Татарстан мөгаллимнәрен «Корстон»да хөрмәтләделәр

Бүген кешелек дөньясына белем өләшүчеләр — укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан «Корстон»да республика мөгаллимнәрен

БӘЙЛЕ
2011 Окт 05

Бүген кешелек дөньясына белем өләшүчеләр — укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан «Корстон»да республика мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. Авыр, ләкин мактаулы һөнәр ияләрен котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Мәгариф һәм министры Альберт Гыйльметдинов, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тина Канделаки килгән иде.

Бүген республиканың мәгариф системасында 133 меңнән артык кеше хезмәт куя. Шуларның 64 меңгә якыны — педагоглар. Шуларның 19300 дән артыгы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләрендә нәниләр белән шөгыльләнә, 39436 кеше мәктәпләрдә белем бирә, югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында 1227 педагог, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 3912 эшли. Мөгаллимнәрнең 16 меңгә якыны авыл мәктәпләрендә хезмәт итә. Бүген республика мөгаллимнәренең уртача яше -43-45 арасында тирбәлә. Укытучыларның 10 проценты пенсия яшендәге остазлар булса, 10,5 проценты- хезмәт стажы 5 елдан азрак булган яшьләр. Быел мәктәпкләргә килүче яшь белгечләрнең саны арта төшкән. Педагогик уку йортларын тәмамлаган 1116 кеше мәктәпләрне сайлаган.

Бүгенге тантана Президент Рөстәм Миңнехановның республиканың барлык педагогларына бәйрәм котлавыннан башланды. Республика башлыгы бүген илдә, шул исәптән республикада мәгариф өлкәсендә үзгәртеп корулар баруын ассызыклап, алда торган бурычларга тукталып узды. «Без республика белемле булырга тиеш дигән бурыч куйдык. Аны реаль эшләр белән үтәргә тиешбез», — ди Президент. Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә белем бирүгә, урта мәктәп һәм югары мәктәп белеменә аерым тукталды. Ул быел республика балалар бакчаларында нәниләр өчен тагын 11 меңнән артык урын барлыкка киләчәген, «Электрон мәктәп» программасының алга таба камилләштереләчәген, киләсе елдан республикада гамәлдәге мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча муниципалитетлар белән берлектә өч еллык программаның гамәлгә ашырыла башлаячагын җиткерде.

«Республика мәгариф, югары мәктәп ярдәмендә конкурентлы. Югары мәктәптәге белем дәрәҗәсенә мәктәпкәчә, урта мәктәп белеменнән башка ирешеп булмый», — дип ассызыклады Президент. Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан мәгарифе сагында торучы остазларга зур рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Укырга кыен булса, укытырга тагын да кыенрак. Моның никадәр җиңел булмавын аңлыйбыз. Сезгә түземлелек, уңышлар телибез. Без, үз чиратыбызда, һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», — дип ассызыклады республика башлыгы.

«Республика мәгарифе инде бер ел мәгарифне үстерү буенча кабул ителгән «Киләчәк» стратегиясенә нигезләнеп эшли. Анда төп блок итеп укытучы күрсәтелгән», -ди ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Республиканың баш укытучысы Татарстанда, һичшиксез, укытучы һөнәрен иң абруйлы һөнрләрнең берсе дәрәҗәсенә җиткерәчәкбез, укытучы һөнәрен сайларга теләүчеләр арасында конкурс булуына да ирешергә телибез, дип белдерде. «Моңа ирешү өчен күп эшләр башкарыла. Бер ел эчендә мөгаллимнәрнең хезмәт хакы якынча 50 процентка күтәрелде. Аларга ярдәм өчен төрле грант проектлары тормышка ашырыла, чит ил белгечләре укытучыларыбызның һөнәри яктан үсүенә ярдәм итә. Квалификация күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү системасы да тамырдан үзгәрә. Республикадагы барлык мәктәп укытучысы шәхси ноутбуклар белән тәэмин ителеп, электрон белем процессына кушылды, белем йортлары заманча җиһазландырыла», — дип ассызыклады министр. Альберт Гыйльметдинов Татарстанда куәтле, көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасы формалаштыру бурычы куелуын ассызыклап, моңа ирешү өчен бөтен мөмкинлеклә булуын искәртте. «Иң мөһиме: безнең талантлы укытучыларыбыз бар», — ди ул.

Мәгариф һәм фән министры сүзләренең дөреслеген бүген залга җыелган үз һөнәренең осталары да раслый. Тантанага чакырылучылар арасында Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән мөгаллимнәр, федераль һәм республика дәрәҗәсендә грантлар отучылар, иң яхшы инглиз, рус телләре, математика укытучылары, Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен әзерләүчеләр, ветеран-укытучылар, иң яхшы мәктәп директорлары, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премияләрнең быелгы лауреатлары һ.б. бар иде.

Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучыларына акчалата премияләрне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Парламент рәисе Татарстанда рус теле һәм әдәбияты укытучыларының югары бәягә лаек булуын ассызыклап, киләсе елда Татарстанда рус теле һәм әдәбияты буенча аерым номинация булдыру нияте барлыгын җиткерде.

Бүгенге тантанада шулай ук бертөркем педагогка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә Татар-информ.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе