Дини гыйлемне мөгаллимнәрдән башка күз алдына да китереп булмый

Әйе, чынлап та ислами гыйлем алуны мөгаллим һәм мөгаллимәләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар Раббыбыз каршында зур савап китерә торган хезмәт башкара. Аллаһының

БӘЙЛЕ
2011 Сен 27
Әйе, чынлап та ислами гыйлем алуны мөгаллим һәм мөгаллимәләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар Раббыбыз каршында зур савап китерә торган хезмәт башкара. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә.

Бүген Казандагы Россия Ислам университетында үткәрелгән I Республика мәчет каршындагы мөгаллимнәр киңәшмәсендә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Марат Гатин тарафыннан да дин белеме бирүче укытучыларга әнә шундый шактый җылы сүзләр әйтелде. Шулай ук бүген мөфти хәзрәтләре Арча мөселманнарына дини гыйлем таратуда күп көч куйган 70 яшьлек Рая Фәтхуллинага Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

47,11 Kb

Мөгаллимнәр киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән. Мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә әле яңарак Төркиядә уздырылган галимнәр җыеныннан кайтуы һәм анда казахлар, башка төрки халыклар безнең бөек дин галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Әхмәдһади Максудины, бүтән галимнәребезне үзләренең остазлары дип санауларын әйтеп чыгыш ясауларын бәян кылды. «Безнең бүгенге көннең максаты — яңа буын Мәрҗаниларны, Курсавиларны тәрбияләүдән, үстерүдән гыйбарәт»,-диде Р. Вәлиев. «Соңгы вакытларда ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә тап төште,-дип дәвам итте Разил әфәнде.-Бу арада әлеге мәсьәлә дәүләт югарылыгында карала һәм аңа ачыклык керер, ул уңай хәл ителер дип уйлыйм. Элек без дин дәүләттән аерылган дигән мәсләктән чыгып, эшләребезне аерымрак алып бардык. Киләчәктә бер-беребезгә таянырбыз, бергә булырбыз»,-дигән ышаныч белдерде халык хезмәтчесе. 49 Kb

Казандагы РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин каршындагы республика мөгаллимнәре киңәшмәсен үткәрүнең күптән мөһим мәсьәлә булуы, динебезнең чишмә башында торучыларга күбрәк игътибар бирергә кирәклегенә басым ясап сөйләде.

Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев исә дини программаларны, китапларны бастырганда Татарстаннан читтә яшәүче рус телле милләттәшләребез мәнфәгатьләре дә исәпкә алынсын иде дигән тәкъдимнәрен ирештерде. Киңәшмәне алып баручы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб аны бүлдереп: «Бездә болай да русча басмалар нәшер итүдә проблемалар юк»,-дип белдерде.

Дөресен әйтим, Вәлиулла хәзрәтнең бу сүзләре минем дә күңелемә хуш килде. Аннары Вәлиулла хәзрәт, кем әйтмешли, әле яңарак кына табадан төшкән «Мәчетләр каршындагы берьеллык курслар өчен укыту программасы»н тәкъдим итте. Мөфти һәм Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм Батровның фатихасы белән нәшер ителгән бу программа Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб белән Айдар Карибуллин тарафыннан әзерләнгән. Вәлиулла хәзрәтнең сүзләренчә, 1500 данә итеп басылган әлеге программаның киләчәктә 3 елга исәпләнгәне дә төзеләчәк икән. Хәзер исә мөгаллим вә мөгаллимәләребеәгә шушы программа нигезендә кешеләргә дин сабаклары бирергә генә кала.

Татарстан мөселманнарының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның залда утыручы мөгаллимнәргә сөйләр сүзе күп иде. Ул башта 1988 елда Балтачта 83 балага дин дәресләре бирә башлавы турында мәгълүмат җиткерде, аннары узган елда 2 төркем кешегә дин сабаклары бирүен әйтеп узды. Әйе, чынлап та бу мәсьәләдә тәҗрибәсе зур Җәлил хәзрәтнең. Ул залда утыручы мөгаллимнәргә үзенең кыйммәтле киңәшләрен дә бирде. «Сезне дәресләргә аз кеше килүе куркытмасын. Хәтта 1 мөселман гына килсә дә, сабак бирүне дәвам итегез. Узган елда, мәсәлән, мин 3 егетне укыттым. Инде алар үзләре мөгаллим булдылар, үз төркемнәрен оештырып, берничә дистә кешегә дәрес бирделәр. Белемне аны алып була, беренче чиратта, кешеләрне әдәп-әхлакка өйрәтергә кирәк»,-диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар күп булды, әлхәмдүлилләһ. Анда Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Арча районы мөгаллимәсе Диләрә Шәрәфиева, Кукмарадан Рузилә Мәҗитова, Апастан Шаһит Шәфигуллин, Чаллыдан Әсфия Биляева, Тукай районыннан Хәнифә Авзалова, Казанның «Хөзәйфә» мәчетеннән Гөлшат Кәримованың бәяне залдагы 240 мөгаллим (Татарстанда 950 мөгаллим дин сабаклары бирү белән шөгыльләнә) тарафыннан зур игътибар белән тыңланды. Бу мөхтәрәм мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең чыгышына бер үзенчәлек хас иде: кереш өлешләре шактый озын булып чыккан, кабатлаулар да бар икән. Ә залдагы халык өйлә намазын укырга һәм төшке ашка ашыга. Җыелышлар үткәрүдә Вәлиулла хәзрәтнең тәҗрибәсе зур булмаса, бу хәлләр ничек тәмамланган булыр иде, моны әйтүе кыен. Ул һәммәсен дә лаеклы рәвештә җиңеп чыкты, хәтта мөгаллимнәрнең беренче киңәшмәсе резолюциясенә өстәмәләр кертергә дә өлгерде. Аларның берсе 1 октябрьне Белем көне дип игълан итүгә багышланган иде.

РИУның ашханәсендә мин 2007 елда бергәләп хаҗ кылган Илдус хәзрәт Мөхәммәтгалиевне очраттым. Саба районының Олы Шыңар авылыннан килгән бу хәзрәт: «Кешеләргә дин сабаклары биргәндә иң мөһиме — сабырлык, гыйлемле булу, гади итеп аңлата белү осталыгы, шәхси үрнәк»,-дип кыскача гына аңлатма бирде. Ә мин исә кыскалыкта-осталык дип уйлап, хозурлану хисләре кичердем.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе