“Әбү Хәнифә: ни өчен ул?”

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» мөселман татар яшьләре җәмгыяте «Әбү Хәнифә: ни өчен ул?» дип аталган кичә оештырды. Очрашуда ТР

БӘЙЛЕ
2011 Май 13

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Алтын урта» мөселман татар яшьләре җәмгыяте «Әбү Хәнифә: ни өчен ул?» дип аталган кичә оештырды. Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, Россия ислам университетының фәнни эшләр буенча проректоры, «Актуальный ислам» тапшыруының алып баручысы Рөстәм хәзрәт Батыров катнашты.

Кичә дәвамында сүз Әбү Хәнифәнең тормышы һәм иҗат юлы, хәнәфи мәзһәбе турында барды.

Рөстәм Батыров гомере буе Әбү Хәнифәнең тормыш юлын һәм әлеге легендар шәхеснең рухи мирасын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның «Абу Ханифа: жизнь и наследие» китабында галимнең биографиясе, төрле тәрбияви әһәмияткә ия вакыйгалар, галимнең 5 рухи трактаты урын алган. Рөстәм хәзрәтнең әлеге китаплары өч телдә дөнья күргән.

– Әбү Хәнифә — ислам цивилизациясе тарихында йогынтысы иң зур булган фикер ияләренең берсе. Дөньядагы мөселманнарның күп өлеше бүгенге көндә аның васыяте белән яши. Сөнниләрләрнең шактые хәнәфи мәзһәбендә. Шушылардан чыгып, ул иң йогынтылы фигураларның берсе булган дигән нәтиҗә ясый алабыз, — дип билгеләп узды Р.Батыр.

Ислам дине тарихында мөһим роль уйнаган бөек шәхесләр 14 томлык «История Багдада» энциклопедиясенә кертелгән. Анда 8 меңгә якын биография урын алган. Мисал өчен, әлеге биографик белешмәлектә имам әл-Бохарига 30 бит урын бирелә. Ә Әбү Хәнифәгә 130 бит багышланган! Кайбер галимнәр турында ике-өч бит кенә мәгълүмат бирелгәнлекне исәпкә алсак, бу безне уйланырга мәҗбүр итә.

Рөстәм хәзрәт Әбү Хәнифә тормышындагы кызыклы моментларга да тукталды. Мәсәлән, ул бер тапкыр алласызлар белән бәхәсләшкән вакытта да зирәклек күрсәтә. Аннан: «Сез Аллаһ бар дисез, ә кайда соң ул?» — дип сорыйлар. «Күрәсезме, менә бу сөт, аны тотып карап була, ә аның эчендә каймак бармы? — дип җавап бирә Әбү Хәнифә. — Ә кайда соң аның каймагы?» Шуннан чыгып, Аллаһны без күрмибез, ә Ул безне күрә, дип нәтиҗә ясала...

Кичә дәвамында хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре турында да шактый күп мәгълүмат китерелде. Әйтик, Әбү Хәнифә фикеренчә, мөселман булуның алшарты булып Аллаһка күңел белән ышану һәм аны тел белән әйтү тора. Ә башка мәзһәбләрдә гамәл дигән төшенчә кешенең мөселман булу-булмавын билгели торган күрсәткеч итеп куелган. Дөрес, хәнәфи мәзһәбендә дә гамәл кире кагылмый, бу бары тик гамәлләрнең дөреслеген, кабуллыгын, кемнең гөнаһлары күбрәк булуын Аллаһ хөкеменә калдырып, Кыямәт көнендә «тикшерелә» торган эш, дип карала. Хәнәфи мәзһәбе буенча, кешенең мөселман булу-булмавын «ачыклаганда» аның гамәлләре хәлиткеч роль уйнамый, югарыда әйтеп узылган моментлар — күңел белән ышану һәм шуны тел белән дәлилләү дә җитә.

Рөстәм хәзрәт Батыров хәнәфи мәзһәбенең илебездә толерантлык булдыру үрнәге өчен дә хезмәт итүен искәртте. Безне — барыбызны да — гомумкешелек проблемалары борчырга тиеш, без үз казаныбызда гына кайнарга тиеш түгел, дип искәртте ул.

РИУда без бүгенге көндә Әбү Хәнифә традицияләренең яңаруын күрәбез. Мисал өчен, Әбү Хәнифә бәхәсләрдә катнаша торган булган. Соңгы вакытта РИУда да дебатлар, бәхәс кичәләре уза башлады.

Нияз Сабирҗанов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе