Үз чиратында, район башлыгы Рөстәм Нуриев район җитәкчелегенең ютазылыларның дингә ышану мәсьәләсенә зур ихтирам белән каравына басым ясады. Православиегә дә, ислам диненә дә бер дәрәҗәдә игътибар күрсәтелә.
Яңа зират ачу – иске каберлекләрне төзексез хәлдә калдыру дигән сүз түгел, дип ассызыклады Нуриев. Православие һәм мөселман зиратында өмә үткәреләчәк. Христианнар зиратының ихатасын тәртипкә китерү, мөселман зиратын куаклыклардан арындыру мәҗбүри.
Әлеге изге эштә күп кенә сәнәгать предприятиеләренең булышлык күрсәтүе билгеләп үтелде. Мәсәлән, имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт "Электросоединитель” заводын, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатын , "Урыссу җылылык челтәрләре” җәмгыятен һәм башкаларны әйтеп узды.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, адәм баласының мәңгелек йортын изгеләштерүче дога авазлары яңгырады, дип хәбәр итә "Ютазы таңы” газетасы.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган