Уйланырга урын бар

Бүген «Ак Барс» Кошчылык комплексы» ҖЧШнең Яшел Үзән филиалында игътибарга лаеклы вакыйга булды...

БӘЙЛЕ
2013 Мар 11
Бүген «Ак Барс» Кошчылык комплексы» ҖЧШнең Яшел Үзән филиалында игътибарга лаеклы вакыйга булды: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов бу оешма директоры урынбасары Валентина Симоновага хәләл ризык җитештерүгә рөхсәт итә торган сертификат тапшырды.

Мәгълүм булганча, ислам динендә шәригать тарафыннан кулланырга яраклы дип табылган хәләл ризыкларга зур әһәмият бирелә. Ул Коръәндәге күп санлы аятьләрдә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә ачык чагылыш таба. Әйтик, "Бәкара” сүрәсенең 168 нче аятендә Хак Тәгалә безләргә: "Әй инсаннар, Җир йөзендәге ризыкларның хәләл һәм чисталарын гына ашагыз Шайтанга иярмәгез. Шайтан сезнең кан дошманыгыз”,-дип мөрәҗәгать итә һәм шул ук вакытта кистеп тә куя. Шул ук изге китапның 173 нче аятендә "Аллаһ сезгә бары тик үләксә, кан, дуңгыз ите ашауны вә Аллаһтан башка затка багышлап суелган итне харам кылды...” дип тәгаенлек кертелә.

"Ак Барс” Кошчылык комплексы”нда безгә, каләм ияләренә, 3 көнлек чебидән алып, 40 көнгә кадәр үстерелгән тавыкларның ничек итеп хәләл ризыкларга әверелгәнен, аларны Аллаһ исеме белән чалу процессын күрсәттеләр.
>Кошчылык комплексында тавыкларның ни рәвешле хәләл ризыкка әйләнүен "Хәләл” комитеты эксперты Гакыйль хәзрәт Гаязов тикшереп һәм күзәтеп тора. Ул биредәге технологияне дә шактый нык үзләштергән кеше булып чыкты, чөнки биредә озак еллар дәвамында хезмәт куйган.

Марат хәзрәт Низамовның сөйләвенә караганда, соңгы елларда Россиядә, аерым алганда, Татарстанда хәләл ризыклар җитештерүгә игътибар арткан. Әйтик, 2 марттан алып 7 мартка кадәр Россия Ислам университетында бу өлкәдә белемне күтәрү курслары оештыру әнә шул хакта сөйли. Әмма...

Беркөнне мин Казандагы "Соцгород» базарына барып, анда хәләл күркә итен бирүләрен сорадым. Тик бу соравым җавапсыз калды. Ни кызганыч, сатуда күркә ите була торып та, аның хәләле юк икән әле Казанда. Хәер, тавыктан ясалган хәләл колбасаларны да табуы кыен башкалабызда. Дөрес, бөтенләй юк дип әйтмәс идем бу төр ризыкны. Бик тырышып эзләсәң табып буладыр, анысы. Журналистларның: "Хәләл кош итләрен мөселманнарга җитәрлек күләмдә җитештереп буламы?”-дигән сорауга, "Кошчылык комплексы” җитәкчеләре: "Әгәр халыкта ихтыяҗ булса, безнең бүгеннән үк җитештерүне арттыру мөмкинлегез бар”,-дип җавап бирделәр.

Әмма бүгенге көннең хакыйкате шуннан гыйбарәт: Казандагы күпчелек кибетләрнең сатучыларыннан хәләл ризык сорасаң, алар: "Юк”,-дип җавап бирерләр. Алай гына да түгел, бу төр ризыкка ихтыяҗның булмавын әйтеп, кәефеңне бозарлар. Ә югыйсә, бу "Кошчылык комплексы”нда һәр смена саен 3 мең кош хәләл ысул белән чалынып, аның ите кибетләргә чыгарыла. Комплекс хезмәткәрләре әйтүенчә, биредә хәләл булмаган юл белән бер сменага 9 мең кош чалынып, аның ите һәм шул иттән ясалган ризыклар халык куллансын өчен җибәрелә. Монда барыбызга да уйланырга урын бар.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе