Әтиләр хатирәсен саклау–изге бурыч

«Сөләйман» мәчетенә җомга намазларына йөрүче уртача буйлы, басынкы тавышлы, салмак хәрәкәтле Фәрит ага Галимовны мин күптәннән, «Шәһри Казан» газетасында

БӘЙЛЕ
2010 Май 11

«Сөләйман» мәчетенә җомга намазларына йөрүче уртача буйлы, басынкы тавышлы, салмак хәрәкәтле Фәрит ага Галимовны мин күптәннән, «Шәһри Казан» газетасында эшләгән чорлардан ук беләм. Бөек Ватан сугышында катнашып, хәбәрсез югалган әтисе Хозерхан абыйның иске татар имлясында язылган бер хатын кириллицага күчереп биргән идем. Берникадәр вакыт безнең аралар өзелеп торды.

«Ислам info» да эшләвемне белгәч, ул янәдән мине эзләп тапты. Кулында–гарәп әлифбасында язылган әтисенең 2 хаты. Моннан 68 ел элек язылып, инде битләре саргайган ике сәлам хаты. Дары һәм төтен исе бөркелгәндәй тоелды алардан. «Фәрит аганың (ул 1935 елгы) ышанычын аклармынмы, кадерле, газиз кешесенең хатларын укый алы­р­мынмы?» – дигән сораулар бимазалады күңелне. Аллаһының рәхмәте илә миңа бу эшне башкарып чыгу насыйп булды. Фәрит аганың рөхсәте бе­лән ул хатларны сезнең игътибарга тәкъ­дим итәм.
«Исәнмесез. Кадерле иптәшем Зә­кия. Сиңа саф йөрәгемнең үзәгеннән өзе­леп чыккан сәламнәремне хатка язып белдерәм. Һәм дә газиз балала­рым Сәүдә, Фәрит, Альбертка күп сә­лам. Рәхәт, шат тормыш теләп калам. Шулай ук Нурдидә сеңелемә күп сә­лам, шулай ук мине сораучыларга күп сә­лам.
Менә бүген 18 октябрь. Миңа аш­ха­­нә­дә дежур булырга туры килде. Төнге сә­га­ть 2. «Повар» лар аш әзер­ли. Ә мин сезгә хат язам. Бу сме­нада Нуретдин эшләми, башкалар аш әзерли. Ул иртәгә эшләячәк. Шәях­мәт ашханәдән ерак түгел каравылда тора. 12 сендә, 15 ендә, менә бусы 18 ендә хат салам. Рәттән 3 хат алып укырсың. 12 се­ндә язганда бераз үпкәләп тә яздым. 15 ендә хатың ки­леп керде. Ул хат­ка каршы шул көнне үк җавап язып салган идем. Ни хәл соң, бәгърем, тормышларың? Сә­ла­мә­тлекләрең дә шәп түгелдер. Ин­де Алла насыйп итеп, син бәбәй­лә­гәнче исән–сау кайтып җит­сәм иде. Ну, сагындым да соң инде! Ки­чә Шәяхмәткә дә хат килде. Хатын укып, каршы хат язып бирдем. Сыер­ларын суйганнар икән. Зур зыян бул­ган. Та­гы базар бәһаларын хатка язган иде. Моңа­рчы әле сугышка ба­рып кермәдек, шул Вольскида ятабыз. Бүген, иртәгә ке­рә­­без дип ятабыз. Алла ни язгандыр инде.
Тартырга бер нәрсә дә юк. Шушы көннәрдә посылка көттем. Шәт, сал­гансыңдыр. Хатка да язган идем. Ул 1 октябрьдән дә калмыйча барып ке­рер­гә тиеш иде. 100 сум акча салган идем. Шул хакта бер төрле дә җавап язма­ган­сың. Беләсем килә бусын сал­ган­чы: Ниш­ләп озак йөрде икән? Те­лег­рам­ма белән салган идем. Шуны сорарга оны­там. Мәскәүдән кил­гән марҗалар кит­те­лә­рме? Әмма ул ха­кта хатыңда бер дә язылмый» .
Икенче хатның да кереш өлеше беренчесенә охшаш булганга аларын тө­ше­реп калдырым.
«...Менә бүген 10 февраль Мәс­кәү­дән сулдагы Киржачь дигән шә­һәр­гә бал­нис­ка кайтардылар. 25 гыйн­варда төнге сәгать 4 ләрдә яра­­лан­дым. Кур­кыныч түгел: сул кулның 1 нче, 2 нче бармакларның ярты­шар якларын Гер­ман пулясы тиште. Авыру вакы­тым юлда үтте. Казан ягына кайтырга бик сорадым–кай­та­рмадылар. Бәлки сез­нең белән берәр кич сөйләшеп куйган бу­лыр идем. Хәерле булсын. Вакытлы кайту гына теләмик. Бөтенләй кайтырга Ходай насып итсә иде тиз заманнар тынычлап. Нуретдин белән 20 гыйн­варда исәнләшеп байтак вакыт сөй­ләш­тек. Шәяхмәт хакында бернәрсә дә белмим Зәкия. Зинһар, бер секунд тотма, хат язып, Мөндешкә менге­реп сал. Яңадан фронтка киткәнче хә­бә­рәгезне беләсем килә. Түбәндәге со­рауларга җавап яз: 1.Үзең исән–сау котылдыңмы? 2.Балабыз кем? 3.Ашау–эчу якларына нишлисез һәм ниш­ләрсез икән? Тагын да авыр булыр җәйләр. 4.Сыер белән нишләдең? Бе­рәр кеше белән уртаклашмадыңмы? Кы­сыр бул­мадымы? 5.Шәмсидән хат ба­рмы? 6.Эшеңне тапшырдыңмы? Ик­мәк би­рү­не туктатмадылармы? 7.Казан­нар бе­лән хәбәрләшмәдеңме? 8.Кемнәр­нең хәбәре бар, кемнәрнеке юк? Баш­ка хәбәрләрне дә яз, бәлки мин бел­мә­гән­нәре дә бардыр. Тиз сал. Февраль азакларына калма. Без яңа­дан китәр­без. Хушыгыз. Телеграмма бе­лән 250 сум акча салам, чөнки монда акчага бер­нә­рсә дә юк, булса да бик кыйм­мәт. Ә се­згә берәр нәрсәгә ярар. Җа­вап яз. 10 фев­раль, 1942 ел» .
Ме­нә шундый ялкынлы юллар язган хат авторы турында күбрәк беләсем ки­лү теләге мине кабаттан Фәрит ага бе­лән очраштырды.Фәрит абыйның сөйләвенә караган­да, аның әтисе Хозерханның әтисе Мә­гъ­сум хәзрәтне Себергә куарга дип, авылга солдатлар килә. Ләкин аны таба алмыйлар. 18 көн­нән соң солдатлар тагын киләләр, лә­кин Мәгъсум хәзрәт инде бу фани дөнья­дан мәңгегә киткән була. Күрәсең, Хак Тәгалә гомерен изге юлга биргән Мәгъ­сум хәзрәтне вәхшиләрнең явызлыгыннан шулай саклагандыр.
Әтисеннән 9 яшендә калган Хозерхан гомерен мөгаллимлеккә багышларга тели. Ул Арча педагогика училищесына укырга керә. Ләкин әтисенең мулла булганын белгәч, аны укудан куалар. Хозерхан сугышка китәр алдыннан хатыны Зәкиягә: «Барлык әйберләрне сат­саң сат, балаларны к­еше ит»,– дип васыять әйтеп кал­дыра. Аның кызы Сәү­дә гомерен балалар укытуга багышлый. Ул Курса­баш халкының иң яра­ткан, хөр­мәтле кешесенә әйлә­нә. Үзләренең гаилә шә­җә­­рә­сен төзеп, мәктәп­кә тапшырганы өчен, авыл халкы аңа зур рәхмәтен белдерә. Сәүдә ханым 2008 елда каты гына авырып китеп, йөрәк өянәгеннән вафат була. Фәрит аганың энекәшләре Альберт та, 1942 елгы Вәдүт тә фани дөньяда юк инде. Альберт 18 яшендә ук үлеп китә. «Без, Аллага шөкер, әтинең васыятен үтәдек, барыбыз да югары белем алдык. Тик бүгенге көндә Галимовлардан япа–ялгызым калдым»,– дип хәсрәтләнүен белдерде 75 нче яше белән баручы Фәрит ага.
Фәрит абый минем хатта язылган кешеләрнең язмышы белән кызыксынуымны белгәч: «Нуретдин безнең авылдаш, агайне тиешле кеше дә әле. Ул сугыштан кайтты, тик әсирлектә булганлыктан, аны 25 елга төрмәгә яптылар. Шәяхмәт абый исә сугышта ятып калды», – дип җавап бирде. Ә әтисе Хозерхан 1942 елның март аенда хәбәрсез югала. Дөресрәге, аның актык хаты март аенда килә. Ул кече лейтенант дәрәҗәсенә ирешә, саперлар ротасы белән җитәкчелек итә. Күпме генә эзләтеп карасалар да архивларда аның турында бүгенге көнгә кадәр «Хәбәрсез югалды»дан б­ашка мәгълүмат табылмый. Әтисе салган акчаларны да алу насыйп булмый аларга. Әнисе бик авырлык белән үстерә балаларын. 1937 елдагы репрессия вакытында аларның гаиләсен Казахстанга сөрәләр. А­ннан китәргә рөхсәт алынгач, туган якларга кайталар. Хозерханның совет хөкүмәте һәм халкы алдындагы гаепләре табылмый. Аңа фәкать мулла малае булган өчен генә күп кыенлык кичерергә туры килә. Фәритнең әнисе 1981 елда 75 яшендә бакыйлыкка күчә.
Фәрит аганың иң зур шатлыгы шул: 2005 елда ул хаҗ кыла. Шулай бервакыт хәләл җефете Фрүзәгә төш керә. Әнисе аңа: «Минем өчен борчылмагыз, урыным чиста, җылы»,–ди. Фәрит аганың тагын бер сөенече шул: хатыны да, балалары да үзе кебек үк намаз ияләре. Ул янәдән әнисенең танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев нәселенә барып тоташуын да әйтеп узды.
Без саубуллашканда Фәрит абый Галимов: «Әтием белән горурланам, аңа сокланам. Намуслы, гадел кеше булганы өчен аны бик мактыйлар иде. Куштанлык булмаган анда. Бер төргәк хатларын да кадерле ядкарьләр итеп сакларга тырышам. Теләгем зур булса да, аның хатларын үземнең укый алганым юк әле. Шулай да аларны уку максатын куйдым. Әтинең хатирәсен сак­лау–минем өчен изге бурыч ул», – диде.
Бу сүзләргә өстәп башка бер сүз дә әйтеп булмыйдыр. Фәкатъ изге бурычыгызны тормышка ашыру насыйп әйләсен дип теләргә генә каладыр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе