Куала Лумпурда халыкара хәләл күргәзмә узды

6 — 9 апрель көннәрендә Куала Лумпур шәһәрендә (Малайзия) чираттагы 8-нче Халыкара хәләл продукциясе күргәзмәсе булып узды. Күргәзмәдә дөньяның

БӘЙЛЕ
2011 Апр 14

36,83 Kb6 — 9 апрель көннәрендә Куала Лумпур шәһәрендә (Малайзия) чираттагы 8-нче Халыкара хәләл продукциясе күргәзмәсе булып узды. Күргәзмәдә дөньяның төрле илләреннән килгән хәләл азык, косметика, медицина кирәк-яракларын җитештерүче ширкәтләр катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәдә нинди генә товар юк иде. Шулай ук Франция, Бельгия һәм Нидерландия илләренең аеруча хәләл товарларына күрсәткән игътибарын билгеләп үтмичә булмый. Бу инде шушы илләрдә хәләл индустриянең киң җәелүен күрсәтә.

Бу күргәзмә хәләл индустриянең зур потенциалын күрсәтте: хәзерге көндә хәләл кирәк-яракларын мөселман булмаган кешеләр дә киң куллана. Монда үтә гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки хәләл стандартлар буенча җитештерелгән продукциянең сыйфаты бик югары була. Югары дәрәҗәдә булу, товарларның дөньяви нормаларга туры килүен аңлата һәм мондый товарларга чит илләрдә ихтыяҗ зур.

Мәскәүдә уза торган "Moscow Halal Expo"  дип аталган күргәзмә оештыру комитеты вәкилләре белән сөйләшкәннән соң, күп кенә халыкара оешмалар бу чара белән кызыксына башлый. Моңарчы алар Россиядә узган хәләл күргәзмә хакында тулы мәгълүматка ия булмаганнар һәм гомумән бу индустрия Россиядә хәйран үсеш алыр дип уйламаганнар.

Кызганыч, әлегә безнең ил җитештерүчеләре Малайзия, Якын Көнчыгыш базарларына иркен рәвештә чыга алмый, әмма бу юнәлештә беренче адымнар ясалып килә инде. Мәсәлән, Малайзия кешеләре «Бабаевский» һәм «Красный Октябрь» комбинатлары җитештергән шоколадны бик тәмле дип тапкан.

Әлегә Россия ширкәтләре Малайзия, Көньяк-көнчыгыш регионнарында зур керемнәр алыр өчен хәләл тамгасы кирәклеген аңлап бетерми булмаса. Мисал өчен, әгәр дә шоколадларда «хәләл» тамгасы торса, аны сатып алучыларның саны күпкә артык булыр иде.

Ә менә Бельгия эшкуарлары һәм дәүләт органнары арасында эш җайга салынган. Алар бергәләп бу елда «Хәләл-Клуб» ширкәте оештырган. Аның төп максаты — хәләл кирәк-яракларын дөньяви базарга җиткерү.

«Хәләл-Клуб» үз сайтында барлык компанияләр хакында мәгълүмат бирә һәм Бельгия эшкуарларына төрле халыкара күргәзмәләрдә катнашырга ярдәм итә. Бу стратегия хәзерге дөньяви конкуренция чорында бик тә нәтиҗәле. Киләчәктә безнең җитештерүчеләребез Европа компанияләреннән үрнәк алыр һәм бернинди дә халыкара күргәзмә аларсыз узмас дип өметләнеп калам.

Автор: Д. МАМЫРОВ

Тәрҗемә: Р. ГӘРӘЕВА

www.muslimeco.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе