Камил хәзрәт Сәмигуллин 1985 елның 22 мартында Мари АССРның Звенигов районы Красногорский авылында дөньяга килә.
Без Камил хәзрәтне туган көне белән котлыйбыз! Аңа хәерле гомер, ике дөнья бәхете, эшендә уңышлар телибез.
Бүгенге көндә Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкли. Аның тарафыннан республика өммәтен берләштерү буенча зур күләмле эш алып барыла. Соңгы елларда дини әдәбият, шул исәптән, Коръәннең Казан басмасын халыкара стандартларга туры китереп, яңадан бастырып чыгару юнәлешендә күп хезмәт куелды. Дини белем бирү өлкәсендә бердәм стандартлар эшләнеп гамәлгә кертелде. Камил хәзрәт мөселман инфраструктурасын булдыру һәм динара тынычлыкны ныгыту өчен дә зур тырышлык куя.
Хөрмәт белән, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы.