Курслар 13 августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге курслар белем бирү һәм тернәкләндерү максатыннан оештырылса да, аларның әһәмияте һәм мәгънәсе күпкә тирәнрәк. Дүрт стена арасында беркая чыкмаган инвалидларның танышу, аралашу урыны да бу. Уртак мәнфәгатьләр, кызыксынулар берләштерә аларны. Алар үзләре – бер дөнья.
Курслар бу кешеләргә яңа белемнәр генә алып килми, яңа һөнәрләр, күнекмәләр дә өсти. Алар ашарга да пешерә, сабын да кайната, матур-матур әйберләр дә ясый. Бөртекләп җыеп ясалган менә дигән тәлинкәләрне сезнең һәрберегезнең күргәне бардыр инде. Бу сувенирлар аларның бармакларының тоемлавын арттырып кына калмый, тормышларын бизәп җибәрә, үзләрендә алдагы көнгә ышаныч уята.
Бүген курслар ачылышы вакытында социаль проектларның кураторы, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, аларга мөрәҗәгать итеп: “Әйдәгез, бер-беребезгә булышыйк, - дип белдерде. – Узган ел башлап җибәргән курсларга ихтыяҗ зур булып чыкты. Менә аларны инде бишенче тапкыр оештырабыз. Без “Ярдәм”дә төрле кешеләр белән эшләргә тырышабыз. Чөнки башкаларга ярдәм иткәндә, Аллаһы Тәгаләнең безне ташламавын күрәбез. Безгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме бик кирәк. Чөнки без киләчәккә планнар корабыз: фонд алып барган юнәлешләрне киңәйтергә телибез. Аллаһы Тәгаләнең ярдәменнән башка моны башкарып чыгып булмый. Сез дә безнең өчен дога кылыгыз”.
“Ярдәм”дә вакытыгызны файдалы итеп уздырыгыз. Эшләрегез уң булсын. Сез үзегез дә монда нәрсәгәдер өйрәнерсез, үзегез дә безне нәрсәдер өйрәтерсез. Бу аралашу алга таба да дәвам итәчәк. Без курсларга юкка гына “Бер-беребезгә булышыйк” дигән исем бирмәдек. Әйдәгез, бер-беребезгә булышыйк”, - диде Илдар хәзрәт.
“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова курсларның зур максатлар куеп оештырылуын хәбәр итте. ДЦП диагнозлы, култык таяклары белән һәм арбада йөрүчеләрне тернәкләндереп кенә калмыйча, тормышта үз урыннарын табарга этәргеч бирү нияте зур. Курсларны оештыручылар үз чиратында аларның башкаларга да ярдәм итүенә дә өметләнә. “Ярдәм”дә курсларда булып, үзенең көченә ышанып, биредә эшкә калучылар да бар. Алар бу курсларның нәтиҗәлелеген раслый да инде.
Римма Гатина.