Кыерсытылганнарның догасы кабул булучан

Хак Тәгалә гел сынап тора Үзенең сөйгән бәндәләрен. Күзләре буенча беренче төркем инвалид, бүгенге көндә Яшел Үзәннән Казанга килеп,

БӘЙЛЕ
2012 Фев 01

61,18 KbХак Тәгалә гел сынап тора Үзенең сөйгән бәндәләрен. Күзләре буенча беренче төркем инвалид, бүгенге көндә Яшел Үзәннән Казанга килеп, «Сөләйман» мәчетендә эшләп йөрүче Илгизәр Сибгатовка да Раббыбызның сынауларын шактый узарга туры килә.

Моннан 4 ел элек ул бер-бер артлы үзенең якын кешеләрен — башта туганнан туган сеңлесен, аннары кызын, әнисен, хәләл җефетен җирли. Бик авыр чаклар була бу аның өчен. Шулай да ул үзен кулга ала.

Моннан 3 ел элек Казанда күзләре күрмәүчеләргә Коръән укырга өйрәтә торган үзәкнең барлыгын белеп, шунда юнәлә. Биредә аны, кем әйтмешли, ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алалар. Күңел яралары да шушында төзәлә. Аны күзләре күрә торган Әнисә исемле ханым белән таныштыралар. Мәчеттә үк никах та укытып, бергә яши башлыйлар. Тормышыннан зарланмый ул. Булганына шөкер итеп, менә ике елга якын инде Әнисә ханым белән матур гына яши бирәләр.

Тормыш ул туры юлдан гына бармый диләр. Дөрес икән. Беркөнне ул миңа юлда аны мәсхәрә кылган бер вакыйганы сөйләде. Аны, мөхтәрәм укучым, сезгә дә бәян кылмакчы булам.

Быелның 16 гыйнварында Илгизәр әфәнде Яшел Үзәнгә кайту максаты белән үзе генә Казандагы «Горьковское шоссе» тукталышына чыга. Ул үзе генә йөрергә күнеккән инде. Шулай да бер ханым аңа 104 нче автобуска утырырга ярдәм итә. Бераздан аның янына кондуктор килеп җитә. Илгизәр Сәхап улы инвалид таныклыгын һәм түләнгән транспорт картасын кесәсеннән алып күрсәтүгә карамастан, кондукторны болар гына канәгатьләндерми, ул талонны да таләп итә. Талонны Илгизәр әфәндегә бирмәгәннәр, алар гамәлдән чыкканнар икән. Тик кондукторның һаман үз сүзе сүз. Ул Илгизәрдән акча дәгъвалый. Ялан кырда төшереп калдыру белән куркыта. Шофёр (соңрак аның Андрей Шакиров икәнлеге ачыклана) автобусны туктата һәм кондуктор бу кешедән акча алмыйча, юлны дәвам итмәячәкләре турында белдерә. Пассажирлар туктап торуга ризасызлык белдергәч кенә автобус урыныннан кузгалып китә. Тик моның белән генә Илгизәрнең башына төшкән бәла юкка чыкмый әле. Кондуктор Альбина Ивановна (Илгизәр аларның исем-фамилияләрен Яшел Үзән автовокзалына кайткач кына белә) аңа юл документларын шофёрга күрсәтергә куша. Биредә кондукторның үзенә күрә бер хәйләсе дә барлыгы ачыклана. Ул уңайлы мизгелдән файдаланып, ишек янына җиткән Илгизәрне автобустан төшереп калдырмакчы була. Илгизәр әфәнде чынлап та әздән генә кабина тоткасына тотынып кала. Андрей аның документларын ала һәм автовокзалга кайтып җиткәч: «35 сумны түләгәч, документларыңны алырсың!»-дип белдерә дорфа гына.

Икенче көнне Илгизәр Сәхап улы хатыны Әнисә белән Яшел Үзән пассажирлар ташу автопредприятиесе җитәкчесе Тәлгат Зыятдиновка автобус экипажына шикаять белән мөрәҗәгать итә. Ул исә күзләре күрмәүче Илгизәрне бик җылы кабул итә, хәтта кулы астында эшләүчеләрнең кылган явыз гамәле өчен гафу да үтенә. Т. Зыятдинов Илгизәргә автовокзал диспетчерына барып, документларын акча түләмичә дә кире алырга мөмкин икәнлеге турында әйтә. Тик...автовокзалга барып, документларны карагач, анда прививка ясау турындагы белешмәнең һәм 1 мең сум акчаның югалганлыгы ачыклана. Илгизәр бу мыскыллауга түзә алмыйча, документларын алмыйча да кайтып китә.

«Кайчанга кадәр дәвам итәр Яшел Үзән шәһәре АТП хезмәткәрләренең инвалидларга мондый күрәләтә мәсхәрәле карашы? Үзләрен бер генә көн булса да сукыр килеш йөртеп карар идем мин аларны!»-ди ачынып Илгизәр әфәнде.

Ә югыйсә моннан ничә гасырлар элек үк Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Мәзлумнәрнең (кыерсытылганнарның) догасы кабул булучан, аннан сакланыгыз»,-дип безләрне кисәтеп куйган, лабаса.

Хатыйп ГӘРӘЙ,

автор фотосы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе