Мендәр мамыгы (тарихи хәл)

Зәйнулла хәзрәт өстеннән бертуктаусыз шикаять язалар. Шуннан соң аны төрмәгә утырталар. Шикаять язучы кеше, байтак вакыт узгач, авырый башлый. Нинди генә табибларга

БӘЙЛЕ
2017 Май 12

Зәйнулла хәзрәт өстеннән бертуктаусыз шикаять язалар. Шуннан соң аны төрмәгә утырталар. Шикаять язучы кеше, байтак вакыт узгач, авырый башлый. Нинди генә табибларга мөрәҗәгать итеп карамасын, аны дәвалый алмыйлар. «Шикаятьләр язган өчен бирелгән җәзадыр», — дип, ул Зәйнулла хәзрәттән гафу үтенергә уйлый.

- Мин сине гафу итәм, — ди Зәйнулла хәзрәт. — Тик бер шартым бар.

Бер генәме? — дип сөенә ул.

Бер генә... Өеңдәге иң зур мендәрне алып чык та, шуның мамыгын урам буйлап тарат...

Шикаятьче әлеге үтенечне тиз арада башкарып, хәзрәт янына юнәлә.

Бик тиз эшләгәнсең, — ди Зәйнулла хәзрәт.- Җиңел булдымы?

Бер дә авыр булмады.

Хәзер тараткан мамыкны җыештырып ал инде. Җыеп бетерә алсаң, гафу итәм, — ди хәзрәт.

Аны ничек җыеп бетермәк кирәк? — дип сорый шикаятьче, аптырап.

Сүзне дә чәчүе генә җиңгел...- ди Зәйнулла хәзрәт.

Хөрмәтле дустым, бел шуны: тел башлыгы ярдәмендә уйлаганыңны, фикерләгәнеңне тел аша башкаларга аңлата алуың — иң зур нигъмәтләрнең берсе. Аның Аллаһ тарафыннан кешегә бирелгән нинди зур бүләк икәнлеген аңлау өчен телсезләрнең хәлен аңлау җитә. Тел- ул пычак мисалындагы корал кебек. Пычак белән яхшы эшләр эшләү белән бергә начарлык та кылып була. Табиб кулындагы пычак кешене үлемнән коткарырга мөмкин, әмма шул ук пычак вәхши кешенең кулында булса, ул аның белән йөзләгән кешенең канын түгә ала. Кул җәрәхәте бик тиз төзәлә, әмма тел белән ясалган җәрәхәт кайбер вакытта мәңге дә төзәлми. Бигрәк тә бүгенге заман кешеләре бер — берләренә кыенлык китерүдә элеккеге дәвер бәндәләреннән күпкә уздыралар. Бик сәер кешеләр барлыкка килде. Бер — берләренә авырлык китереп, бер-берләренең хәсрәтләрен күреп, ләззәт алып шатланалар. Аларның бер төркеме мәгънәсез сугышлар оештырып, кеше каны түгә. Икенче бер төркеме исә кешеләрнең кимчелекләрен эзләп уңга, сулга, бөтен җиргә аларның җитешсез якларын сөйләп йөрүләре белән рәхәтләнә.

Кешегә авыр сүз әйтеп, аны рәнҗетү өчен күп көч кирәкми, әмма рәнҗеткән кешенең гафу итүен алу өчен, күпме генә көч түксәң дә, кайбер вакытта бернинди нәтиҗә бирми. Гайбәт сөйләп, яисә кешеләрнең кимчелекләрен сөйләп йөрү, дуңгыз ите ашау, аракы эчүдән дә яманрак эш булып санала. Аллаһы Тәгалә изге китабында гайбәт сөйләүне һәм кешенең кимчелеген фаш итеп ләззәтләнүне үлгән кешенең итен ашау белән чагыштыра. Көннәрнең бер көнендә пәйгамбәребез (г.с.) вәгазь сөйли торган мөнбәргә менеп, каты тавыш белән эндәште:

صعد رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾ المنبر فنادى بصوت رفيع فقال: يا معشر من اسلم بلسانه ولم يفض الايمان الى قلبه لا تؤذوا المسلمين ولا تتبعوا عوراتهم فانه من اتبع عورة اخيه المسلم اتبع اللَّه عورته ومن اتبع اللَّه عورته يوشك ان يفضحه ولو في جوف رحله. رواه الترمذي.

«Әй, теле белән генә иман китереп, күңелләренә иман нуры кермәгән бәндәләр! Мөселманнарга зыян китермәгез, аларның кимчелекләрен эзләп йөрмәгез. Берегез мөселман кардәшенең кимчелеген эзләп йөрсә, Аллаһ та ул бәндәнең кимчелеген эзләр. Һәм ул кая гына качса да, аны табып, оятка калдырыр.»

Әй, сөекле дустым! Гайбәт сөйләүне, кешеләрнең кимчелеген тикшереп, сөйләп йөрүне иң зур гөнаһлардан сана. Гайбәт сөйләүгә караганда телсез калуым хәерлерәк, дип уйла. Мендәр мамыгы кебек булган сүзләрне туздырма анда — монда. Таратуы җиңел булса да, җыештырып алуы мөмкин булмас, бик көчле теләгең булса да.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе