Әтнәлеләр гошер сәдакасы җыя

Гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга илтеп бирү безнең районда яхшы оештырыла, дип яза әтнәлеләр. Бу хакта район газетасында "Әтнәлеләргә гошер өчен рәхмәт" дигән язма чыккан.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 01

Гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга илтеп бирү безнең районда яхшы оештырыла, дип яза әтнәлеләр. Бу хакта "Әтнәләргә гошер өчен рәхмәт" район газетасында язма чыккан.

"Гошер җыюда мөхтәсибәтнең, авыллардагы мәчет дин әһелләренең ярдәме зур. Шунысы да бар, күп очракта конкрет ярдәм күрсәтелә. Яңа гына редакциягә "Рәхмәт хаты" тотып, Күшәр авылы мулласы Фәтхрахман Сәфәров керде. ”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры имзасы салынган хатта: “...Соңгы елларда илебездә динебезне торгызу, халкыбызның ислам диненә карата булган ихтыяҗын канәгатьләндерү юнәлешендә зур эш башкарыла. Быел да Сезнең тарафтан җибәрелгән гошер сәдакасын кабул итеп алдык. Казан югары мөселман мәдрәсәсе “Мөхәммәдия” күрсәткән ярдәмегез өчен Сезгә үзенең олы рәхмәтен җиткерә”, - дигән юллар бар.

Яңа Кенәрдәге сәламәтлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус (коррекцияләү) VIII төр дәүләт бюджетындагы белем бирү интернат мәктәбе дирекциясе исеменнән дә шундый ук хат килде. “Мокшы, Ташчишмә, Иске Өҗем авылларыннан безне кайгыртып, бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп китергән мәчет муллалары Фәрит Хәбибрахманов һәм Габделнур Әскаровка, авыл халкына, җыеп, алып килүне оештырган Хөрмәтулла Сибгатуллин, Рафил Сибгатуллин, Зиннур Әскаров, Әнәс Галимов, Самат Бәйрәмовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сәдакаларыгыз кабул булсын”, - диелгән интернат мәктәбе директоры Ленар Вәлиев җибәргән Рәхмәт хатында".
Чыганак: Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе