26 апрельдә иртүк безне «Татар мөселман календаре”н төзүче һәм мөхәррире Фәния Хуҗахмәт “Казан” милли мәдәният үзәгенә чакырды. Сәбәбе шул: күренекле каләмдәшебез, замандашыбыз Шәех хаҗи Зәбировның вафатына биш ел вакыт узып та киткән икән.
Ә безгә әле кичә генә очрашкандай тоелды. Хөрмәтле акыл ияләре – Марсель Галиев, Нәҗип Нәккаш, Госман Гомәр, Ркаил Зәйдулла, Тәлгать Бариев, Айдар Хафизов, Мөнир Әһлиуллин, Дания Кәримова һәм Шәех Зәбиров эшләгән редакцияләрнең бик күп хезмәткәрләре килгән иде. Барчасы үзләренең кадерле истәлекләре белән бүлештеләр.
Галимәләр Тәэминә Биктимерова һәм Шәех Зәбировның курсташы Фәнзилә Хәбибуллина үтә дә самими хатирәләрен искә төшерде.
Әлеге хикмәтле кичә “Апанай” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабировның Коръән укуыннан башланды. Мәҗлесне Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде һәм алып җибәрде.
Хөрмәтле каләмдәшебезнең рухы шат, урыны җәннәт түрләрендә булса иде, дип барыбыз бергә Шәех хаҗи Зәбиров рухына дога кылдык.
Кичәне оештырган милләт фидакаре, атаклы мәгърифәтчеләр Р. Әмирханов һәм К. Насыйри хезмәтләрен дәвам итүче Шәехҗан Фәния Хуҗаәхмәткә Аллаһының рәхмәтләре яусын.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар