"Сөләйман"да чираттагы чыгарылыш тантанасы узды

Бүген күзләре күрмәгән һәм начар күрүчеләр өчен «Сөләйман» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чыгарылыш

БӘЙЛЕ
2011 Апр 20

83,19 KbБүген күзләре күрмәгән һәм начар күрүчеләр өчен «Сөләйман» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чыгарылыш уңаеннан тантана узды.

Бу юлы курслар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән хатын-кызлар өчен оештырылды. Укуларга Татарстанның төрле районнарыннан килгән хатын-кызлар кабул ителде. Шулай ук Башкортстаннан, Дзержинск һәм Екатеринбург шәһәрләреннән килгән шәкертләр бар иде.

Бу курсларга килгән шәкертләр Луи Брайль системасы буенча изге китапны-Коръәнне укырга, компьютердан файдалану серләренә төшенде. Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы сукырларны тернәкләндерү үзәге Россиядә бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче оешмаларның берседер.

Бу ай аеруча спектакльләргә һәм башка мәдәни чараларга,шулай ук очрашуларга да бай булды. Мөслимәләр 3 апрельдә — Казанның «Мәрҗани» мәчетендә булып узган «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган Коръән уку бәйгесендә катнашты, 5 апрельдә Сукырлар җәмгыятендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап уздырылган чарада катнаштылар.

Тамаша «Ярдәм» хәйрия фондының «Сөләйман» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова тарафыннан, Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасының Казан бүлеге инвалидлары һәм «Сөләйман» үзәгендә укыган күрмәүчеләр, шулай ук начар күрүчеләр өчен оештырылды.

90,47 KbЧараны «Сөләйман» мәчете хезмәткәрләре Роза ханым Мортазина һәм Ринат әфәнде Шугаипов алып барды. Тамашачылар алдында «Гөлҗамал» фольклор ансамбле Г. Тукай сүзләренә язылган музыкаль әсәрләр белән чыгыш ясады. Алар башкаруындагы «Әллүки» җыры залда утыручыларны аеруча дулкынландырып, җанландырып җибәрде.

Аеруча тамашачының игътибарын һәм мәхәббәтен «Сөләйман» мәчетенең моңлы мөәзине Миңлеәхәт хаҗи Минҗанов башкаруындагы «Иске кара урман» җыры яулап алды. Халыкның аны җибәрәсе килмәде, алкышлар, «Афәрин» дигән кычкырулар булды.

Беркөнне Рәшидә абыстай Исхакый тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды. Хөрмәтле һәм данлыклы Татарстанның мөслимә хатын-кызы, ислам темасын яктырткан күп дини китаплар авторы «Сөләйман» үзәге инвалидларының яратып өлгергән кешесенә әйләнде.

Монда абыстайны түземсезлек белән көтеп алалар һәм яраталар. Үзенең тойгылы һәм күңелне ярып керә торган сөйләме белән тыңлаучыларның күңелләренә өмет һәм тынычлык урнаштыра.

«Сөләйман» тернәкләндерү үзәгендәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз тормышлары белән яши, иҗат итә. Күзләре күрмәүчеләр башта ятсынып , уңайсызланып йөрсәләр, тора-бара аларның моннан китәселәре дә килми башлый.

Бу юлы оста мастер кул астында алар сабын эшләү серләренә төшенде. Бу гамәл иҗади, мавыктыргыч, тынычландыра, күтәренке кәеф бирә. Курслар әлегә тәмамланса да, шәкертләрнең күңеле күтәренке, чөнки Аллаһы Тәгалә теләсә, киләсе курсларга алар тагын да үз белемнәрен арттыру ниятеннән киләчәк, кабаттан бер-берләре белән күрешәчәк.

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе