
Максат - башка диннәрне тотучылар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту
Сүзне якын арада узачак “Ачык ишекләр көне”ннән башлыйбыз. 11 мартта Атланта мәчетләрендә шундый чара узачак. АКШтагы Джорджия штатындагы 20 мәчетне колачлаячак ул. Әлеге акцияне оештыручыларның берсе Росемин Гомәр бу чараның максаты башка диннәрне тотучылар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту икәнлеген әйткән.
Башка илләрдәге мәчетләрдәге кебек үк, биредә мәчет кунакларына Ислам турында сөйләячәкләр, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Мөселман хаттатлары (каллиграфлары) эшләрен күрсәтәчәкләр, дөнья халыклары аш-сулары белән сыйлаячаклар. Моннан тыш хатын-кызлар хиҗап киеп карый алачак.
Терактка җавап итеп
Агымдагы елның 15 февралендә Канададагы Монреаль мәчетләрендә “Ачык ишекләр көне” узды инде.

Әлеге акция Квебек-Сити ислам үзәгендә булган теракттан соң оештырылды. Ял көннәрендә Монреальнең 14 мәчете Ислам белән кызыксынучылар өчен үз ишекләрен ачты. Иман йортларында кунакларны үзенә күрә ихлас бер җылылк белән каршы алдылар. Чәй белән сыйлап, сорауларга җавап бирделәр.
Монреальнең Мөселман советы президенты Сәлам Әлмәньяв хәбәр иткәнчә, Квебек мәчетендәге атышу мәхәллә мөселманнары өчен ниндидер бер сигнал булган. Алар кешеләргә ислам турында күбрәк сөйләргә кирәклеген аңлаган. Җәмгыятьтә исламга каршы фикерләр сөреше үскән вакытта бигрәк тә актуаль бу гамәл.
Америкадагы мәчеттә "кеше ышанмаслык хәл" булган

Америкадагы Зур Чаттануга шәһәрендәге Ислам үзәгендә дә шул вакыттарак “Ачык ишекләр көне” узган. Бу көнне Теннисси штатындагы мәчеткә бик күп мөселман булмаган кешеләр килгән. Аларның саны меңнән артып киткән.
Әлеге чара вакытында һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала алган. “Без бу чараны ел саен оештырабыз. Быел ул бик уңышлы узды. Кеше ышанмаслык хәл бу”, - дип сөйләгән мәчет җитәкчеләренең берсе Бәссам Исса.
Германия мәчетләрендә күркәм күршелек бәйрәме уздыру традициягә кергән
Бу илдә оештырылып килә торган “Ачык ишекләр көне”, бәйрәм төсе алып, нәкъ менә күркәм күршелек бәйрәменә әйләнә икән. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Германиядә гомер кичерүче якташыбыз, дин кардәшебез Алсу Рәхимова да үзләре яшәгән төбәк мәчетләрендә "Ачык ишекләр көне" ничек узуын безгә дә сөйләде.

Германиянең көньягында - без яши торган, халкы 20 меңләп булган шәһәрдә ике мәчет эшли. Башкалардан тышкы яктан аерылып тормаган ике, өч катлы манарасыз гадәти биналарның мәчет икәнлегенә стенадагы алманча һәм төрекчә язылган “Мәчет” дигән язулар һәм Төркиянең айлы-йолдызлы кызыл әләме генә ишарәли ала. Мәчет эшен рәсми теркәлгән төрек җәмгыяте алып бара, аның рәисе, урынбасарлары, балалар, яшьләр белән эшләү бүлекләре, хатын-кызлар, ирләр советы бар. Бер-берсен күп еллар белүче, күбесе үзара туган яшь, урта һәм өлкән буын кешеләре дини бәйрәмнәрне берләшеп зур җәмәгать белән бәйрәм итәргә яраталар.
Шулай да ныклы, бердәм мәхәлләнең ишекләре башка телдә сөйләшүче мөселманнар яки башка диндә булучылар өчен дә һәрчак ачык. Узган елда Рамазан ае узганнан соң, июльдә, мин ирем белән мәчет оештырган дуслык бәйрәмендә катнаштык. Алман илендә бик таралган бу традицияне күркәм күршелек бәйрәме дип тәрҗемә итеп була. Аны дини яки дини булмаган оешмалар, берләшмәләр, мәктәпләр һәм янәшә торучы берничә йорт халкы да үзара аралашу максаты белән уздыра. Безнең мәхәллә дә ел саен мәчеткә игътибар җәлеп итү һәм кызыксынганнарга ислам турында мәгълүмат бирү өчен шундый урам бәйрәме оештыра.

Шимбә көннең иртәсеннән мәчетнең эче-тышы кайный башлый. Ирләр җитди генә, тынычлык саклап, урамда палатка куялар, өстәлләрне тезәләр, итле төрек милли ризыкларын әзерләүгә керешәләр. Хатыннар җыелган кухня исә умарта оясын хәтерләтә, кем салат турый, кем камыр җәя, шул арада кызган майда татлы ризыклар пешерелә, алдан өйдә әзерләп килгән тортлар киселә. Үзләре әйтмешли, “стресс ясамыйча гына” алып барган бу әзерлек эше, кунак көтү шатлыгы һәм күңелле дулкынлану хуҗаларга рәхәтлек кенә өсти, ахрысы.

Төшке аш вакыты тирәсендә беренче кунаклар килә башлый. Җәмгыять алдан ук бәйрәм турында шәһәр газетасында игълан бирә, шулай ук оештыручылар, үзләренең дус-ишләре, таныш-белешләре арасында хәбәр таратып, кунакларны шәхсән чакыралар. Күршедә яшәүче алманнар, очраклы гына урамнан узып баручылар да еш керә. Шушы ук урамда мәчеттән ерак түгел аттракционнар паркы эшли (елына бер килүче күчмә парк ул, Казанга да “Луна-парк” дигәне бер-ике тапкыр килгәне бар), арзан бәядән төрек ризыкларына кызыгып, паркка юнәлүчеләр дә мәчет янында тукталыш ясый.

Җәмгыять рәисе теләге булганнарны мәчетнең эченә экскурсиягә уздыра, аерым утыручы мәхәллә карты корбан чалырга теләүчеләрне теркәп тора, балалар - уенда, ирләр, хатыннар, яшьләр һәм өлкәннәр - барысы аралашуда, сыйлануда. Дуслык бәйрәме икенче көнне дә шул рәвешле дәвам итә, якшәмбе соң гына өстәлләр җыелып, тәртип ясала.
Язманы Интернеттагы һәм Алсу Рәхимова юллаган мәгълүмат ярдәмендә Римма Гатина әзерләде.