14 октябрьдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә БТИҮнең X Корылтае үткәрелде

14 октябрьдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар Иҗтимагый үзәгенең X Корылтае үткәрелде. Татарстан Эчке Эшләр

БӘЙЛЕ
2011 Окт 15

96,23 Kb14 октябрьдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар Иҗтимагый үзәгенең X Корылтае үткәрелде.

Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының «Хәтер» мәчете имам-хатибы Харис хәзрәт Салихҗан дога кылып башланган җыен шактый эшлекле шартларда барды. 161 делегат катнашкан милли утырышны алып баручы Айрат Габидуллин башта БТИҮнең җитәкчесе Галишан Нуриәхмәткә сүз бирде. Галишан әфәнде БТИҮнең чираттагы Корылтаен ачык дип игълан иткәннән соң, кыскача гына Мәскәүгә киткән акчаларның җөмһүриятебезгә кире кайтмавы, тик җитәкчеләрнең Мәскәүгә каршы бер сүз дә әйтә алмаулары, алай гына да түгел, республикалардагы президентлыкны бетерүләре турында, үзе әйтмешли, җылап алды. «Тик без хәзер җылаудан туктыйк, эшлекле тәкъдимнәр кертик. Дөньядагы барлык империяләр дә таркала. Ниндәен көчле СССРны искә алыйк. Рәсәй дә таркалыр. Чимал, җир сатып кына яшәп булмый. Илнең ничә миллион халкы чит җирләргә күчеп китте. Без монда тудык, монда үстек»,-диде үзенең чыгышында БТИҮнең рәисе.

Дөрес, БТИҮнең үзендә дә кайбер мәсьәләләр бар. Бу оешманың элеккеге рәисе Тәлгат Бариев һаман да БТИҮнең мөһерен китереп бирүне суза икән. Хәзер исә чынлап та бу оешманың кабаттан канат җәеп җибәрер вакыты җитте.

Икенче булып сүз бирелгән мөхтәрәм Юныс абый Камалетдинов милли мәсьәләләрнең Мәскәү дә генә түгел, Татарстанда да бик кыенлык белән юл ярулары хакында сөйләде. «Ассимилация, катнаш никахларга каршы көрәшмичә без бик зур хата җибәрәбез. Татар егете белән марҗа язылышуга да битарафлык күрсәтәбез. Базарларда, кибетләрдә гел русча сөйләшүгә сабыр карыйбыз. Татарларның 80 %ы үзара шулай ук русча аралаша. Казанга читтән килгән милләттәшләребезнең туган телебездә аралашасылары килә. Менә шул максатлардан, без «Татар мохите» дигән оешма төзедек»,-диде аксакал Ю. Камалетдинов.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге эшчәнлеге хакында аның җитәкчесе Наил Нәбиуллин нотык тотты. 2000 елда таркатылган бу оешманы 2009 елда кабаттан торгызу насыйп булган. Яшьләребез теге яки бу милли мәсьәләне күтәреп, инде 20дән артык пикет оештырырга өлгергәннәр. Болары мактаулы хәл, әлбәттә. Никадәрле тәвәккәллек, хәтта батырлык кирәк аларга моның өчен! Наил әфәнденең үзен хәтта дәүләти югары уку йортыннан да чыгарганнар. Хәзерге вакытта ул укуын дәүләти булмаган уку йортында дәвам итә икән. Тик залда утыручыларның күңеленә Чаллыдагы яшьләрнең язучы һәм милли хәрәкәтнең активисты Айдар Хәлимгә төрле күңелгә ятышсыз сорау бирүләре генә ошамады диясе килә. Ник дигәндә, башкалар нәкъ безнең үзара талаша башлавыбызны гына көтәләр бит!

62,65 Kb Халкыбызның Жанна де Аркы булган Фәүзия Бәйрәмованың милли чыгышлары һәр җыенны җанландырып, аңа үзгә бер төсмер бирә. Бу юлы да Фәүзия ханым үзенең тоткан кыйбласына тугры калып, дәлилләргә бай чыгышы белән кан кардәшләребезне үзен тын да алмыйча тыңларга мәҗбүр итте. Алай гына да түгел, тәгаен тәкъдимнәрен дә бәян кылды бу батыр ханым. Аерым алганда, ул сайлаулар вакытында «Бердәм Россия»гә һәм ЛДПРга тавыш бирмәскә чакырды.

Язучы Айдар Хәлим, Фарсель Зыятдинов һәм төбәкләрдән килгән милләттәшләребезнең чыгышларында илдәге сәяси вәзгыятькә бәя бирелде, хәзерге татар иҗтимагый хәрәкәт, анда ислам диненең роле турында сөйләнде.

Бу файдалы җыенда мөрәҗәгатьләр, резолюцияләр кабул ителде. Устав буенча каралган оештыру мәсьәләләре хакында да сүз булды.

Соңыннан милләттәшләребез бер булып, концертны тамаша кылды. 15 октябрьдә исә БТИҮ әһелләре бердәм булып, Хәтер көненә чыгачак.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе