Мин Аллаһка шөкранә кылам...(Мәрсия)

Сезгә сөенеч бирәм, үзегездән соңгыларны сез дә сөендерегез. Кем: «Аллаһтан башка тәңре юк»,- дип гуаһлык бирә һәм шуңа тугры кала, шул

БӘЙЛЕ
2012 Фев 09

Сезгә сөенеч бирәм, үзегездән соңгыларны сез дә сөендерегез. Кем: «Аллаһтан башка тәңре юк»,- дип гуаһлык бирә һәм шуңа тугры кала, шул җәннәткә керә.

Хәдис

Гарәф абый Шәрәфетдинов белән без Байконурда таныштык. Ул хәләл җефете Рәйсә апа белән кызы Резеда һәм кияве Даян Абдрахмановларга кунакка килгән иде.

Бу очрашу узган гасырның сиксәненче еллар ахырына туры килеп, ил буенча искән үзгәртеп кору җилләренең күңелләрне иркәләп, өмет канатлары вәгъдә иткән чаклары иде.

Без космоска җибәрәсе техника тирәсендә кайнашып, көнне төнгә ялгап дигәндәй, бөтен дөньябызны онытып эшләп йөрүче татарлар да, шушы җылы җилләр тәэсирендә уянып киттек тә, милләт һәм милли рух төшенчәләрен беренче урынга куеп, татар-башкорт мәдәнияте үзәген оештыру гамәле белән шөгыльләнә башладык.

Ничек һәм нәрсәдән башларга, нинди булырга тиеш ул мәдәният үзәгенең кануннары? Ничек итеп аның Уставын төзергә?

Бу эшне башкарып чыгар өчен безгә юриспруденция һәм әдәбият өлкәсендә бик гыйлемле булган шәхесләрнең кирәклеге ачыкланды. Ә ул мөһим затлар Татарстан Китап нәшриятының ул чактагы директоры Гарәф абый Шәрәфетдинов һәм татар теле укытучысы Рәйсә апа Кәримова үзләре бездә кунакта икән.

Уставны язганда, шомартканда, матур әдәби телле иткәндә икесенең дә ярдәме искиткеч зур булды. Аллаһының рәхмәтләре ирешсә иде аларга! «Туган тел» дип аталучы татар-башкорт мәдәният үзәген оештырып, Уставын кабул кылып, аны рәсми органнарда теркәтеп, уңышлы эшләп китүе хакында язып тормыйм, чөнки бу бүгенге темам түгел. Ә менә Гарәф абый белән Байконурдагы татарларның иҗат дуслыгы дәвамлы, озын гомерле булды, иншә Аллаһ.

Казанга кайткач та Гарәф абый белән еш очраша идем.

Бервакыт Бауман урамындагы Матбугат йортының ябыла башлаган чагында Гарәф абыйны очратып, бу хакта үз фикерләрем белән уртаклашып, ничек моңа йөрәгемнең әрнүен, хәтта газетага мәкалә язарга ниятләгәнемне әйттем. Ул миңа бик бай мәгълүмат ирештерде. Ләкин искитмәле итагатьлек күрсәтеп, бу темага «Матбугат йорты — гомер китабы» дигән китапның инде 2006 елда ук басылып чыкканлыгын әйтмәде. Әлеге җыентыкта күренекле татар язучылары һәм журналистларының язмалары, үзенең дә «Һәр буынның үз тарихы» дигән мәкаләсе булган икән. Ошбу китапка мин соңлап кына тап булгач, кыенсыну кичердем. Менә бит ул шундый олуг, дәрәҗәле журналист булса да, минем күңелне төшерәсе килмәгән, нинди мәрхәмәтлек күрсәткән!

Авыруның берсе дә җиңел түгел. Хак Тәгаләдән насыйп кылынган чирне Гарәф абый үзенә хас сабырлык белән кичерде сыман. Авыру халәте озакка сузылса да, телефоннан сөйләшкән вакытта беркайчан да зарланганы булмады.

Беркөнне, ягъни 2012 елның 8 гыйнварында Гарәф абыйның кызы Нурия миңа телефоннан шалтыратып, әтисенең хәле авыраюы турында әйтте. Ул аннары Коръән уку өчен мәчеттән берәр имамны чакыруда булышуымны үтенде.

Мин иң якын мәчетләрнең берсенә йөгердем. Иртәнге намаз вакыты үтеп, өйләгә ерак иде әле. Кызганыч ки, Нуриянең гозерен канәгатьләндерерлек кешене таба алмадым. Шул сәбәпле, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллимнәребез өйрәткәнчә, мондый очракта укыла торган Коръән сүрәләрен һәм белгән догаларымны күңелемдә барлап, Гарәф абый янына ялгызым гына киттем.

Гарәф абый якты, җылы бүлмәдә, тәрәзә ягына башын куеп, пөхтә итеп җиһазланган караватта ята иде. Ул мине таныды. Аның белән матур итеп, мөселманнар сәламе белән исәнләштек. Тавышы бик йомшарган, ләкин сөйләшүе ачык һәм аңлаешлы иде.

Аннан рөхсәт алып, мин ул ишетелерлек кенә тавышым белән Коръән сүрәләрен укый башладым. Йөзе, ничектер, яктырып киткәндәй тоелды. Тыңлаганда ярым ябык күзләрен кайчагында ачып, миңа тутырып карый да, аннары ниндидер тынычлану хисе тойгандай, йомып куя. Минем дә күңелем тыныч һәм җиңелчә, йомшак кына канәгатьләнү хисе кичерә идем. Ул минем укудан туктаганымны көтеп алды да, үзенең кулларын сузды һәм кулларымны кысты. Куллары җылы һәм йомшак иде...

Бер мәл дәшми торгач, ул: «Мәгариф, мин Аллаһка шөкранә кылам шундый озын гомерне бушлай биргәне өчен»,-диде. Мин тетрәнеп киттем. Мондый сүзләрне әйтү, Хак Тәгаләгә чиксез ихласлык белән шулай мөрәҗәгать итә белү өчен шәригать кануннарын камил белгән бай эчке дөньяңның булуы кирәктер бит! Сөбханаллаһ, Гарәф абый!

«Мин Аллаһка шөкранә кылам, шушы гомерем буена бушлай саф һава сулатканы өчен...»,-дип дәвам итте ул. Күзләремнән чыккан кайнар яшьләремне Гарәф абыйга күрсәтмәскә тырышу белән мәшгуль булып, аңа бернәрсә әйтә дә, җавап таба да алмадым...

Йа Раббым, Гарәф абыебыз Синең киң рәхмәтеңә лаек инсаннарыңның берсе булсачы! Әмин!

Нәкъ менә шул мизгелдә келт итеп, күп халыкларның телләрен камил белгән талантлы шәхес И. Я. Стеллецкийның язмышы искә төште. Ошбу зат үзенең соңгы авыруыннан соң, барлык телләрне (хәтта туган гелен) оныта да, бары гарәп телендә генә (Коръәни-Кәрим иңдерелгән телдә) сөйләшә башлый.

Бәлки Гарәф абыебызга да Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте белән изге китапны белү һәм аны аңлау сәләте бирелгәндер.

Йа Раббым, минем ошбу фаразларымны чынбарлыкка кылып, Гарәф абыйга насыйп әйләсәң иде!

Икенче көнне, ягъни 9 февральдә Нурия: «Иртәнге 5тә әти өзелде»,-дип сагышлы тавыш белән телефоннан хәбәр итте.

«Без Аллаһтан килдек, Аңа кире кайтачакбыз һәм, әлбәттә, Раббыбызга кавышачакбыз. Аллаһым! Аны Синең каршыңда яхшы булганнардан яз, китабын югарыда тапканнардан кыл. Тере калганнарга ярдәмче бул. Аллаһым! Безне аның әҗереннән мәхрүм итмә. Аңардан соң безне фетнәгә төшермә, безне һәм аны гафу ит».

Кайгылы хәбәрне алгач, бу доганы укыдым да, Гарәф абыйны соңгы юлга озатканда кулдан килгән ярдәмемне күрсәтү нияте белән өемнән чыктым.

Гарәф абый белән саубуллашырга теләүчеләр хәтсез күп иде. Алар арасында Татарстан Китап нәшриятының бүгенге директоры, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм күренекле журналистларыбыз да бар иде. Барысы да Гарәф Низаметдин улына чиксез ихтирам белән кыскача гына истәлекләргә кагылып, хушлашу сүзләрен әйттеләр.

Бу очракта ислам дине йолаларын зур гыйлем һәм пөхтәлек белән «Мәрҗани» мәчетеннән килгән Габделәхәт хәзрәт башкарды. Аңа Аллаһының рәхмәтләре булса иде! Әмин!

Гарәф абыйның уллары, кызлары, оныклары, туган-тумачалары искиткеч бердәмлек, фикердәшлек һәм тырышлык белән, әтиләренә зур ихтирам күрсәтеп башкардылар шәригать кануннарына нигезләнгән Хак Тәгалә каршында ата-анага кагылышлы изге бурычларын. Үзләренә Аллаһының әҗер-саваплары насыйп әйләсә иде!

Гарәф Низаметдин улының мәңгелек йорты бик матур җирдә, Юдино бистәсендәге татар зиратында, хәләл җефете Рәйсә апа янында булды. Анда үсеп утырган зифа буйлы, кем әйтмешли, бүрекләре болытларга тиярдәй биеклектә булган агачлар да, ничектер, моңсу иде бу көнне.

Җир куенына иңдерү эшләре тәмамланганнан соң, Габделәхәт хәзрәтнең үзенә генә хас гүзәл мәкаме белән укыган «Тәбарәк» сүрәсенең илаһи авазларына, сирәк-мирәк ишетелеп киткән песнәкләрнең кышкы моңнары кушылып, күңелләребезне тетрәндереп торды.

Йа Раббым, Гарәф Низаметдин улына Үзеңнең иң күркәм җәннәтләреңнең берсен насыйп әйләсәң иде! Әмин!

Мәгариф РАЯНОВ, Казан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе