Бүген мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Рәгаиб кичәсе – рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичкә туры килә. Шушы кичтә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) атасы хәзрәте Габдулла белән анасы хәзрәти Әминә никахлашканнар.
Исламда бернрничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә — бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер.
Мондый кичәләрдә калган намазларны үтәргә, Изге Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк. Изге кичәләрдә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлар кылмау таләп ителә.
Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич Рәгаиб киче дип йөртелә. Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер.
Рәгаиб кичәсендә догаларның кабул буласына шикләнмәгез.Укылган намаз,тоткан уразалар, бирелгән сәдакалар һәм дә кылынган игелекле гамәлләр өчен әҗер-саваплар аеруча күп булыр, иншә Аллаһ.
Рәҗәб аеның һәр киче кадерле, шулай ук җомга да бик хөрмәтле вакыт. Ә инде шундый изге вакытларбер-берсенә туры килгәч, алар тагын да кадерлерәк була.
Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында төрле хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рәҗәб аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше үзенең ай буенча ураза тота алмаганын әйтә. Һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм түбәндәгечә боера:
«Син Рәҗәб аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әңер –савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма.»