«Җырдан Җир яшәрмәсә дә, күңел яшәрер».
Татар халык мәкале
Экскурсия. Боржоми-Тифлис юлы. Чиста һәм иркен салонлы зур автобус. Тирә-якта чал түбәле таулар һәм матур урман. Ак күбекләрен ярларына бүләк итә-итә Кура елгасы алга ургыла.
Юл читендә яфраклары да күренмәслек дәрәҗәдә мул сары чәчәкләргә төренеп утырган бөдрә куаклар елмаешып, безне сәламләп кала сыман.
Ачык тәрәзәдән салкынча һәм җиңел тау һавасы белән бергә хуш ис бөркелә. Илһам Шакировка охшатып, «Дөнья матур-дөнья киң» дип җырлап җибәрәсе килә.
Менә чынлап та автобусның арткы урындыкларында утырып баручылар җыр башлады. Ләкин тавышлары матур түгел, көен дә дөрес җырламыйлар кебек.
Уртадарак утырган, битләре җыерчыкланып беткән, башына рәхимсез кояш нурларыннан саклаучы ак яулык бәйләгән олы яшьләрдәге бер апа түзмәде, җырга кушылды. Аның тавышы болганчык сулы елгага кушылган саф, челтерәп аккан чишмәне хәтерләтте. Ничектер, бу чишмә суы теге елга белән буталмыйча, үзгә бер юл ярып, салмак кына агып китте. Шундый моңлы итеп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндереп, кем әйтмешли, җиренә җиткереп җырлый иде ул апа.
Менә ул моң бер мәлгә туктап калды. Мин үзем дә сизмәстән, башлап кул чапкач, башкалар да кушылды. Ул апа үзенә шулкадәрле игътибарны сизеп алгач, тыйнак кына елмайды, аның битендәге җыерчыклары да азаеп, сирәгәеп калгандай тоелды. Менә ичмасам моң-үзебезнең милли көй! Безләрне шатландырган өчен мең-мең рәхмәт сиңа, апа кеше! Аллаһының рәхмәтләре яусын үзеңә!
Җырларында әллә узып барган гомерен искә төшереп шулай моңландымы ул, әллә мәңге яшь табигать хозурында үзенең яфраклары саргая барган яшьлеген сагынып, әрнү катыш моңсу хатирәләргә бирелдеме, -анысын тәгаен генә белә алмадык. Шулай да нурлы йөзләре алсуланып китте, күзләре ялтырый төште шактый өлкән яшьтәге бу апаның. Хәзер инде безнең күз алдында ул яшәрде, әйтерсең, яшьлегенә әйләнеп кайтты!
Менә бит җыр нишләтә кешене!
Мәгариф РАЯНОВ