Шайтанның гаскәре (риваять)

Иблис исемен алган шайтан үзенә ярдәм итүче бөтен гаскәрләрен җыя һәм аларга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: -Әй, хөрмәтле

БӘЙЛЕ
2022 Май 05

Иблис исемен алган шайтан үзенә ярдәм итүче бөтен гаскәрләрен җыя һәм аларга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

-Әй, хөрмәтле ярдәмчеләрем, мин сезне бүген бик әһәмиятле бер мәсьәлә буенча җыйдым. Кешеләрне тиз арада адаштыру өчен нинди юллар тәкъдим итә алырсыз икән?

Бөтенесе, әйтерсең, дөньяның гомере белән бәйле булган авыр бер мәсьәләне чишәргә тырышучылар кебек, бик тирән уйга баттылар. Күпмедер мизгелдән соң арадан ачулык хисен тарату белән шөгыльләнә торган шайтан:

- Рөхсәт итсәгез, мин шуны әйтергә телим. Әгәр дә без, бергәләшеп, кешеләрнең бер-берсенә карата нәфрәтләнү хисләрен тарату эшенә көч куйсак, тиз арада энесен — абыйсына, абыйсын — энесенә, хатынын — иргә, ирен — хатынына,күршесен — күршегә, бер авылны — икенче авылга, бер милләтне — икенче милләткә ачуландырып бик зур фетнәләр күтәреп, бер — берсен үтерттереп, «кеше»дигән барлыкны юкка чыгара алабыз, — диде.

Бераздан зина кылу хисләрен кешеләрнең күңелләренә салучы шайтан:

- Рөхсәт итсәгез, минем дә бер тәкъдимем бар. Әгәр дә без бергәләшеп зина кылу ләззәтен кешеләрнең күңелләренә сала алсак һәм аларны зинаның коллары итсәк, алар тиз арада хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшеп, һәлак булырлар,- дип әйтте.

Тагы бераздан соң, бәндәләрнең күңелләренә саранлык хисен салучы шайтан, аякка басып:

- Рөхсәт итсәгез, минем дә бер сүзем бар. Әгәр дә без бергәләшеп кешеләрнең күңелләренә саранлык хисе сала алсак, алар тиз арада малның колы булып, күңел тынычлыкларын бөтенләй югалтып, үз-үзләрен һәлак итәрләр,- дип сүзен тәмамлады.

Берничә мизгел үтүгә кешеләрнең күңелләренә көнчелек орлыклары салып, аларны хөсетле итүче шайтан:

-Рөхсәт итсәгез, минем дә бик күркәм, яхшы бер тәкъдимем бар. Әгәр дә без бергәләшеп кешеләрнең күңелләренә көнчелек орлыклары чәчеп, хөсетләнүчеләрдән итә алсак, алар тиз арада, Кабил белән Хабил кебек, бер-берсен үтереп, канга батып бетәрләр иде, — дип әйтте.

Күпмедер вакыттан соң кешеләрне ялкау итә торган һәм ялкаулык сыйфатын барлыкка китерә торган шайтан:

-Рөхсәт итсәгез, минем дә, беренче карашка бик сәер булып тоелса да, нәтиҗәле бер тәкъдимем бар иде. Әгәр дә без, бергәләшеп, кешеләрне ялкау итә алсак, «ярар, иртәгә эшләрмен әле», дигән фикерне күңелләренә сала алсак, алар дөньялары һәм ахирәтләре өчен бер әйбер дә эшли алмыйча, эчерек агачлар кебек яшәп, бер нәрсәгә ирешмичә гомер итеп, дөньядан китә торган булырлар иде,- дип әйтте.

Бу тәкъдимнәрнең берсе дә иблисне әллә ни гаҗәпләндермәде. Араларында ак сакаллы, кешеләрне бозу юлында бик зур хезмәт күрсәткән тагы бер шайтан тыныч кына, сөйләшмичә, салмак кына тыңлап утыра иде. Иблис аңа эндәшеп:

-Син нигә әле бүген бернинди тәкъдим ясамыйсың? — диде.

-Минем бер тәкъдимем бар. Рөхсәт итсәгез, әйтәм, — дип сүзен башлады, ул. — Кешеләрне дөньяда бөтен әйбердән дә файда эзләүче итәргә кирәк.

Иблис, сәерсенеп, сорау бирде:

-Ничек инде?

-Әгәр дә кеше нинди генә әйберне булса да, эшләр алдыннан бик нык уйга батып, моннан миңа нинди файда булыр микән, дип үз-үзен яратып үзенә генә табыш эзләүчегә әйләнсә, бүген монда тәкъдим ителгән бөтен әйберләрне тиз арада үзләштерә алыр. Кешеләр үз мәнфәгатьләре өчен яшәүләре белән үзләрен һәм башкаларны тиз арада һәлак итә алалар,- дип сүзен тәмамлады, ул. Бу фикерне ишеткән иблис шатлыгыннан сикереп куйды. Мин-минлек юлын тәкъдим иткән ак сакаллы шайтанны каты кочаклап алды һәм:

-Син минем вәзирем булачаксың, — диде.

Хөрмәтле дустым, Аллаһы Тәгаләнең илчесе:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم﴾: ان للشيطان لمة بابن ءادم وللملك لمة فاما لمة الشيطان فاءيعاد بالشر وتكذيب بالحق واما لمة الملك فاءيعاد بالخير وتصديق بالحق فمن وجد ذلك فليعلم انه من اللَّه فليحمد اللَّه ومن وجد لاخرى فليتعوذ باللَّه من الشيطان الرجيم. رواه الترمذي

«Адәм баласына начар фикерне бирүче — шайтан һәм яхшы фикерне китерүче — фәрештә бар. Шайтанның начар фикере — ул да булса, начарлыкка өндәве һәм дөреслекне ялганга чыгару. Фәрештәнең яхшы фикере — ул да булса, яхшылыкка өндәве һәм хакны дөрескә чыгаруы. Әгәр сезгә яхшы фикер килсә, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итегез һәм белегез, ул — фәрештәдән. Әгәр исә начар фикер килсә, Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз һәм белегез, ул — шайтаннан»,- дип әйткән Мөхәммәт (г.с.). Шайтаннарны күзләребез күрә алмаса да, алар үз эшләрен һәрвакыт эшләп торалар. Әлбәттә иблиснең һәм аның иярченнәренең иң зур теләкләре, бердәнбер максатлары — кешене юлдан яздыру, имансыз, динсез итү. Бу ниятләренә ирешү өчен, алар төрле- төрле ысуллар уйлап чыгаралар, шуларның барысын да кулланып карыйлар. «Шайтанның гаскәре», дип аталган риваятьне укып чыкканнан соң шундый бер нәтиҗә ясап була: ул да булса, шайтаннарның иң яратып эшләгән эше — кешедән эгоист ясаулары. Ягъни кешенең эчендәге «мин — минлеген» үстерүләре. Шушы төшенчәләрне кешенең акылына, күңеленә сеңдереп, кешедән фиргаун ясыйлар. Кем ул фиргаун? Муса пәйгамбәр (г.с.) заманында яшәгән «мин — минлек» чире белән авырып, терелә алмыйча, Аллаһы Тәгаләнең мәңгелек ачуына тап булган кеше. Ул үзенең динсезлеге, начарлыгы һәм «мин сезнең Аллаһыгыз», дип, тәкәбберләнүе белән иблистән соң икенче урынны алган бер шәхес. «Мин — иң көчле, иң бай, иң зирәк, бөтенесеннән өстенрәкмен», дип әйткән кешеләр, бәндәләр арасында яшәгән иң җирәнгеч кешеләрдән булып саналалар. Алар — иблиснең сөекле уллары, дуслары һәм дөньяда бәхетсезлекнең иң зур үрнәкләре. Акыллы, зирәкле, ихласлы мөселман кеше «мин, миңа, минеке» дигән фикердән күңелен пакьләргә тиеш. Чөнки «мин» дигән сүз белән иблис үзе адашты. Аның күп белүе, күп- күп гамәл итүе, күкләргә кадәр күтәрелеп, фәрештәләргә остаз булуы да, үзен коткара алмады.

Әй, сөекле дустым! «Мин, миңа, минеке» дигән төшенчәләрне үзең өчен харам ит. Күңелеңнән һәм телеңнән чыгарып ташла ул сүзләрне. Бел әлеге сүзләр агулы еланнан да хәтәрерәк. Әгәр дә «мин — минлек» еланы күңелеңә кереп урнашса, чагып, агулап үтерер синең иманыңны. Малың, дәрәҗәң, көчең, шөһрәтең, хәтта укыган намазларың, тоткан уразаларың, эшләгән изгелекләрең белән дә мактанып, горурланып, тәккәберләнеп, үзеңне харап итә күрмә.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе