Төнбоек (Хикәя)

Җәйге кояшлы матур көннәрнең берсендә Насыйбулла үзенең оныгы Камилне «Шевроле» машинасына утыртып, туган якларына юл алды. Исәбе – Казан артына кайтып, анда калган, күптән онытыла язган яшьлек эзләрен барлаудан, яраткан оныгына ямьле Ашыт елгасы буйларын, тугайларын күрсәтүдән гыйбарәт иде.

БӘЙЛЕ
2023 Янв 25

Җәйге кояшлы матур көннәрнең берсендә Насыйбулла үзенең оныгы Камилне «Шевроле» машинасына утыртып, туган якларына юл алды. Исәбе – Казан артына кайтып, анда калган, күптән онытыла язган яшьлек эзләрен барлаудан, яраткан оныгына ямьле Ашыт елгасы буйларын, тугайларын күрсәтүдән гыйбарәт иде.

Менә алар Дөбьязны уздылар һәм әйбәт кенә Әтнәгә кайтып та җиттеләр. Район үзәге чатындагы зиратны үтеп китеп, сул якка борылдылар.

Әтнә бистәсе Насыйбулла күңелендә зур урын алып тора. Ул монда 9 һәм 10 сыйныфта укыды, беренче мәхәббәт хисләрен дә биредә кичерде. Ул вакытларда әтнәлеләр белән монда белем алучы техникум егетләре гел чәкәләшеп тора иде. Шул чакларда аны аздан гына Әтнәне икегә бүлеп торучы күпердән очыртып төшермәделәр. Бәлки төшергән дә булырлар иде, шунда бер хатын-кыз чыгып: “Каравыл! Кеше үтерәләр!”-дип кычкырмаса. Шулай да бу сүзләр күзләре тонган техникум малайларына җитә калды, алар үз кулларына төшкән корбаннарын ычкындырып качтылар. Ә, югыйсә, биредә Әтнә урта мәктәбендә белем алучы Насыйбулланың бернинди дә катнашы юк иде. Кем әйтмешли, ул үзе дә Әтнәгә бер авылдан килеп-китеп йөрүче, мәктәптә укучы гына иде. Ә атна уртасында әлеге бистәгә техникум егетләре хуҗа була иде.
Насыйбулла Әтнәдә укыганда аягын сындырды. Ул әлеге бистәгә 8 чакрымдагы бер авылдан килеп укып йөрде. Ял көнендә кичке якта Әтнәгә барасы машинаны белешеп куярга уйлады. Дөрес, Сәет абыйның сөт машинасы белән Әтнәгә барасы мәгълүм иде. Ә иртәнге якта өйдән сәгать ничәдә чыгып китәсе һәм кешесе бармы икәнлеге билгеле түгел иде. Ул Сәет яши торган тыкрыкка урамнан барса да, өйгә никтер бәрәңге бакчасы ягыннан кайтырга уйлады. Тик арткы яктагы капканың келәсе бикле булып чыкты. Насыйбулла озак уйлап тормады: ишегалдына шактый биек койма аша гына сикереп керергә теләде. Менә инде ул койма өстенә менеп тә басты. Аннан икенче якка, дөресрәге, үзләренең бакчасы ягына сикереп төшмәкче булды. Ә аннан ул ишегалдына чыгу юлын белә. Мондагы рәшәткәнең биген ачып керүе әллә ни авыр эш булмас, дип фикер йөртте ул. Аның бәхетенәме, әллә бәхетсезлегенәме, койма буена өеп куйган бүрәнәләр бар икән. Инде туктамастан коючы көзге яңгыр ява башлады. Менә ул шул бүрәнәләрнең өстенә басты, тик аягы таеп китте һәм уйламаганда, көтмәгәндә, Насыйбулла очып барып, җиргә егылып төште. Әле үзе генә булса ярар иде дә, теге бәйләп куелмаган бүрәнәләр дә аның артыннан иярде. Шунда ул аягының чатнап китүен тойды. Дөрес, нәрсә булганын тәгаен генә аңлап та бетермәде. Аның бер аягы йөрмәс булган иде. Ул таза икенче аягын алга ташлап, өйгә атлады. Ә икенчесе җирдән сөйрәлеп кенә бара иде. Зәгыйфь аягы чыдап булмаслык дәрәҗәдә сызларга кереште. Ул көчкә генә өйгә килеп керде һәм аның яңгырдан вә күз яшьләренә чыланган битеннән ниндидер зур бәланың килүен чамалап була иде. Ул чалыш-молыш атлап, якындагы бер урындыкка шап итеп, көчкә генә килеп утырды. Шул чагында инде йокларга яткан, тик әле йоклап китәргә өлгермәгән өйдәгеләр дә Насыйбулла белән нәрсәдер булганын аңлап алды. Ут эленде, гаиләнең һәр әгъзасы хәрәкәткә килде. Бертуган сеңлесе Гөлфая, яраткан абыйсын мондый кызганыч хәлдә күреп, үксеп еларга кереште. Әнисе шунда ниндидер май алып килде һәм теге аякка сылап, аны бәйләп куйды. Аяк берникадәр тынычланып киткәндәй тоелды. Әмма ул инде сулкылдарга тотынды. Авылда фельдшер бар иде. Әтисе Фәттах шунда йөгерде. Озак вакыт та узмады, алар фельдшер Майкамал белән бергә килеп тә керделәр һәм аякка тынычландыргыч укол кадап, аңа шин салдылар.

Насыйбулла таң атканда гына йоклап китте. Аның күз кабаклары да, аягы да шешкән иде. Уколның да инде тәэсире беткән, теге аягы ныгытып үзен сиздерә башлады, ягъни кабаттан сызларга кереште. Ул көнне аңа Әтнәгә укырга бару өчен машина кирәкми иде инде. Шулай да район үзәгенә алып барып, хастаханәгә салдылар.

Шыксыз көн иде бу. Күк йөзендә карасу-кучкыл болытлар куерды. Иртә караңгы төште, көчле җил исте. Өй түбәсен калайдан япкан тавыш чыгарып, яшен яшьнәде, күк күкрәде. Ә аннары коеп яңгыр яварга кереште. Боларның һәммәсе дә аздан гына сыгылырга торган Насыйбулланың күңеленә аваздаш иде. Соңрак җил тагын да көчәйде, әйтерсең, ул юлында очраганнарның һәммәсен дә очыртып китәрлек дәрәҗәдә көчле вә баһадир иде.

Ул елны Насыйбулланың күңелендә дә мәхәббәт уты кабынды. Башта аның авылдагы икенче урамда әти-әнисе һәм энеләре, сеңлесе белән яшәүче Миңсылуга күзе генә төшеп йөрде. Гаять чибәр иде шул Миңсылу! Туганда ук аның исемен әти-әнисе җисеменә туры китереп кушкан, диярсең. Ап-ак йөзе һәм түгәрәк бите, елмайганда бераз чокырланып киткән ияге аңа илаһи бер гүзәл төс бирә сыман. Ә ул шактый еш елмая иде. Дөресрәге, елмаюга һич тә саранлык күрсәмәде. Бу вакытта аның авызындагы ап-ак тешләре энҗе кебек ялтырый, ә самими күзләреннән нурлар чагыла. Эчендә җаны булган ир-егетләр аңа мәхәббәт тотмыйча кала алмагандыр ул чакларда. Җитмәсә, Миңсылуның әти-әнисе дә – урындагы кешеләр. Әтисе Галимҗан – ындыр табагы мөдире, әнисе Гөлнур – башлангыч мәктәбе директоры. Андый кешеләр белән туганлашырга теләүчеләр күп булгандыр, мөгаен. Миңсылуның әнисе бик мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, шулай да үтә таләпчән кеше иде. Ә әтисе шактый ук коры адәм. Шулай булмый хәле дә юк. Аның бертуган энесе Әмин – күмәк хуҗалык җитәкчесе иде. Кыскасы, алар Насыйбуллага – буй җитмәслек бәндәләр. Дөрес, авылда аларның да абруе, дәрәҗәсе шактый зур. Әтисе Самат – бригадир, ә әнисе Гөлнисаның 7 класс белеме бар. Сугыш чорларында мондый белемгә ия булу хәйран зур дәрәҗә дигән сүз иде. Тик аның әнисе нигәдер бернинди урындагы вазифага кызыкмаган, үзенең тормышын ире Саматны, бер-бер артлы дөньяга килгән балаларын карауга, җәй көннәрендә колхоз кырларында эшләүгә генә багышлаган иде. Хәер, ул вакытларда барлык эшләрнең кулдан башкарылуын исәпләсәк, болары да хәттин ашкан иде. Әмма ат кебек эшләсәләр дә, аларга хезмәт хакын түләмәделәр, хезмәт көненә бер сызык сызып бару белән генә чикләнделәр. Ә халык телендә моны “таякка эшләү” дип атадылар.

Насыйбулланың әле тагын әбисе Нәсимә бар. Өйдәге һәр эшне ул башкара. Әбисе, гомумән, тик тора белми Насыйбулланың. Гел кыптыр-кыптыр нәрсәнедер юа, чистарта. Өйдәге барлык савыт-саба, табак, тәлинкәләр аның өстендә. Шулай ук ашны да әбисе пешерә. Әмма итне казанга бик сирәк сала. Анысы да бозауны суйган чакларда гына була.
...Менә алар Ашыт елгасы буена кайтып та җиттеләр. Шунда Насыйбулла үзенең машинасын елга буендагы дамба кырыена китереп туктатты. Ашыт елгасында ниндидер хәрәкәт бара, анда бөҗәкләр һәм су үләннәре күренә.

-Әйдә, улым, әзрәк тамак ялгап алабыз,-диде ул оныгы Камилгә. Аннары: “Кайта-кайта арымадыңмы, улым?”-дип тә сорап куйды. Малай юк дигәнне аңлатып, башын селкеде. Насыйбулла соңгы вакытларда, ерак сәфәргә киткәндә, үзе белән ризык алып чыгарга күнегеп китте. Берничә кисәк ипи һәм казылык ала ул үзе белән. Аннары пенсиягә чыккач, шикәр авыруы дигән зәхмәт интектерә башлады. Көтмәгәндә, тәнендә ниндидер кызыл тимгелләр пәйда булып, алар хәтта кычытырга керешә иде. Һәм иң начары шунда: алар бетәргә ашыкмады. Киресенчә, күбрәк һәм киңрәк таралырга тотына иде. Табибка күренгәч, аңа “Шикәр авыруы” дигән диагноз куйдылар. Инде хәзер яраткан ризыгы булса да, шикәрне дә, балны да кулланырга ярамый иде. Шуңа күрә ул хәзер үзе белән ризык кыстырып чыга. Хәер, күтәреп йөрисе түгел ич: машинага саласың да, эше бетте, ул шунда аның куллануын көтеп ята бирә. Әгәр Насыйбулла юлда туктап тамак ялгамаса, күз аллары караңгылана, хәле китеп, егылырга да мөмкин. Менә шунда беләсең инде ипинең, ипекәйнең кадерен! Дөрес, алар үскән чагында казылыкның нәрсә икәнлеген белмәделәр. Баксаң, ат итеннән әзерләнә икән ул! Аларның Бөтәймәс исемле җирән атлары бар иде. Үзләренеке түгел инде, колхозныкы. Тик атның казылыгы түгел, ите дә эләкмәде аларга. Хәтта ел саен бозау суеп, аның итен дә бик сирәк кулландылар.

Хәзерге заманның кадерен белергә генә язсын! Эшләгән кешегә авыз тутырып ашарга ипие генә түгел, казылыгы да эләгә бит. Әле ниндие генә диген! Төрле сарымсак, борыч салып ысланган казылыкны да өстәлеңдә күрергә була инде. Әмма шунысы начар: алар хәзер мөстәкыйльлек дигән сүзне онытып баралар шикелле, ягъни бу кәлимәне әнә шул тәмле казылыкка, ап-ак күмәчкә, шикәрле татлы ризыкларга алыштырдылар түгелме, дип тә уйлана иде ул.

Шунда Насыйбулланың күзе тагын Ашыт елгасына төште. Ә анда моннан 50 еллар элек булган бер хатирәне искә төшереп, төнбоек чәчәге күзгә ташланды. Хәер, ташланды дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер монда. Төнбоекны күреп алды да, тагын гашыйк булды ул бу ак-ак илаһи чәчәккә! Әнә бит аның таҗлары нинди гүзәл! Аклыкны, сафлыкны белдереп торучы 8 таҗ яфрагы җемелди иде анда. Насыйбулла үлеп гашыйк иде төнбоек чәчәгенә! Тик ул аның сарысын түгел, фәкать агын гына яратты.

Әле бүгенгедәй хәтерендә: берникадәр вакыт аның әтисе Самат юл төзү бригадиры булып эшләп алды. Ул чорларда Әтнә белән Күәм авыллары арасында 5 күпер бар иде. Бу артык зур булмаган агач күперләрне ел саен язгы чорда Ашыт елгасы агызып китте. Аларны кабат торгызганнан соң, якындагы карьердан ат арбасына таш төяп, шуларны күперләрнең баш-башларына салырга туры килә иде. Әлеге эшләрдән Насыйбулла да читтә калмады. Дөрес, үзе генә түгел, дусты һәм кордашы Мансурны да үзе белән ала иде. Шунда тәүге тапкыр күрде ул гүзәлләрдән дә гүзәл төнбоек чәчәен! Күрде дә, аңа бөтен барлыгы белән гашыйк булды. Менә ул ничектер бер тапкыр, җаен туры китереп, шул чәчәкне өзеп алмакчы булды. Тик ни хикмәт: аның янына керә алмады, чөнки төнбоекның якын-тирәсе сазлыкка әйләнгән булып чыкты, чәчәккә никадәрле тырышып кулын сузса да, аны барыбер эләктерә алмады. Җитмәсә, аздан гына сазлыкка батмады. Дусты белән бергәләп маташып карасалар да, алар үз ниятенә ирешә алмады. Ә икенче көнне Ашыт елгасы буена төшү насыйп булмады. Шул рәвешле, аларның нияте тормышка ашмады. Ә бераздан төнбоек чәчәге онытылды, бөтенләй дә хәтереннән чыкты. Ә югыйсә, Насыйбулланың бу гүзәл чәчәкне бик тә Миңсылуга бүләк итәсе килгән иде! Аңа моны эшләү насыйп булмаган икән. Тиздән ул үзе дә бу ниятеннән кире кайтты. Ник дигәндә...

Ник дигәндә, Миңсылу Насыйбулладан ике яшькә олырак иде. Менә беркөнне ул Миңсылуны озата кайтты. Әмма, ни гаҗәп, аның белән сөйләшәсе сүзен тапмады. Сүзен нәрсәдән генә башларга да белмәде, чөнки аларның һәммәсе Миңсылу каршында аңа чүп-чар булып тоелды. Ниндидер бер олырак, зуррак темадан керешергә теләсә дә, аның көймәсе комга терәлде. Дөресрәге, ул сүзне нәрсәдән башларга белмичә, иза чикте. Мәктәп темасы инде аңа кызык түгел иде. Хәер, Миңсылу үзе дә шул ук мәктәптә укый бит. Аңа андагы бөтен нәрсә билгеле, дигәндәй. Бәлки әле күбрәк тә мәгълүмдер, чөнки әнисе шунда хезмәт итә. Ә менә киләчәк турында ул рәхәтләнеп сөйләшә алган булыр иде. Әмма Насыйбулла аңа үзе дә әзер түгел әле. Аннары киләчәктә мин теге яки бу һөнәр иясе булам, дип әйтү үзе үк мактану булыр кебек тоелды. Аның Нәсимә әбисе бер дә кешенең мактанганын яратмый. Иң сөймәгәне шул аның. Ул: “Улым, үзең эшләрдәйләрне генә сөйлә”,-дип гел кисәтеп тора аны. Шуңа күрәме, ул көнне дә, икенчесендә дә Миңсылу белән, кем әйтмешли, борчаклары пешмәде аларның. Аның каравы, тиздән Миңсылуны Шакирҗан озаткан, дигән сүзләр йөри башлады. Утсыз төтен чыкмый, диләр ләбаса. Бик булыр, үтә дә чибәр иде шул Миңсылу. Ә Шакирҗан Насыйбулладан олырак егет. Ул Миңсылуга нәрсәләр әйтәсен, ни рәвешле матур кызны үз ягына аударасын белгәндер. Аннары Миңсылу кеше аша: “Насыйбулла бик яшь әле, ул миңа энем кебек кенә”,-дигән кирәкмәгән сүзләр дә ишеттерде. Хәтере калды аңа Насыйбулланың. Инде аны башка озату турында уйлыйсы да юк иде.

Насыйбулла Казанга китеп барды, анда эшкә урнашты. Озакка сузмыйча, Авыл Хуҗалыгы институтына укырга керде. Шуннан ул авылга да сирәк кайтырга кереште.

Миңсылу елый-елый Шакирҗанны армиягә озаткан, диделәр. “Синсез мин ничек яшәрмен? Әйдә өйләнешик, балабыз булса, сине армиядән алып калып булыр”,-дип үксегән диделәр. Әмма мондый сүзләргә Шакирҗан риза булмаган. Ул: “Мин армиягә бармыйча кала алмыйм. Армиягә бармасам, нинди ир булам мин?”-дигән, имеш. Шул рәвешле, ул армиягә киткән һәм шуннан кайтмаган, Казахстанда өйләнеп торып калган.

Аның армиядән кайтмавы Насыйбуллага бик тә ярап куйды. Ул җырларга да, сөйләргә дә, хәтта язарга да оста булган Шакирҗанга көнләшеп караудан туктады. Шакирҗан хәзер аның өчен дөньяда юк иде. Чынлап та Шакирҗан туган якларына башка әйләнеп кайтмады. Ник дигәндә, аның аягы-кулы бәйләүле иде. Армиядә вакытта ул бер казах кызына башы-аягы белән гашыйк булды һәм инде бүтән туган яклар турында уйланмады. Дөрес, кайсы вакытларда әнисен һәм бертуган энеләрен, сеңлесе Рәхинәне сагына ул. “Болай итеп, дөрес эшләдемме икән?”-дип тә уйлана. Әмма һәрчак шулай фикер йөртүләрдән ары уза алмый. Аннары өй һәм бала мәшәкатьләре турындагы уйлар барысын да оныттыра, чөнки аның казах кызы Гайшәбикә белән 9 баласы бар. Һәммәсен дә ашатырга, эчертергә, йокыга салырга кирәк. Кайдадыр еракта, Татарстанның бер авылында аның әнисе һәм сөйгән яры калуы турында аның җитди рәвешле уйланырга вакыты да, теләге дә калмый диярлек. Ә казахлар – кардәш халык. Алар эшчән, тырыш Шакирҗанны яраттылар, аңа: “Шакирҗан әкә”,-дип кенә торалар. Кем әйтмешли, өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Аннары Казахстанда олыны – олы, кечене кече итә беләләр. Ә Әтнәдә аны бары үги әтисе генә көтә. “Миңсылу да инде үзенә тиешле парын тапкандыр. Шулай булгач, анда кайтып торудан мәгънә юк”,-дип уйлана иде ул. Шулай да аның тагын бер шөгыле бар иде Татарстанда. Район газетасында язмалары басылып чыгарга керешкән иде. Менә шуны ташлавы гына кызганыч булды. “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” дигән язмасы авылда шактый ыгы-зыгы китереп чыгарды. Ул чагындагы “Коммунизмга” җәридәсендә көн күргән әлеге язманы укымаган кеше калмагандыр, мөгаен. Хәер, шактый чеметкән иде ул авыл клубындагы йомшак якларны. Авылда берәр җитәкче урында эшләргә дә өмете юк түгел иде Шакирҗанның, әмма язмышы башка якка борылды.

Чиста, саф күңелле кеше буларак, Насыйбуллага Шакирҗанның чит җирләрдә торып калуы кызганыч та булып тоелды. Миңсылу кебек чибәр, гүзәл кыз көтеп торганда, нигә инде чит җирләрдә торып калырга иде, дип тә уйланды ул. Илдә чыпчык үлми, ләбаса. Бәлки аның тормышы да шактый читен булгандыр, әмма авылда үги әтисенең кыерсытканы турында ишетелмәде.

Насыйбулла авылга кайткач, үзеннән шулай ук ике яшькә олырак Рәзинәне озатырга кереште. Аның белән эшләре пешә башлаган иде, әмма Рәзинә укуын тәмамлагач, аны туган төбәктән читтәге җиргә эшкә билгеләделәр һәм ул шунда торып калды, гаилә корды. Аннары авылдагы кибеттә эшләргә дип читтән ике татар кызы килде. Шуларның берсен, Раимә исемлесен, буйга кечерәк булганын озатырга кереште ул. Аның белән дә борчагы пешә башлагач кына теге кызның җитмәүчелеге чыгып, ул авылдан китеп барды. Бу вакыйгалардан соң, Насыйбулла үзе дә авылдан чыгып китте һәм Казанга барып, абыйсы янына эшкә урнашты.

Дөресен генә әйткәндә, Насыйбулла кызлар карамаслык егет түгел иде. Аның көдрә чәчәләре генә дә ни тора! Аннары ул фикерен беркайчан да сүгенеп белдермәде, гел дә йомшак фигыльле булды. Бертуган абыйсы янында төзелештә эшләсә дә, монда аның күңеле ятмады. Ул читтән торып, Авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү факультетына укырга керде.
Менә инде ул аның өченче курсына да җитте. Советлар заманында тиздән алачак һөнәрең буенча эшли башларга кушалар иде. Бу таләп аеруча өченче курска җиткән студентка катгый итеп куелды. Тик эшне үзеңә табарга кирәк була. Насыйбулла да үзенең туган авылына кайтты һәм хуҗалык рәисен күреп сөйләште. “Агроном урынбасары булып эшләргә мөмкин булмасмы?”-дип сорады ул хуҗалык җитәкчесеннән. “Хәзергә урын буш түгел, тиздән агроном Инсаф армиягә хезмәт итәргә китә. Менә шул вакытта бәлки эшләп карарсың. Ә хәзергә фермада эшли тор”,-диде аңа Әмин Фәйзрахман улы.

Җитәкченең мондый сүзләренә Насыйбулланың кәефе күтәрелеп китте. Эш мәсьәләсе бөтенләй үк өметсез түгел бит әле, дип уйланды. Әмма иртә шатланган булып чыкты. Теге Инсаф исемле егет инде армиягә дә китте, тик Насыйбулланы аның урынына куярга ашыкмадылар. Ул элеккечә үк фермадагы бозауларга сөт эчертүен, печән ташуын белде, аларның асларын чистартты.

Беркөнне Миңсылу аның каршына очрады. Ул Насыйбуллага бик ягымлы итеп карады, аны Яңа ел кичәсенә чакырды. Шунда уенын-чынын бергә кушып: “Миңа өйләнсәң, бухгалтер була аласың”,-диде. Әмма Насыйбулланың бухгалтер буласы килми иде. Ул, гомумән, бина эчендә утыруны күз алдына да китерә алмады. Кырлар буйлап йөреп, үзең чәчкән орлыкларның тишелешен карау һәм аларны күрү шатлыгы аңа әйтә дә, аңлата да алмый торган ләззәт, бу манзара белән хозурлану хисләре бирә иде. Юк, мондый татлы сөенечне ул бернигә дә алыштырмаячак! Аннары узган җәйдә бертуган абыйсы Ирнәс аны Чулман буендагы бер совхозга алып барып, агроном итеп урнаштырып кайткан иде.

Ул хәл ничек булды дисезме? Ирнәснең хәләл җефетенең бертуган абыйсы Фатыйх шактый зур урында эшли иде. Фатыйх кодасы белешкән аңа бу урынны. “Насыйбулла риза булса, барып карап кайтыгыз. Бай совхоз түгел түгелен, шулай да энеңә эшкә өйрәнә торырга ярап куяр”,-дигән ул.

Ирнәс озак уйлап тормады. Энесен алып, беркөнне эшеннән сорап, Чулман елгасы буендагы теге совхозга юл алды. Район үзәгеннән соң да әле шактый барырга туры килде. Ирнәс үзе болай эшли алмас иде. Ул инде төзелештә кирпечләр тотарга күнеккән. Гомере буена ул башкалада йортлар сала һәм әлеге хезмәтеннән дәрт вә илһам алып эшли.

Бу сала хәйран зур булып чыкты. Йортлары да шактый таза күренә. Хуҗалык җитәкчесе Сәхибулла Кәримов аларны бик җылы каршылады. Нинди эш белән йөрүләрен белгәч, шунда ук торырга урынын да табып бирде. Ялгыз бер карчыкка урнаштырдылар Насыйбулланы. Хезмәт хакын да билгеләделәр. 125 сум акча иде ул. Аның моның кадәрле акчаны авыл җирендә алып караганы булмады. Менә шул рәвешле, ул әлеге совхозда агроном булып эшләргә кереште. Әле бүгенгедәй хәтерендә аның Әтнә районында яшәүче әнисенә тәүге тапкыр бер машина утын алып кайтуы. Хуҗалык җитәкчесе каршы килмәде Насыйбулланың мондый изге ниятенә. Ул авылга утын кайтаргач, барлык күршеләрнең күзе шар булды. Кайберәүләр аны күккә чөеп мактады, икенчеләренең эче каралды. Шулай да Насыйбулланың бу гамәлен хуп күрүчеләр күбрәк булгандыр, мөгаен. Билгеле ки, салада аның дәрәҗәсе шундук күтәрелеп китте. Ә әнисе Гөлниса: “Раббым, берүк күз генә тимәсен иде балама”,-дип теләде. Әнисенең менә шул сүзләре аны күз тиюләрдән, зәхмәт чирләреннән саклап калгандыр, мөгаен.

Чулман буендагы халыкның ислам диненә мәхәббәте советлар чорында да шактый зур иде, аларның күбесе дини йолаларны калдырмады. Тик Насыйбулла үзе генә ислам диненә кереп китә алмыйча шактый изаланды.

...Миңсылу Насыйбулланы Яңа ел кичәсенә чакыргач, әлбәттә, ул сүзләр аның йөрәгенә, кем әйтмешли, сары май булып ятты. Күңел-калебе күкнең җиденче катында тирбәлде, барлык аңын-зиһенен сөйләп тә, аңлап та бетерә алмаслык сөенечле халәт биләде. Ул мондый тәкъдимгә каршы килә алмады. Ник дигәндә, беренче саф мәхәббәте үзе чакырып торганда, эчендә җаны булган кем каршы килә алсын, ди аңа.

Миңсылуның йөзе тагын да гүзәлләнеп, түгәрәкләнеп киткән, анда инде өлгергән хатын-кыз чалымнары сизелә иде. Хәер, ул Насыйбуллага караганда, күпкә алданрак өлгерде, инде тәмам пешеп җиткән һәм өзелергә торган җимешкә охшап калган иде. Тик Насыйбуллага аны өзеп алыргамы, әллә элеккеге үпкәсен белдереп, тынычлыкта калдырыргамы? Бу җитди мәсьәләне Насыйбулла үзе генә хәл итә алырлык дәрәҗәдә түгел иде. Аннары Миңсылуның ул чаклардагы олпат, дәрәҗәле әтисе һәм әтисенең бертуган энесе дә бар бит әле! Дөресен генә әйткәндә, Насыйбулла алардан бераз шүрләп тә куя иде.

-Әгәр синең туган якларга кайтасың килсә, бухгалтерга урын бар. Мин инде Әмин абый белән сөйләшеп тә куйдым,-дип пышылдады аңа Миңсылу. Аның бу утлы сүзләре Насыйбулланың җанын яндырды, күңелен көйдерде. Их, моннан ярты ел элек әйтелгән булса иде бу куанычлы сүзләр! Ул ике дә уйлап тормыйча, кайткан булыр иде туган ягына. Әмма хәзер соң түгелме икән инде? Ул бит яраткан эше белән мәшгуль хәзер. Ни дип җавап бирергә Миңсылуга? Чулман буендагы теге совхозда ул бит әйбәт кенә эшләп китте. Авыл халкы хөрмәт вә ихтирам белән карый аңа. Җитәкчелек тә югары бәяли. Аннары Насыйбулланың Миңсылуны тәүге озатуыннан соң да шактый сулар аккан, карлар яуган иде аларның юлларына.

-Миңсылу, үзең дә беләсең: мин бухгалтер булып эшләргә риза түгел, чөнки һөнәрем буенча агроном. Совхозда үз һөнәрем буенча эшлим бит,-диде ул башка нәрсә дип әйтергә дә сүз таба алмагач.

Аларның сүзләре шунда өзелеп калды, чөнки Миңсылуны биергә чакырдылар. Ә ул аннары Насыйбуллага басты. Алар бергәләп тыпырдап биеп киттеләр. Советлар заманындагы иң гүзәл парлар иде алар. Тик Насыйбулланың җанын бер корт кимерә. Әгәр көтмәгәндә Шакирҗан кайтып керсә, Миңсылу нишләр, Насыйбулланы ташлап китмәсме, аның янына йөгермәсме? Аннары ихлас күңелдән яратамы ул Насыйбулланы? Анысына да шикләнеп карады Насыйбулла.

Ул өстенә ишелеп төшәргә торган бәхеткә ничек карарга, нәрсә дип бәяләргә дә белмәде. Алар Миңсылу белән авыл урамнарын буйлап йөрделәр, шаярдылар, көлделәр. Иллә дә мәгәр Насыйбулла Миңсылуга үзенең шөбһәләрен белдерә алмады. Бәлки эчендә сакламыйча, әйтәсе дә булгандыр аларны, әмма кыюлыгы җитмәде, чөнки Миңсылу бу кичтә үтә дә самими, беркатлы булып күренде. Насыйбулла шул килеш, ягъни яңадан билгесезлектә китеп барды Чулман буена. Миңсылу аннары да берничә тапкыр борчып карады Насыйбулланы, ул аның туганнан туган сеңлесе Гөлзадә аша эш йөртте. Әмма барыбер аларның инде борчаклары пешмәде, дисәк тә буладыр, чөнки Насыйбулланың үзе яшәгән авылда очрашып йөргән бер кызы бар иде. Тик анысы да бер яшькә олы икән. Гөлсәрия тәмле теле, ягымлы карашы белән Насыйбулланы тиз арада үзенә каратты да куйды. Аннары алар һәр көнне диярлек бергә очраша иделәр.

Ә беркөнне Миңсылу Насыйбуллага: “Әгәр кайтырга уйласаң, без сиңа агроном урынын да таба алабыз, бары бер сүзең җитә”,-дигән фикерләрен белдереп хәбәр итте. “Юк, теге вакытларда мине мыскыл иткән идең, хәзер соң шул инде”,-дип уйлады Насыйбулла, әмма ул әлегә дәшми торуны хуп күрде. Кем белә бит, ашыйсы ашың туган авылда булса, бернәрсә дә эшли алмассың. Бәлки әле кайтып китәргә дә туры килер, чөнки монда ул барыбер килмешәк хәлендә. Шулай да шик-шөбһәләре дә юк түгел Насыйбулланың. Ник дигәндә, ишетеп тора бит ул Миңсылуның теге җитәкче абыйсының нинди коры кеше булганын. Шулай булмаса, ул 7 саланы берләштереп, үз кулында тота да алмаган булыр иде. Каты куллылыгы аркасында, шактый уңышларга ирешкән, орден-медальләргә лаек булган кеше иде ул. “Авылга эшкә кайтсам, шуларның колы булырга, алар хәмер эчкәндә кабымлык ташырга туры киләчәк инде”,-дигән күңелсез уйлар килде аның акыллы башына. Менә шуңа күрә дә ул ияләнгән урынын хәзергә ташлап китмәскә дигән ныклы карарга килде. Аннары күз күрер, дип уйлады Насыйбулла. Тик Миңсылу аннан җавап көтә һәм ул җавапны озакка сузмыйча бирергә кирәк иде.

Менә ул Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, кулына диплом алды. Бу шатлыклы мизгелне Миңсылу да уртаклашты, аның хәтта ерак араларны якынайтып, ул яшәгән авылга да килергә исәбендә бар иде. Мөгаен, ул инде һәммәсенә дә риза булыр иде. Әмма Насыйбулланың күңелен инде башка кеше биләргә өлгергән иде. Күрәсең, аның Миңсылуга булган мәхәббәте балачак гыйшкы гына булып калган иде. Дөрес, туган яклар, ямьле Ашыт елгасы буйлары кайчагында үзәгенә үтәрдәй булып сагындыра, моңсуландыра иде аны. Бигрәк тә җитәкчеләр аның эшеннән канәгать булмаган чакларда килеп чыга иде мондый халәт. Әгәр уңышны елдагыдан ким алсалар, алар халыкка: “Һава торышы уңай килмәде, корылык булды, шуңа күрә узган елдагы ашлыкны алып булмады”,-дип аңлата иделәр. Әгәр ел уңай килеп, уңыш елдагыдан күбрәк чыкса: “Быел агротехник чараларны киң куллану нәтиҗәсендә, яхшы уңыш алынды”,-дип мактанып сөйләргә ярата иделәр. Тик Советлар заманында: “Аллаһы Тәгалә насыйп итмәде”,-дип сөйләүчеләр бик күренмәде.

Холкы, фигыле йомшак булгангамы, Насыйбулланы торган авылында үз иттеләр, яраттылар. Аңа озак уйланырга ирек бирмәделәр, тиз арада өйләндереп тә куйдылар. Яше дә бара иде инде. Аннары ул район үзәгендәге авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә китте, шунда йорт салып чыкты. Ә Миңсылуның Насыйбулла белән эше барып чыкмагач, Казанга киткән, шунда кияүгә чыккан, диделәр.

Насыйбулланың әтисе Самат пенсиягә дә чыга алмыйча, иртә вафат булды. Аңа сугышта алган яралары озак яшәргә ирек бирмәде. Ә авылның беренче чибәре булган әнисе, әтисе өчен дә яшәп, 95 нче яше белән барганда җан тәслим кылды. Кем әйтмешли, урыннары җәннәттә булсын.

Аларның Гөлсәрия белән 4 баласы туды. Инде оныклары да үсеп җитте. Менә инде ул Камил исемле оныгы белән туган авылына кунакка кайтып бара. Күпме талпынып караса да, аңа туган якларда яшәү насыйп булмаган икән. Хәзерге вакытта аларның йортында башка туганнары яши. Ә тимер күпер астындагы ак төнбоекны күргәч, бөтен тормышы күз алдыннан үтте. Шулай да аның әлеге төнбоекны өзеп, кайдадыр еракта калган яшьлек мәхәббәте Миңсылуга бүләк итәсе килеп китте.

Насыйбулла хәзерге вакытта мәчеткә намаз укырга йөри. Ул һәммәсе дә Аллаһы Тәгаләнең язган тәкъдире буенча баруын, Аның язганнарын беркемнең дә үзгәртә алмавын шактый элек аңлады инде.

Оныгы Камилнең: «Бабай, рәхмәт сиңа үзеңнең туган якларыңны күрсәткәнең өчен! Монда табигать бик матур икән!”-дигән сүзләрне саф татар телендә әйтүе Насыйбулланың йөрәгенә сары май булып ятты.
Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе