Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче «Алтын урта» клубы күптән түгел филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, академик Хатыйп Миңнегулов белән очрашу оештырды.
- Безнең татар әдәбияты шәрык дөньясы беләнтыгызбәйләнгән.Хәзерге вакытта Европа, Америка алга китте, диләр. Ә бит урта гасырларда мөселман, гарәп-фарсы дөньясы цивилизациянең иң башында торган. Көнчыгыш VI-VIII гасырларда ук күтәрелә башлый. Аның мәдәнияте, фәне Төньяк Африкага, Испаниягә тарала. Урта гасырларда гарәп дөньясы иң алга киткән төбәк булуы белән аерылып тора. Боларга X гасырда фарсылар, иранлылар килеп кушыла, — дип белдерде Хатыйп Йосып улы.
Безнең әби-бабаларыбыз гарәп-фарсы телләрен белгәннәр, аның үзәгендә кайнаганнар, дөнья мәдәниятенең магистраль үзәк юлындагы мәгълүматлар белән таныш булганнар. Бу күренешләр безнең
мәдәниятебезгә, рухи тормышыбызга искиткеч зур йогынты ясаган. Язма әдәбият, икенче төрле әйткәндә, сүз сәнгате халкыбыз тарихында аерым урын били. Язма әдәбияты булган халык — ул цивилизацияле халык. Безнең төрки-татар әдәбияты рус, Европа әдәбиятлары белән чагыштырганда, һич кенә дә ким түгел. Чөнки безнең мең ярым елдан артык тарихыбыз бар. Борынгы төрки чорларда безгә Кытай, һиндстан цивилизациясе шактый йогынты ясый. Ә VII гасырдан мөселман дөньясына, ислам орбитасына керә башлыйбыз. 922 елда болгарлар ислам динен рәсми төстә кабул иткән дигән факт бар. Әмма аңа кадәр үк тә халкыбызга ислам дине ныклып үтеп кергән булган инде.
Галим берничә әдипнең иҗатына
да тукталды. Мисал өчен, Әхмәт Ясәви (1166 елда вафат) һәм Сөләйман Бакырган ый (1186 елда вафат). Әлеге шагыйрьләр, Урта Азиядә яшәсәләр дә, бөтен төрки мөселман дөньясында мәшһүр зат булганнар. Алар суфыйчы-лык, фәлсәфи карашларын җиткерүдә әдәби-сәнгати формалардан мул файдалана. Шигырьләре башка төбәкләргә, хәтта Урта Азиянең үзенә, Төркиягә караганда да безнең татар дөньясында киң таралыш тапкан. Аларның китаплары мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек рәвешендә кулланыла. Әйтик, «Бакырган китабы», Ясәвинең «Хикмәтләрле... Аларның шигырьләрендә Коръән тәгълиматы урын ала. Кеше, беренче чиратта, Алла һы Тәгаләне уйларга тиеш. Суфыйчылык рухы да аларда рәсми ислам белән каршылыкка керми. Анда түбәндәгеләр әйтелә: байлык артыннан кумаска, бу дөньяда кәеф-сафа коруга бирелмәскә, бар булганына канәгать булып яшәргә, башка инсаннарны хөрмәт итәргә...
Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») әсәре шулай ук кызыклы. Анда һәрбер пәйгамбәр турында бик җанлы, образлы итеп кыйссалар, хикәятләр бирелә. Бу әсәрләр бер яктан дини тәгълиматны җиткерү булса, икенче яктан укучыларда матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән. «Кыйссасел әнбия» әсәре халкыбызда онытылмыйча дәвамлы рәвештә укылып килә.Ул 1859 елда Казанда басылып чыга, шуннан соң да гел басылып тора. Х.Миңнегулов аны хәтта Әнкарага баргач та күреп кайткан.
Диннең халык, милләт тормышындагы урынына карата да галим үз фикерен җиткерде. «Дин һәм милләт — кешенең ике канаты — диде ул. Яшьләрне динебезне өйрәнергә, милли үзенчәлекләрне таный белергә, бай мирасыбыз белән һәрдаим кызыксынып торырга чакырды.
Нияз САБИРҖАНОВ