Deutsche Welle: Хәләл ризыклар: Германия сәүдәсенә мөселманнар кирәкме?

Хәләл ризык сатудан кергән керем, дөнья күләмендә, гадәти азык-төлектән кергән табыш белән чагыштырып караганда, 20 процент тәшкил итә. Әмма Германия

БӘЙЛЕ
2011 Апр 28

Хәләл ризык сатудан кергән керем, дөнья күләмендә, гадәти азык-төлектән кергән табыш белән чагыштырып караганда, 20 процент тәшкил итә. Әмма Германия кибетләрендә хәләлне табу бик җиңел эш түгел. Германия сәүдәсенә мөселман клиентлары кирәкме, аларны яулау эшләре башкарыламы?

Илдә якынча 1,6 миллиард мөселман яши. Күпләре аларның шәригать кушканча туклана, ягъни хәләл ризык сатып ала. Хәләл, гарәпчәдән  рөхсәт ителгәнне аңлата, ул ризык ислам кануннарына туры килә һәм мөселманнарга ашарга ярамаган матдәләрне үз эчендә тотмый.

Исәпләнгәнчә, хәләл ризык сатудан кергән керем, дөнья күләмендә гадәти азык-төлектән кергән табыш белән чагыштырып караганда, 20 процент тәшкил итә. Белгечләр фикеренчә, Германиядә бер елга хәләл ризыктан биш миллиард евро акча эшләп була. Әгәр дә бу илдә яшәгән дүрт миллионнан артык мөселманны исәптә тотсаң, бу бер дә гаҗәп түгел. Әмма хәләл ризык белән сәүдә итә торган ширкәтләр үз көндәшләреннән сизелерлек артта кала. Германия эшкуарлары үзләренә хәләл индустриянең мөмкинчелекләрен бик соң ачканнар сыман, ди төрек-немец симпозиумында катнашычы Аня Шли. — Алар Франция, Голландия һәм Англия оешмалары белән чагыштырганда күпкә артта калганнар.

Табышлы эш

Хәләл продукция сату шактый табыш китерә: моның шулай икәнлегенә ислам илләрендә сәүдә корган халыкара оешма вәкилләре инанган.

Мәсәлән, Швейцария концерны Nestlе барлык керемнең 5 процентын хәләл продукция сатып  ала икән. Шунысын да әйтергә кирәк: Nestlе концерны, беренчеләрдән булып, бу өлкәдә эш башлый.2010 елның көзеннән исә бу концерн Германиядә дә үз филиалын ача.

Концернның Германиядәге филиалының матбугат җитәкчесе Сёрена Пинкова (Sören Pinkow) сүзләренә караганда, Nestlе җитәкчеләре күптәннән инде монда күп яшәүче мөселманнар белән кызыксыналар. Концерн өчен мөселманнар — алгарыш һәм дәрәҗәле сатып алу сәләтенә ия булган кулланучы төркеме булып тора, ди матбугат хезмәткәре.

Мисал өчен, Франциядә, Бельгиядә, Голландиядә азык җитештерүчеләр үзләренә мөселман клиентларын җәлеп итәргә тырыша.

Немец оешмалары әлегә алардан үрнәк алырга тырышмый. Күпләре хәләл ризык белән сәүдә итүне дәрәҗәгә (имиджга) тискәре йогынты ясый дип аңлата. Еш кына мөселман булмаган сатып алучылар әһле исламнан җәмгыятькә куркыныч яный дип исәпли. Шунлыктан да монда «балкырга» бик яратып бетермиләр, — дип сөйли Аня Шли. Шулай булгач, мондагы ризыкларда хәләл тамгасы бик күзгә дә ташланмый, алар өчен аерым киштәләр дә юк.

Хәләлме, әллә хәләл түгелме?

Шуңа карамастан, эре супермаркет киштәләрендә бугенгә 4 меңнән артык төрле хәләл азык сатып алырга була. Бары тик аларга хәләл тамгасы куелмаган. Аларны ничек аералар соң?

Ногай борчагы, бодай оны, дөге, шикәр, үсемлек мае, тарттырылган чикләвекләр, сөт шикәре, майсызландырылган какао кершәне, тоз,соя лецитины, эмульгатор — болар барысы да хәләл, аларны сатып алып була.

Мелиха Серефичан (Meliha Serefican) кул арбасына кукуруз лачауларын сала. 39 яшьлек төрек мөслимәсе арбасы белән супермаркет киштәләре буйлап борыла-сарыла уза. Киләсе тукталыш — кондитер әйберләре. Мелиха кулына печенье ала.

"Е 471, Е 476, Е 475. Бу тезмәне әле тикшереп карарга кирәк», — ди Мелиха һәм кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь битен чыгара. Анда — 300 артык эмульгаторларның барлыгын билгели торган кыскартмалар.

Ханым сүзләренчә, эмульгаторларның составы җентекләп тикшерелә — сатып алучы аларның нинди мәтдадан эшләнгәнен белә һәм шуннан соң гына үз язмасына кертә.

Кайда хайван мае һәм алкоголь бар, ул махсус йолдыз белән билгеләнә. Бу исемлекне төрле мөселман сайтларыннан табарга була.Мелиха ханым үзенә кирәкле билгеләрне тикшерә, нәтиҗәдә, печенье кире киштәгә куелды: ул хәләл булып чыкмады.

Туңдырылган күркә ите саткан шүрлек янында ханым туктап та тормады, ул монда ит сатып алмый икән. Ә менә балык консервасын тикшерергә кирәк."Юк, «кызыктыргыч» балык итен ашарга ярамый. Балык, яшелчәләр, су, томатлар, эдем сырын ашарга ярый, тик анда желатин да кушыла, ә аны инде мөселманнарга кулланырга ярамый», — ди мөслимә ханым.

Бу вакытлыча гына күренешме?

Шул рәвешле супермаркетта азык эзләп йөрү бик озакка сузыла. Шулар белән беррәттән, төрек һәм гарәп кибетләре күбәя. Алар инде продукцияне гарәп илләреннән китерә.

Немец сәүдәгәрләре мөселманнарны җәлеп итә алырмы икән? Явуз Озогуз (Yavuz Özoguz), Бременда урнашкан хәләл таныклыгы тапшыра торган комитет башлыгы, бу бары тик вакытлыча күренеш дип саный.

«Күп кенә Франция супермаркетларында аерым хәләл киштәләр бар: анда җаның ни тели, шуны табарга була. Уйлап карасаң, шундый киштәләрне Германиядә дә булдырып була дип саный ул.

"Islamonline"

 Рузилә ГӘРӘЕВА тәрҗемәсе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе