Журналист Айнур Галимов вафат

27 яшьлек Арча егете журналист Айнур Галимов кичә иртән якты дөньядан китеп барды. Ул Арча районы Казанбаш авылында җирләнәчәк.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 25

27 яшьлек Арча егете журналист Айнур Галимов кичә иртән якты дөньядан китеп барды. Ул Арча районы Казанбаш авылында җирләнәчәк.

1988 елның беренче ноябрендә Арча районы Казанбаш авылында туган Айнур Галимовта хондросаркома, ягъни сөяктәге яман шеш авыруы табалар. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кыскан һәм шул рәвешле аның аяклары хәрәкәтләнмәс була. 2009 елда Казанда ясаган операция дә уңай үзгәреш китерми, киресенчә, егетнең хәле начарайган, аяклары йөрмәс була.

“Шеш үзгәрешсез калды, зурлыгы 1х1,5 см. Ул арка миен кысып тора, катлаулы уңайсыз урында урнашкан”, дип сөйлгән иде Айнур 2012 елда "Азатлык" радиосына. Шуннан чит илгә барып дәвалану өчен егет һәм аның якыннары акча җыя башлый.

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган Айнур ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәвен, әмма файдасы булмавын әйткән иде.

“Дөресен әйткәндә, бай кешеләрдән бернинди ярдәм булмады, гади халык кына булыша”, - дип аптырый Айнур Галимов. Министрлык, үз чиратында, бернинди төгәл гамәл эшләми.

Соңрак Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов журналистлар алдында Айнурга ярдәм итәргә ышандырган иде. Соңрак Айнурның дәваланырга Петербургка китүе билгеле булды.

“Татарстанның сәламәтлек саклау министрының урынбасары шалтыратты, Арчага мине күрергә Казаннан табиблар килде. Петербург шәһәренә тикшерелергә барырга кирәк дигән тәкъдим булды. Әгәр үз белдегең белән чит илгә чыгып китсәң, бездән ярдәм өмет итмә, дип кисәттеләр”, дип әйткән иде Айнур. Ул исә бу тәкъдимне авыр кабул итүен, кирәкле күләмдә акча җыелып Германиягә барып булмасмы, дип уйлаганлыгын сөйләде.​
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе