Тимербулатов булды. Төп иганәчелекне дә ул үз өстенә алды. Чыгышы белән Дамирның әнисе безнең авыл кызы. Дамирдан башка да иганәчеләр булырбыз дип вәгъдә итүчеләр булды. Әлбәттә, 1-2 кешенең үзләренә генә мәчет салу авыр булыр иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер мөбарак хәдисендә: «Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен бер мәчет салдырса, яки мәчет салырга ярдәм итсә, ул бәндәгә Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә җәннәтендә аерым урын әзерләр»,- дип әйткән.

Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинле-гегезгә карап, хәер-сәдакаларыгызны Ахун бабай мәчете тезелешенә җибәрсәгез икән. Тамчылардан күл җыела, һәр сумны җибәргәннәргә дә матур теләк, догалар кылып кабул итәчәкбез. Салган акчаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршысында сәдакаи җария җөмләсеннән булып, үзегезне күп заманнар дәвамында шатландырып торыр, иншә Аллаһ.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе