Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан котлады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан киң җәмәгатьчелеккә котлау белән

БӘЙЛЕ
2011 Апр 26

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан киң җәмәгатьчелеккә котлау белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне күренекле вакыйга — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

2011 ел Тукай елы дип игълан ителгән Татарстаныбыз, бөтен дөнья татарлары өчен аның иҗаты рухи кыйбла, бердәмлегебез нигезен тәшкил иткән, халкыбызны туплаган башлангыч булып тора.

Бу көннәрдә күп кенә илләрдә, төбәкләрдә юбилей тантаналары уздырыла. Тукайның гуманистик, тормышка мәхәббәт белән сугарылган шигърияте дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.

Һәр ел саен, апрель җитте исә, бөеклеге алдында баш идереп, Тукай безнең күңелләргә иҗат нуры сирпи.

Аның иҗаты милли мәдәниятнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйләп тора. «Тукай дигән могҗизаны бер кеше, яки бер буын гомере дәвамында гына аңлау да, аңлату да мөмкин түгел», — дип язды Мостай Кәрим. Шагыйрьнең гүзәллеккә сизгер каләме күпгасырлык милли әдәбият традицияләре йогынтысында чарланды. Асылда Тукай ул — меңьеллык төрки-татар шигърияте үсешенә XX йөз татар әдәбиятын ялгап үстерүче, XXI гасыр иҗатчыларына гаять зур таләпләр куючы.

Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә тирән мәхәббәт, үз халкына, аның рухи бөеклегенә ышаныч хисләре чагылыш таба. Ул, лирик буларак, иң нечкә күңел кылларын тибрәтә торган шигырьләр дә иҗат итте, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрдән ачы көлеп, сатирик әсәрләр, үз заманының көнүзәк социаль-сәяси мәсьәләләрен яктырткан ялкынлы публицистик мәкаләләр дә язды.

Тукай үз халкының иң сөекле шагыйре. Аның ана теле турындагы тәэсирле сүзләре бүген гимн булып яңгырый, бөтен дөньяда үз туган телен сөючеләрне, милли мәдәнияткә гашыйк кешеләрне берләштерүче фактор булып тора.

Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге һәм туган җиргә мәхәббәте Россия халыклары бердәмлеге идеясеннән аерылгысыз. «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...», — дип язды ул рус, татар һәм илебезнең башка халыклары арасындагы дуслык хакында.

Шәрекъның байтак халыклары Пушкин, Лермонтов, Байрон, Европа мәдәниятенең башка мәшһүр вәкилләре иҗаты белән нәкъ менә Тукай тәрҗемәләре аша танышты. Үз әсәрләрендә ул халыкларны берләштергән мәңгелек рухи кыйммәтләрне шигъри телдә сурәтләүгә иреште.

Реалистик милли әдәбиятка нигез салган Тукаебыз традицияләрен төрки һәм башка халыкларның күренекле шагыйрьләре, язучылары, композиторлары дәвам итте. Күп кенә атаклы каләм осталары Тукайны остаз һәм үзләренә бөек үрнәк дип таныды һәм таный.

Бөекләрнең талантына иң төгәл бәһане Галиҗәнап Вакыт куя. Шагыйрьнең 27 еллык бик кыска гомере, аның иҗаты безнең буыннар өчен дә әхлакый идеал, үз халкыңа һәм илеңә эчкерсез хезмәт итү өлгесе булып тора.

Тукайның үлемсез иҗаты барчабызны игелекле эш-гамәлләргә җилкендерсен, милли мәдәниятебезне үстерүдә юл күрсәтүче йолдыз булып балкысын!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов".

Әлеге котлау "Татар-Информ"нан алынды. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе